+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
1 ноябрь 2022, 04:00

“Гүзәл зат кына түгел, ныклы зат булу мөһим һәр заманда да”

Шагыйрә һәм дәүләт эшлеклесе Йомабикә Ильясовага – 65 яшь.  

“Гүзәл зат кына түгел, ныклы зат булу мөһим һәр заманда да”“Гүзәл зат кына түгел, ныклы зат булу мөһим һәр заманда да”
“Гүзәл зат кына түгел, ныклы зат булу мөһим һәр заманда да”

Күренекле шагыйрә, журналист, дәүләт эшлеклесе, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Йомабикә Ильясова бүген матур гомер бәйрәмен билгели. Йомабикә Сәләхетдин кызы –республикабыз матбугатына һәм әдәбиятына зур хезмәт салган әдибә. Шагыйрә иҗатындагы тормыш мәгънәсе турында уйланулар, тирән фәлсәфи фикерләр, гүзәл чагыштырулар сокландыра. Бүгенге әңгәмәбездә ул тормышка, иҗатка, хезмәткә, хатын-кыз язмышына үзенчәлекле карашын белдерә.

– Йомабикә Сәләхетдиновна, сүзне иҗатка килгән юлдан башлыйк әле. Шагыйрә булу – балачакта ук бөре­ләнгән хыял идеме? Иҗат итәргә нәрсә этәргеч бирде?
– Әдәбиятка сөю китап укудан туадыр, дип уйлыйм мин. Без үскән дәвердә Мостай Кәрим, Зәйнәп Биишева, Фәрит Исәнгулов кебек берсеннән-берсе мәшһүр әдипләр балалар өсөн мавыктыргыч әсәрләр яза иде. “Башкортостан пионеры” гәзите, “Пионер” журналы аша үзем кебек кызлар­ның, малайларның иҗаты белән танышып бару да йогынты ясагандыр. Бишенче сыйныфтан мин дә ниндидер тойгыларымны, табигатькә соклануны шигырь, хикәяләргә күчерә башладым.
Минем туган төягем – Хәйбулла райо­нының Акъюл авылы – биек таулар итә­гендә, ике гүзәл елга кушылган җирдә урнашкан. Телисеңме-юкмы, бу хозурлык сабый чактан йөрәкнең бер өлешенә әйләнә, ниндидер дәрәҗәдә булмышыңа тәэсир итә.
Күпбалалы гаиләдә үстем, җиде бала арасында мин иң бәләкәче, моның өстенлекләрен дә рәхәтләнеп татыдым. Бәхетле балачагым өчен язмышыма бик тә рәхмәтлемен.
– Газап кичермәгән кеше шагыйрь була алмый, дигән фикер дә бар. Килешәсезме? Гүзәл затларның иҗаты ир-егетләрнекеннән ни белән аерыла?
– Минемчә, иҗат кешесенең күңел дөньясы туганнан ук үзенчәлеклерәк була, ул һәр күренешне сизгер кабул итә, башкалар күрмәгән гүзәллекне күрә, бүтәннәр ишетмәгән авазларның моңын тоя, гадәти генә вакыйгага тетрәнә. Менә шулай шигъриятне тудыручы олы сызлану ярала.
Шагыйрь, бер карасаң, сабый бала кебек, һәр нәрсәгә гаҗәпләнеп, көн дә үзе өчен яңалык ача, шунсыз шигырь дә тумый. Минем бу хакта: “Дөнья миңа яңа яраламы”, – дип башланып киткән шигырем дә бар.
Икенче яктан, ул дөньяны камил итәргә омтыла, моның мөмкин түгеллеге аны әрнетә, бу – аның газапларының нигезе.
Мин шигъриятне тик талант күзлегеннән бәялим. Хатын-кызлар ир-егетләрнең зиһене җитмәгән сүзне дә әйтә ала. Әнкәйлек хисләре шагыйрәләр иҗатын тагын да тирәнрәк итә.
– Сезнең барлык максатларына ирешкән, бар яклап матур, үрнәкле хатын-кыз булуыгыз шик тудырмый. Үзегезне бәхетле кеше итеп тоясыздыр? Бәхет сере нәрсәдә?
– Читтән караганда, шулайдыр, әмма мин һич кенә дә үрнәкле түгел. Дөресен әйткәндә, мин баш мөхәррир, депутат булам, дип, максат куеп омтылмадым, барысы да хезмәтем нәтиҗәсендә һәм ниндидер дәрәҗәдә язмышның уңай юнәлеше аркасында килеп чыкты. Бу вазыйфалар сынау да бит ул, димәк, мин шушы тормыш имтиханын тотарга бурычлы булганмындыр, әйтик, шул ук иҗат хакына.
Әнкәй, нәнәй кеше, ир хатыны гаилә­сендә барысы да яхшы чакта гына үзен бәхетле тоя. Ә тормышның үз борылышлары, ул гел генә шәп, дөрес, ал да гөл түгел. Бер яктан уңыш килсә, дөньяның икенче ягы кителеп тә куя кайсы чакта. Безнең үзебезне ничек хис итүебез Җир шарында, илдә, җәмгыятьтә барган хәлләргә дә бәйле. Гүзәл зат кына түгел, ныклы зат булу мөһим һәр заманда да.
Гомумән алганда, әлбәттә, мин бәхетле, әнкәй, нәнәймен, шул ук вакытта үземне югалтмадым, әле дә шигърият биеклегендә яшим, бу югары дулкыннарны тою ис­китмәле күңел торышы бит ул! Барлык хыялларым тормышка ашты, туган җиремнән, әти-әниемнән, туганнарымнан, сайлаган һөнәремнән, гаиләмнән, дусларымнан уңдым, боларны мин ихлас йөрәктән әйтәм.
– Озак еллар матбугатта эшләдегез. “Башкортостан кызы” журналын җи­тәкләдегез. Бу еллар, гәзит-журналларда эшләү турында ниләр әйтер идегез? Тынгысыз журналист эше әдәби иҗат белән шөгыльләнергә вакыт калдырмый да кебек?
– Матбугат өлкәсендә эшләү теләгем көчле иде. Ул дәвердә гәзит-журнал­ларның абруе бик зур, халык күпләп алдыра, укый, мисал өчен “Башкортостан кызы”ның тиражы 172 мең чамасы булган. “Башкортостан” гәзитендә тәнкыйть мәкаләсе дөнья күрсә, кемнедер вазыйфасыннан бушатулары бик тә ихтимал чор.
Шуңа өстәп, журналистлар ниндидер дәрәҗәдә, әдипләр кебек үк, кешелекнең мәңгелек кыйммәтләрен курчалау бурычын да аеруча җаваплы башкаруы белән сокландыра торган иде. Шуңа да мин бу һөнәргә ул заман яшьләренә хас олы бер теләк – мин дә тормышны яхшыртуга үз өлешемне кертәчәкмен дигән омтылыш белән килдем. Хезмәтемнең тәүге мәлләре иҗат белән матур гына үрелеп барды. Соңыннан бәләкәй балалар белән гәзиттә эшләүнең гади генә түгел икәнлеген дә аңладым. Әдәбият һәм сәнгать бүлегенең элегрәк аеруча еш уздырылган төрле фестивальләрне, шулай ук һәр яңа спектакль, концертны яктыртып бару бурычы белән өйгә төнлә генә кайтып керү дә гадәти бер күренешкә әйләнә.
Көндәлек матбугат, башлыча, гомум вакыйгаларны яктырта, ә иҗатчы өчен иң мөһиме – тормышның башкалар игътибар итмәгән ягын күрү. Журналист һәр нәрсәне тиз генә язарга тиеш. Бу гадәткә кереп китә. Ә бит язучы тәүдә фикер орлыгын күңеленә сала, хәстәрлекле бакчачы сымак, аны һич кенә дә күз уңыннан ычкындырмый, чәчәк атып, пешкән җимештәй өлгергәч кенә кәгазьгә күчерә. Тарихка калырдай әсәрләр тик шулай туа, минемчә. Үзен матбугатка багышлаган әдипләр, бигрәк тә проза өлкәсендә эшләүчеләр өчен бигүк яхшы түгелдер бу, дип уйлыйм.
Икенче яктан, Ватаныбызга кагылган үзгәртеп корулар җиле җәмгыятьнең мин табынган кыйммәтләрен челпәрәмә китерде, бу хәл, әлбәттә, гәзит-журналлар­ның эчтәлеген дә урап үтмәде. “Комсомольская правда”дагы Инна Руденко, “Известия”дагы Татьяна Тэсс кебек сүз осталарының кеше күңеленең сагында торган дәвере сагынып сөйләргә генә калды. Тик иҗатта гына үзең булып калырга мөмкин икәнлеген аңладым.
“Башкортостан кызы”нда җаваплы
секретарь урыны бушаган иде, “Башкортостан”нан тиз генә күчтем. Без Черниковкада, аннан Сипайловода яшәдек. Кеше шыгрым тулы автобуста Матбугат йортына барып җиткәнче шигырь дөньясына “чума” торган идем, яшьрәк чакта барча шигырь­ләрем шулай язылды, кәгазьгә түгел, йөрәктән зиһенгә күчерелеп, ныгытылды. Әле дә шушы гадәтем буенча шигырьне тәүдә күңелдән чыгарам, үзем шул арада я өй җыештырам, я ашарга пешерәм, фикеремне бүлүче генә булмасын. Шуңа да иҗатымның күп өлешен яттан беләм. Шигърият үзенә мөкиббән бирелүне ярата, яшәүнең бар мәгънәсен иҗатта күргән әдипләр генә әдәбиятта лаеклы урын ала. Шагыйрь йөрәге буйсыну өчен дә яратылмаган, аның асылы – зиһенгә үтеп кереп, хакимлек кылу.
Мин шигъриятне үгисеттем, ул гомер буе үзе миңа ияреп йөрде, сабыр гына үз шаукымына эләгүемне көтте. Шушы аркада күпме юллар язылмый калды, күпме хисләр бушлыкка очты. Үкенечле.
Ни генә дисәң дә, матбугат минем сыңар канатым шул. Ул – язмышымның бәхетле бер өлеше. Шигърият өчен үкенечле булса да, тормышымның уңышлы ягы. Бигрәк тә “Башкортостан кызы”н җитәкләгән елларымны нык сагынам. Хатын-кызлар белән онытылмас очрашулар үткәрә торган идек. Алар журналыбызны шул дәрәҗәдә үз күрә: шигырьләр багышлый, безгә күз нурларын түгеп чиккән, бәйләгән әйберләрен истә­леккә алып килә. Редакция дә җавапсыз калмый: “Кулъяулыгым-бүлә­гем”, “Аллы, гөлле, челтәрле” дип аталган бәйгеләр оештырып җибәрә. Үзебез дә яктылык өләштек, халыктан да җылы алдык. Укучыларыбыз белән авыл клубында барган бер әңгәмәдә чыгыш ясап, көлдергән иде бер агай: “Башкортостан кызы”н укымадың ни дә, кәләш алмый яшәдең ни”. Бу сүзләр басмабызның халыкчанлыгын күрсәтә, минемчә. Менә шундый мәлләр үзләре дә еш кына шигырь тууга сәбәпче була. Матбугат илһам нурларын сүрәнәйтсә дә, кайсы чакта әдәби иҗатны тулыландырып та куя.
– Сәясәт кешеләре гадәттә тимер­дәй холыклы, катгый карарлар кабул итә торган, бик көчле рухлы кешеләр булып күз алдына килә. Сезнең кебек, нәфис, гүзәл, иҗади күңелле хатын-кызга депутатлык эше ничегрәк бирелде? Нәфислек артында корычтай көчле рух та ятадыр, мөгаен?
– Сәясәттә салкын акыл кирәк, әлбәттә, әмма кеше күңелен аңлау, сайлаучы­ларның ихтыяҗын тою күпкә мөһимрәк. Үзеңнең карашыңны артка куеп, дәүләт дәрәҗә­сендә, республика мәнфәгатендә фикер йөртергә тырышасың. Мәсьәлә­ләрне дөрес билгеләү, хаталанмау тәҗрибә белән килә. Ихласлык комачаулый. Әмма халык чын йөрәктән әйткәнне кабул итә. Акылың үлчәүдән тайпылмаска өйрәнә. Шагыйрә өчен, үзара бар булганынча аралашып күнеккән журналистлар арасыннан чыккан кеше өчен, бәлки, бераз кыен да булгандыр. Ялгышулар да урап үтми.
Тимердәй ныклыкка караганда, үз карашы булган йомшаклык өстенрәк түгелме икән? Мин, гомумән, тимердәй ныклыкны кабул итмим. Бу турыда шигырь дә язган идем.
Корыч ничек чыныкты, дип,
Яшәгән заман килде,
Корычтай чыңлаган сүзләр
Төп сүзләр булып иңде.

Корычтай нык кешеләргә
Күрсәтелә төп хөрмәт,
Корычтай ныгыткан өйдә
Яшибез гөрләп-гөрләп.

Корыч белән тик җир түгел,
Инде җиһан яулана.
...Миһербанлык сорап, күңел
Кемгә икән ялына?..
Тыштан юаш, эшкинмәгәнрәк күренсәм дә, эчке ныклык, яхшылыкка ышану, намус кушуы буенча яшәргә тырышу миндә балачактан булды. Эчке дөньямның камиллеген какшатмаска тырыштым. Бу иҗат кешесе өчен бик мөһим. Күңел терәүләре чайкалса, әдипнең әйтер сүзе калмыйдыр ул. Дөресен әйткәндә, баш мөхәррирлек вазыйфасы аркасында, хатын-кызларга ярдәм итәм, дип, законнарны да өйрәнергә туры килде. Башкортстан Республикасы Хатын-кызлар берлеге президиумы әгъзасы сыйфатында хәлиткеч вакыйгаларда, төрле дәрәҗәдәге чараларда катнаштым, чыгыш ясадым, ниндидер дәрәҗәдә җәмәгать эшлеклесенә әйлән­дем. Ике чакырылыш рәттән депутат итеп сайлангач, шушы ук эшләрне дәвам иттем. Барысы да табигый, гади генә килеп чыкты, гадәти хезмәт баскычлары, үтә игътибар бирерлек берни дә юк, дип исәплим.
– Бүген нинди планнар белән яшисез? Иҗатта кайсы юнә­лешләргә, темаларга өстенлек бирәсез? Матур юбилеегызны каршылаган көн­нәрдә күңелдә нинди хисләр кайный?
– Әллә ни зур ниятләрем юк. Кешеләр ятлап йөрерлек бер генә шигырь язу – иң югары хыялым. Ике китабым әзер, шуларны тиешле дәрәҗәгә җиткереп, нәшриятка тапшыру сузылыбрак китте. Үземне яңа жанрларда сынап карыйсым килә. Мин укымаган китаплар бик күп, кешелекнең мәңгелек кыйммәтләре белән танышыр өчен дә биреләдер бу гомер.
– Сез күп еллар хатын-кызлар өчен чыгарылган журналда эшләдегез, депутатлык эшендә дә әниләр, апалар, туташлар проблемаларын хәл итүгә зур урын бирдегез. Бүген республи­кабызның гүзәл затларына ниндирәк киңәшләр бирер идегез? Укучыларыбызга теләкләрегез дә бардыр?
– Бүгенге ярыйсы ук катлаулы дәвердә һәммәбез өчен дә күңел сәламәтлеген саклау бик мөһим. “Кызыл таң”ның барча укучыларына гаилә бәхете, балалар куанычы, сәламәтлек, озын гомер телим.
– Йомабикә Сәләхетдиновна, без Сезне матур гомер бәйрәмегез белән тәб­риклибез, иминлек, сөенечләр, уңышлар юлдаш булсын Сезгә! Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Ләйсән Якупова әңгәмәләште.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас