27 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы белән “туры элемтә” үткәрде. Ул сорауларга дүрт сәгать дәвамында диярлек җавап бирде. Түбәндә “туры элемтә” барышында яңгыратылган иң мөһим яңалыклар хакында бәян итәбез.
Мобилизация һәм ирекле батальон турында
Республика өлешчә мобилизация буенча йөкләмәне тулысынча үтәде. Хәзер республика һәм урындагы властьның бурычы — мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Соңгы атнада өч баласы булган 200гә якын кеше хәрби әзерлек үтү урыннарыннан кайтарылды, алар урынына чикләүләре булмаган егетләр җибәрелде.
Шул ук вакытта, республикада Салават Юлаев исемендәге тагын бер ирекле батальон булдырылды. Радий Хәбиров белдерүенчә, ул Росгвардия гаскәрләре составына керәчәк, чөнки күбесенчә СОБР һәм ОМОН ветераннарыннан формалаштырылган.
Транспорт реформасы турында
Реформаның беренче этабы киләсе елда брутто-контрактларга күчү һәм автобус паркын киңәйтү белән тәмамланачак. Уфадан автобусларның бер өлеше реформаның икенче этабы башланачак районнарга тапшырылачак. Аның төп максаты — район үзәге белән авыллар арасында автобус рейслары булдыру.
Табиблар җитешмәве турында
— Табиблар җитешми. Моны анык беләм. Аеруча соңгы бер-ике елда күп табиблар эштән китте, — диде Радий Хәбиров. – Социаль ярдәм чаралары күрелә, “Авыл фельдшеры”, “Авыл табибы” программалары эшли.
“Ел саен йөзләгән медицина хезмәткәрен укытып чыгарабыз. Аларның барысы да безнең дәвалау учреждениеләренә килсә, мондый кытлык булмас иде”, — дип, Радий Хәбиров бу проблеманың гади булмавын, ләкин, һичшиксез, хәл ителергә тиешлеген билгеләде. Радий Хәбиров авыл кешеләренә сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеген булдыру өчен ел саен табиблар бригадаларының ерак районнарга чыгуын да ассызыклады.
Уфа хосписы турында
“Уфа хосписы әзерлекнең югары стадиясендә: түбәсе ябылган, бинаны тышлау эшләре төгәлләнгән, барлык инженерлык инфраструктурасы сузылган, территориясе төзекләндерелгән. Хәзер эчке бизәкләү эшләре бара. Алга таба финанслауны БСК үз өстенә алды. Якындагы 3-4 атнада компаниядән акча керәчәк. Объект 2023 елның беренче яртысында тапшырылырга тиеш. Планда 500 квадрат метр мәйданда бина төзү каралган иде. Нәтиҗәдә, 60 палаталы (40ы өлкәннәр һәм 20се балалар палатасы) 13,5 мең квадрат метрлы аерым дәваханә шәһәрчеге булачак”, — диде Радий Хәбиров.
Салават Юлаев һәйкәле турында
Салават Юлаев һәйкәле җитди реконструкциягә мохтаҗ, ул тутык белән капланган һәм җимерелә башлаган, дип белдергән идек инде. Республика подрядчыны сайлады, 2023 елның мартына ул тиешле проектны эшләячәк. Шуннан соң һәйкәлне постаменттан төшерергә кирәкме-юкмы икәнлеге, моны ничек оператив рәвештә эшләргә кирәклеге аңлашылачак. Экспертлар ашыгыч рәвештә кирәк дип тапса, Уфаның 450 еллыгын һәйкәлсез каршылау ихтималлыгы да бар. Бу мәсьәлә җәмәгатьчелек белән берлектә хәл ителәчәк.
“Отставка”га китү турында
“Мин республиканың сайланган җитәкчесе, кешеләр миңа ышанды, республика үсешен минем белән бәйлиләр, һәм мин беркая да китәргә җыенмыйм. Әмма үз эшемә хезмәткә караган кебек карыйм. Әгәр дә башка эш-бурычлар йөкләтелсә, шуның белән шөгыльләнәчәкмен. Боерык була икән, шинельне киеп, кайда кушалар, шунда барачакбыз. Имеш-мимешләр 2024 елда узачак сайлаулар алдыннан таратыла. Бу постны биләргә теләүчеләр бар, шуңа күрә “цирк”ка әзер булырга кирәк”, — диде Радий Хәбиров, үзенең “отставка”га китүе турындагы имеш-мимешләргә ачыклык кертеп.
Республика Башлыгы аңа карата берничә ил, шул исәптән Украина керткән санкцияләргә мөнәсәбәтен дә белдерде.
– Аларда бернинди сәяси мәгънә дә юк. Ни өчен бу эшләнә? Мин үз позициямне беркайчан да яшермәдем — үземне һәрвакыт “путинист” дип әйттем һәм моның белән горурланам. Безнең ил махсус хәрби операция шартларында булганда, кешеләр һәлак булганда үз позицияңне анык белдерү мөһим. Әгәр син илдә яшисең икән, авыр минутларда аны якларга тиешсең, — диде ул.
Югары уку йортларын берләштерү турында
Без вузларны үтерү өчен түгел, ә көчәйтү өчен берләштердек. Русия югары уку йортлары картасында зур уенчы булдырып, берләшкән университетны финанслауны көчәйтәбез. БашДУның мин 14 ел эшләгән Хокук институты җитәкчелеге бу карар өчен мине тәнкыйтьли, әмма моның дөрес карар икәнлеген эш белән раслаячакмын. Без беркемне дә кыскартмаячакбыз, ләкин эшлексезләрне дә тотмаячакбыз. Студентлар мондый дәрәҗәле вузда укуы белән горурланачак.
Яңа ел корпоративлары турында
Офиста җыелып, коллегаларыңны тәбрикләп, бер бокал шампан шәрабы күтәрүдә бернинди дә начарлык юк. Яңа елны беркем дә гамәлдән чыгармады. Хезмәттәшләребез, гаиләбез белән җыелырга һәм аны билгеләргә тулы хакыбыз бар. Тик артистлар чакырып, купшы бәйрәмнәр оештырып түгел. Бу урынсыз, вакыты ул түгел.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.