+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
16 ноябрь 2022, 09:35

Тәтешледә Хәния Фәрхинең һәйкәле юкка чыккан

Халык аптырашта.

Тәтешледә Хәния Фәрхинең һәйкәле юкка чыккан
Тәтешледә Хәния Фәрхинең һәйкәле юкка чыккан

Баксаң, аны кышкылыкка алып куйганнар икән. Бу хакта туганы Фирүзә хәбәр иткән.

 "Хөрмәтле райондашлар, Тәтешлебезгә килгән кунаклар! Эстрада күгендә якты йолдыз булып балкыган якташыбыз, Тәтешле кызы Хәния Фәрхинең музее, һәйкәле бер еллап халыкны ихлас  кабул итте. Музей бүген дә актив эшли. Ә менә һәйкәлен кышка, вакытлыча ышанычлы урынга куйдык. Ник дигәндә, һәйкәлнең ян-тягында чәчәкләр  утыртырга урыннар, яктылык өчен ут, кыйммәтле төзелеш материалыннан тротуар, аллея булдырылачак.

Бу эшне башкару вакыты ике елга, көз һәм яз айларына, тәгаенләнде. Моның өчен матди  чыгымнар бүленде. Бүгеннән һәйкәл янында төзекләндерү эшләре башланды. Яраткан җырчыбызның һәйкәле 2023 елга, үзенең туган көненә төзекләндерелеп, тирә-якка гүзәллек өстәп, яңадан балкып торыр, дигән теләктәбез", – дип язган Фирүзә Ибәтуллина.

Яңартылган һәйкәлне көтеп калабыз.

Фото: социаль челтәрләрдән.

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: