+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
26 ноябрь 2022, 09:28

“Көзләрдә дә якты көннәр бар”

Нефтьче-шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллинның яңа китабының исем туе шулай дип аталды.Дүртөйле район китапханә­сендә нефтьче-шагыйрь Фә­нис Рәхмәтул­лин­ның “Чапмагыз, атларым!” дип аталган яңа шигырь җыентыгы дөнья күрүе уңаен­нан оештырылган кичә “Көзләрдә дә якты көн­нәр бар” дип аталды һәм шигърият сөючеләр өчен зур бәйрәмгә әверелде.

“Көзләрдә дә якты көннәр бар”“Көзләрдә дә якты көннәр бар”
“Көзләрдә дә якты көннәр бар”
Күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләгән Фәнис Салих улын райондашлары яратып, үз итеп “безнең шагыйрь Рәхмәтуллин” дип йөртә. Яше-карты аның иҗатын белә, күзәтеп бара, ә ул ел саен шигърият сөючеләрне яңа җыентыклары белән сөендереп кенә тора. Ул — 11 китап авторы, аларның һәркайсысы меңәр данә тираж белән басылган. Фәнис Рәхмәтуллин, рәсми титуллары булмаса да, чын мәгънәсендә, халык шагыйре. Кайчан очратсаң да, аның кесәсендә яңа шигыре булыр. Ул аны: “Менә бүген генә яздым”, — дип, кибеттә булсынмы, базардамы, укып китәр. Ә яңа китабы дөнья күрсә, ул аны якташларына, шигърияткә битараф булмаган шәхесләргә бушлай тарата. Шул рәвешле Фәнис Салих улы 10 мең данәгә якын китабын тараткан. Бу үзе үк халыкның мәдәниятен үстерү, рухи дөньясын баетуга юнәлтелгән эшчәнлекнең күркәм үрнәге түгелмени?
Мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар, өлкән яшьтәгеләр алдында да төрле кичәләрдә еш чыгыш ясый Фәнис Салих улы. Һәр аудитория, яшенә карамыйча, аның әсәрләрен бик яратып кабул итә, чөнки авторның һәр күренешкә карата үз фикере бар һәм ул аны, беркемне дә кабатламыйча, яңа, чагу образларга төреп, шул ук вакытта укучыга аңлаешлы итеп җиткерә.
“Әнкәемә” дигән беренче китабы 1995 елда дөнья күрә. Бераз соңрак “Онытмагыз әнкәйләрне”, “Дусларга”, “Яшәешең бирдеме җимеш?”, “Яшәү – могҗиза”, “Дусларымның истәлегенә”, “Уйларым язларга ургыла”, “Фикер башка сыймаганда”, “Бәяне вакыт бирә” һәм башка җыентыклары нәшер ителә. Аның шигырьләренең тематикасы дөньяның үзе кебек үк киң, күпкырлы. Аларда рухи үсешкә, камиллеккә өндәү дә, ямьсез күренешләрне тәнкыйтьләү дә, мәхәббәткә, изгелеккә мәдхия дә бар. Иҗат җимешләренең күбесен композиторлар көйгә салуы һич тә гаҗәп түгел. Фәнис Рәхмәтуллин сүзләренә язылган җырлар танылган сәхнә осталары Радик Динәхмәтов, Наил Шәймәрданов, Фәнүнә Сираҗетдинова, Лариса Вилданова, Әлфия Юлчурина, Зөфәр Билалов, Радмир Туйсин, Дамира Сәетованың, “Болгар кызлары” төркеменең репертуарында урын алган. Татар җыр дөньясының кояшы булган мәрхүмә Хәния Фәрхи белән дә Фәнис Салих улын иҗади дуслык җепләре бәйли иде.
— Мин шагыйрьлеккә дәгъва итмим, — ди Наҗар Нәҗми исемендәге район премиясе лауреаты Фәнис Рәхмәтуллин тыйнак кына. — Иҗатым — дөньяга карашымны, хис-тойгыларымны шигъри калыпларга салып, кешеләргә җиткерү ысулы ул.
Район китапханәсендә үткән чарада шагыйрьнең иҗат җимешләре сәнгатьле укылды, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды.
— Фәнис Салих улы – үзенчәлекле шагыйрь, — дип билгеләде тәбрикләү сүзендә драматург, язучы Мөдәрис Мөсифуллин. — Ул татар һәм урыс телләрендә бердәй оста яза. Классикларның шигырьләрен, аһәңнәрен чак кына да бозмыйча, ике телгә дә тәрҗемә итеп сокландыра.
— Язмышымнан канәгатьмен, — диде чара герое. — Гомерем намуслы хезмәттә үтте. Янымда пар канатым Эльбам бар, өч балабызны җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тәрбияли алуыбыз белән чиксез бәхетлебез.
Фәнис Рәхмәтуллин бүген дә иңнәрендә илһам канатлары тоеп яши.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: М.Латыйпова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас