+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
3 декабрь 2022, 18:55

"Ришат, син бөтен яшьләр өчен үрнәк!"

Андрей Малаховны Ришат Төхвәтуллинның әти-әнисенә йорт төзеп бирүе шаккатырды.

Тапшыру 2000нче еллар җырларына багышланган иде. Ришат Андрей Малаховның тапшыруын төрек җырчысы Тарканның җыры белән ачты. 

Аннары Малаховның сорауларына җавап бирде, үзенең тормыш юлын, балачагын искә алды.

Җыелучыларны аның берничә инструментта, бигрәк тә баянда үзлегеннән уйнарга өйрәнүенә таң калды. Шулай ук, Ришат әти-әнисенә әйтми генә Октябрьскийдагы музыка училищесына кереп кайтуы турында сөйләде.

Тапшыруда аның авылын Карамалы-Гобәйне, әнисен дә күрсәттеләр. Әнисе Ришатның эшчән, тәртипле бала булып үсүе турында бәян итте, алар өчен улы төзеп биргән йортны күрсәтте. 

Андрей Малаховка бу хәл аеруча нык тәэсир итте. "Син - бөтен яшьләр өчен үрнәк, әти-әниең өчен йорт төзү, аларның бәхете өчен барысын да эшләү мактауга лаек", - диде ул Ришатка.

- Без бик бай яшәмәсәк тә, бәхетле булдык. Эшләп үстек. Мин бәләкәй чакта ук үскәч әниләргә зур, матур йорт төзеп бирәчәкмен, дип үз-үземә вәгъдә биргән идем. Форсат чыгу белән вәгъдәмне үтәдем, - диде җырчы.

Ул җыелучыларга баянда да, гитарада да уйнап, җырлап та күрсәтте. Аның башкаруынңа "Ай былбылым", һәм башка җырлар яңгырады.    

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: