Башкортстанда яшәүче Х. Солтанов исемендәге эзләү отряды җитәкчесе Юрий Бирюзов 13 номинациянең берсендә – «Остаз» номинациясендә җиңүче булды.
26 хәтер вахтасында катнашучы Юрий Бирюзов 2007 елдан Туймазы районында эзләнү хәрәкәтен җитәкли. Эзтабарлар аның җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 700дән артык Кызыл Армия солдаты һәм командиры сөлдәләрен күтәрде.
– "Остаз" – ул төрле юнәлешләр буенча күпкырлы проект: сугыш елларында югалган солдатларны эзләү, шулай ук балаларның мәктәп археологиясе, анда яшьләрне, авыр үсмерләрне җәлеп итү, мондый үсмерләр безнең Серафимовка махсус мәктәбендә укый. Бу - Русиянең "Юнармия" балалар-үсмерләр хәрәкәте белән эш. Һәм без Башкортстан җитәкчелеге ярдәменнән башка «Остаз» проектын гамәлгә ашыра алмас идек, – ди Юрий Бирюзов.
Ул «Патриот-2022» премиясендә җиңү – илебезнең чын патриотлары булган республика эзтабарларының казанышы, дип билгеләп үтте.
Быел премия тапшыру тантанасы беренче тапкыр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта узды – ике шәһәрне телекүпер тоташтырды. Башкалада – 8 номинациядә 15 лауреат, Петербургта-5 номинациядә 10 лауреат бүләкләнде. 2022 елда барлыгы 1200 гариза бирелгән.
Оештыручылар фикеренчә, «Патриот-2022» премиясе иң яхшы тәҗрибәләрне ачыкларга һәм чит илдә яшәүче русиялеләрне һәм ватандашларны гражданлык-патриотик тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен билгеләргә ярдәм итә.