+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
16 декабрь 2022, 07:50

Өч улы – өч терәге

90 яшьлек хезмәт ветераны Әбләис Исхаков бик бәхетле картлык кичерә.

Өч улы – өч терәгеӨч улы – өч терәге
Өч улы – өч терәге
Краснокама районының зур булмаган Бачкыйтау авылында яшәүче Әбләис Исхаков өчен 2022 ел бик тә истәлекле булды. Чөнки декабрьдә ул 90 яшьлек олпат юбилеен билгеләде. Өлкән яшьтәге кеше турында сүз барганда без, гадәттә, түшәктә ятучы карт яки карчыкны күз алдына китерәбез. Ә Әбләис абзыйның еллар авырлыгына бирешергә ашыкмаучы чандыр гәүдәсенә берчә сокланып, берчә куанып карап тордым.

1932 елның 2 декабрендә Бачкыйтау авылында яшәүче Гыйльмеҗиһан һәм Исмәгыйль Исхаковлар гаиләсендә өченче бала булып туган ул. Аңа Әбләис дип исем куштырганнар. Минем белүемчә, бу бик сирәк исем. Үз гомеремдә мин ике генә Әбләис белән очраштым. Исеменең нинди мәгънә аңлатуы турында абзый әйтә алмады. Бу хакта Интернетта да мәгълүмат тапмадым. Димәк, галимнәребезгә әле эш бар!
Ул вакытта авыл җирендә балалар күп туган. Гыйльмеҗиһан апа белән Исмәгыйль абзый да Әбләистән соң тагын өч улга гомер биргәннәр. Һәм балалар күпләп кырылганнар да. Дәү әниләрнең үзара сөйләшкәндә: ул бала баш өянәгеннән яки эч өянәгеннән вафат булды, дип искә алганнарын хәтерлим әле.
– Халисә апам һәм мин кызамык белән авырганбыз. Ходайның ихтыяры шулай булгандыр инде, мин терелеп аякка басканмын, ә апам бәләкәй генә чагында вафат булган, – дип искә ала Әбләис абзый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, халыкның тормышы тагын да авырлаша. Исмәгыйль абзыйны фронтка алалар. Озак та үтми өлкән уллары Ильяс та фронтка китә.
Бачкыйтауда ул вакытта башлангыч мәктәп була. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган Әбләисне үзе кебек малайлар һәм берничә авыл карты белән бергәләп Аскын районына урман кисәргә җибәрәләр. Күз алдыгызга китерегез, Пермь һәм Свердловск өлкәләре чигендәге Аскын районы кайда да, Агыйдел буенда урнашкан Бачкыйтау авылы кайда? Ул вакытта хәзерге кебек автобуслар да йөрми, машиналар да юк. Урман кисүчеләр балта-пычкыларын, ризыкларын үгез җигелгән чаналарга төяп, Аскынга кадәр юлда очраган авылларда төн кунып, берничә көн бара.
– Тазарак малайларга балта-пычкы тоттырдылар, ә мин буйга бик бәләкәй идем, шуңадыр ахры, алар егып әзерләгән агачларны үгез белән урманнан чыгаруга тәгаенләделәр, – дип искә ала ул көннәрне әңгәмәдәшем.
Аскынга урман кисәргә йөрүләр сугыштан соң да тиз генә тәмамланмый әле, чөнки хәрабәләр хәлендә яткан илне тергезү өчен күп күләмдә төзелеш материаллары таләп ителә.
1944 елның апрелендә Исмәгыйль абзый авыр яраланып сугыштан кайта. Бу вакытта гаиләнең бәрәңгесе беткән була. Үзләре кычыткан, башка төр үләннәр ашап та яңа уңышка кадәр тартырлар, ә бакчага нәрсә утыртырга? Гаилә башлыгы мондый очракта да югалып калмый. Ул фронттан плащ алып кайткан була. Арлан базарында шуны бәрәңгегә алыштырып ала. Өзеклекне менә шулай ялгап җибәрә ул!
Район үзәге Николо-Березовкада механизаторлар мәктәбе ачылгач, Әбләисне тракторчыга укырга җибәрәләр. Аны тәмамлаган егетне Яңа Нугайдагы МТСка эшкә тәгаенлиләр.
– Ул елларда һәр авыл аерым бер колхоз иде. Зуррак авылларда хәтта ике-өч колхоз булды, – дип хатирәләре белән уртаклаша хезмәт ветераны. – Без, тракторчылар, колхоздан-колхозга күченеп йөреп эшләдек.
Яңа Актанышбаш авылы сылуы Флүзә белән дә алар эш вакытында танышалар. Озакка сузмыйча, гаилә корып, бергәләп яши башлыйлар. Мәхәббәт җимешләре булып уллары туа. Аңа Баязит исеме куштыралар.
МТСлар бетерелгәч, механизаторларны техникалары белән бергә колхозларга тараталар. Әбләис тә туган авылына кайтып төпләнә. Гаиләдә тагын уллары Айрат белән Мирхәт һәм кызлары Илүзә туалар. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, Флүзә апа кыска гомерле була. Сөекле ирен, алмадай балаларын калдырып, моннан 30 ел элек бакыйлыкка күчә. Флүзәсе вафат булгач, Әбләис абзый тагын бер тапкыр өйләнә, тик ул хатыны да моннан 16 ел элек дөнья куя.
Кызлары Илүзә дә әнисе язмышын кабатлый, дисәң, һич арттыру булмас, ул моннан биш ел элек мәрхүмә булган.
– Бик авыр вакытларда яшәдек. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күрдек. Тик беркайчан да кеше өлешенә кермәдек, кеше малына кул сузмадык. Аллаһка шөкер, нәселебездә төрмәдә утырган кеше булмады! – ди хезмәт ветераны зур горурлык белән.
Балаларын да үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән, ярдәмчел итеп тәрбияләгән алар. Шуңа барысы да тормышта үз урыннарын тапкан ихтирамлы кешеләр. Баязит Ижевск шәһәрендә төпләнә. Гомере буе Себер нефтен үзләштерүдә эшли. Мактаулы нефтьче дигән абруйлы исеме бар.
Айрат Удмурт Республикасының Сарапул шәһәрендә яши. Вахта алымы белән төньякта нефтьче булып эшли.
Төпчекләре Мирхәт гаиләсе белән Нефтекама шәһәрендә яши. Автозаводта эшли. Әтиләре ялгызы калгач, ул авылга кайта. Кечкенәдән эшләп үскән егет эшсез тора аламы соң инде? Мирхәт бал кортлары асрау белән шөгыльләнә башлый. Узган җәйдә йортларына кергәндә бакчага күз салган идем. Умарталары сөбханалла күренә.
Айрат та күңеле белән авылда. Ул Бачкыйтауда елкычылык белән шөгыльләнә башлаган. Киләсе җәйдә кымыз җитештерүне үзләштерергә теләге бик зур.
Бүген Әбләис абзый – 8 оныкка һәм 7 турунга сөекле дәү әти.
Соңгы елларда авыл халкы җәмәгать тормышында бердәм катнаша башлады. Һәр авылда староста сайлап куйдылар. Моңа “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы яхшы этәргеч булды. Күп урыннарда мәчетләр уңышлы эшли. Халыкны берләштерүдә аларның да әһәмияте бик зур.
Бачкыйтауда электән мәктәп эшли иде. Балалар саны кискен кимегәч, аны ябарга мәҗбүр булалар. Хәзер укучыларны мәктәп автобусы күрше авылга йөртә. Мәктәп бинасында авыл клубы һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашты. Авыл активистлары җыелышып киңәшләшәләр дә фельдшерлык пункты бинасында мәчет ачарга карар итәләр. Гомум эшкә һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Ләкин мәчетнең манарасына чират җиткәч, эш тукталып кала. Чөнки тирә-якта беркемнең дә манара төзү тәҗрибәсе юк. Бу эшне Әбләис абзыйның төпчек улы Мирхәт үз җаваплылыгына ала. Нефтекама автозаводында эшләүче дуслары белән җыйнаулашып, алар манараны тимердән эретеп ябыштырып эшлиләр. Шушы авылда үсеп, Нефтекама шәһәрендә яшәүче Роберт Минәҗев аны авылга кайтарып куя. Ә тагын бер авылдашлары Рамил Гомәров манараны урнаштыруны оештыра. Рамил Гатуф улы мәрхүм инде, урыны оҗмах түрендә булсын!
Беренче уңышлардан канатланган авыл халкы тагын да дәртләнебрәк зират коймасын яңартуга тотына. Череп ава башлаган агач баганалар урынына тимер торбадан кисеп эшләнгәннәре утыртыла, такта рәшәткәләр профнастилга алыштырыла. Шунда ук кирәк-ярак саклау өчен зур булмаган вагончык та барлыкка килә.
Туган туфрак тарта, дигәннәре дөрестер, күрәсең. Хәзер гомере буе авылдан читтә, әйтик, Нефтекама, Агыйдел шәһәрләрендә яшәп вафат булганнарны да Бачкыйтауга кайтарып җирли башлаганнар.
Шуларны күреп, Әбләис абзыйның күңеле сөенә. Үзе тергезеп, шунда гомер иткән йортының да ташландык ятмавы өчен куана ул. Бәхет дигәннәре шушы буладыр инде!

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас