+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
3 гыйнвар 2023, 12:01

“Кызыл таң”ның 2022 ел лауреатлары

2022 елда гәзитебездә дөнья күргән очеркларны, публицистик язмаларны, әдәби әсәрләрне тагын бер тапкыр барлап чыкканнан соң, мөхәрририят ел саен бирелүче “Кызыл таң” лауреаты исеменә лаек булганнарны билгеләде. Быел материаллары мөхәрририятнең һәм укучыларыбызның югары бәясен алган түбәндәге авторлар иҗади бәйгедә җиңүчеләр дип танылды:

“Кызыл таң”ның 2022 ел лауреатлары“Кызыл таң”ның 2022 ел лауреатлары
“Кызыл таң”ның 2022 ел лауреатлары

Баш мөхәррир призына лаек булдылар:

Рим Әхмәтов, журналистика ветераны – ел дәвамында басылган сурәтләмәләре өчен;
Әнвәр Сөләйманов, журналист – ел дәвамында гәзиттә дөнья күргән язмалары өчен;
Рәзилә Низамова, журналист, шагыйрә – “Кызыл таң” гәзите нәшриятында китап бастыру эшендәге тырышлыгы өчен;
Фуат Мусин, хезмәт ветераны – “Дөнья бу” рубрикасында чыккан мәкаләләре өчен;
Октябрь Вәлитов, журналистика ветераны – ел дәвамында гәзит белән актив хезмәттәшлеге өчен;
Яхъя Мөниров, журналистика ветераны – ел дәвамында гәзит белән актив хезмәттәшлеге өчен;
Люция Әблиева – “Дөнья бу” рубрикасында ел дәвамында басылган язмалары өчен;
Юлия Төхбәтуллина – “Журналистның куен дәфтәреннән” рубрикасында чыккан материаллары өчен.

Редакциянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Равил Насыйбуллин, галим;
Марат Яхин, Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авыл хакимияте башлыгы;
Камил Фазлетдинов, шагыйрь, мәгариф ветераны;
Айгөл Ахунова, Уфа шәһәре 84нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
Ирек Усманов, “Сихәт” җәмгыятенең генеральный директоры, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Чакмагыш районы,
Фәйрүз Галиев, Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгы рәисе;
Азат Әминев, Федоровка районының “Азат” җәмгыяте җитәкчесе;
Винир Халитов, Федоровка районы Советы секретаре;
Зәйфә Салихова, шагыйрә һәм журналист;
Флүрә Газизова, Дүртөйле районындагы актив хәбәрчебез;
Алсу Нуриманова, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре;
Лүзия Исәнгуҗина, Стәрлебаш районы үзәк почта бүлеге начальнигы;
Илсөяр Гайсина, Чакмагыш районының “Игенче” гәзите журналисты;
Фәнил Рамазанов, Иглин районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;
Ләйсән Насыйрова, Уфа шәһәре 65нче Татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директорның укыту эшләре буенча урынбасары;
Рәмилә Батыршина, Миякә районы хакимиятенең мәгариф бүлеге методисты;
Илһам Хәйдәров, Караидел районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы;
Фәнил Гәрәев, Чакмагыш районының “Ленин” колхозы-кооперативы рәисе.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас