+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
3 гыйнвар 2023, 03:30

Рөстәм Аргентинага китә

Ул анда тагын да биегрәк таулар тапкан.

Рөстәм Аргентинага китәРөстәм Аргентинага китә
Рөстәм Аргентинага китә

Инде бик күп биеклекләр яулаган Рөстәм Нәбиев 7 гыйнварда тагын юлга кузгала. Аның максаты - Аргентинаның Мендоса төбәге. Ул Көньяк Американың иң югары биеклеге - Аконкагуага менәчәк.

Анда эләгү өчен Рөстәмгә өч көн юлда булырга туры киләчәк. Ул башта Уфадан - Мәскәүгә, аннан Минскига бара. Аннары - Стамбул, Доха һәм Сан-Паулу. Соңгысына 15 сәгать очачак. Сан Паулудан Мендосага килеп җитәчәк. Билет бәяләре кыйммәт - 400-500 мең. Юлда өч көн булачак.

Рөстәм шулай үзенең чираттагы биеклеген яуларга әзерләнә. Бу хакта ул Телеграм-каналда белдерде. Аңа уңышлар телик.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас