

Безнең халыкларда кешенең, туган көненнән бигрәк киткән көнен билгеләү традициясе бар. Кешенең исемен мәңгеләштерүнең бер юлы да булган ул. Киткәннең исемен чишмәләргә, мәчетләргә биргәннәр, аның каберенә барганнар һәрдаим искә алып дога кылганнар, Коръән укытканнар.
Чыннан да, бөекләрнең исемен мәңгеләштерү – фарыз гамәл. Ул мәрхүмнәргә түгел, тереләргә кирәк. Өлкәннәр үзләре киткәч тә калганнарга кеше булып калырга ярдәм итә, аларны изгелеккә, биеклеккә чакырып тора. “Үлгәннәрнең каберен бел, тереләрнең кадерен бел!” юлларын язган Шәүкәт Галиев кеше кадерен белүнең иң кыска формуласын шулай әйткән.
Кеше китә, җыры кала, диләр. Алмас Галимҗан улының якты истәлеге хезмәттәшләрен фидакарь хезмәткә чакырып тора, һәм кафедра, аның васыятьләрен дә үтәп, яуланган биеклекне саклый: эффектлы кафедра исемен яулый, бюджет урыннарын саклый һәм арттыра. Ике уку йорты кушылган чор өчен бу – үзе бер казаныш.
Исемен мәңгеләштерү йөзеннән аңа багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары басылып чыкты. Анда кафедра, факультет һәм университет тарихында үз урыны булган галим һәм педагогның тулы бер образын тудыруда хезмәттәшләре, дуслары һәм шәкертләре зур теләк белән катнашты. Киләчәк буын студентлар һәм укытучылар өчен дә бик кирәкле чыганак булачак ул.
Чыннан да, Алмас Галимҗан улы бу фани дөньяда якты эз калдырып китте. Аның белән очрашуларымны барлыйм. Ул Мәскәүдән, СССР Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме институтыннан университетка эшкә кайтканда без өлкән курс студентлары идек. Шуңа да ул безне укытмады, ләкин аралашулар еш булып торды. Без университетның 1нче тулай торагында яши идек. Алмас абый гаиләсе белән зуррак мәйданлы булган почмактагы бүлмәне биләде. Аларның кызы Регина һәм улы Марат безнең күз алдында үстеләр.
Алмас абыйның бүлмәсендә мине гаҗәпләндергәне китапларның бихисап булуы иде. Ул китапханәне хәтерләтә. Шунда ук Әбугалисина китапханәсе образы күз алдына килде. Китапны ихтирам итүче, аның белән яшәүче, Мәскәүнең академик фәнни мәктәбен үткән галим һәм мөгаллим иде ул. Фәнгә юлның китап яратудан башлану үрнәген яшь галим безгә шулай җиткергән булып чыкты.
Соңрак, коллега буларак та аралашып, бер кафедрада хезмәт иткәндә, Алмас абый яңа сыйфатлары белән ачыла барды. Зыялылык һәм мәдәнилек үрнәген бар булмышы белән раслаган укытучы тора-бара тирән акыл, бай белем һәм зур тормыш тәҗрибәсе туплаган галим булып җитеште. Мәсләгенә тугрылык һәм эш сөючәнлек аны дөньяда танылган күренекле төркият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының мөдире, университетның өлкән фәнни хезмәткәре дәрәҗәсенә күтәрде.
Аның фәнни казанышларын Төркия, Казахстан, Татарстан, Якутия, Чувашстан һәм башка төбәк галимнәре таныды, һәм аның исеме Халыкара лингвистик энциклопедияләргә кертелде. Алмас Галимҗан улына “Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде, ул Халыкара академиянең академигы булып сайланды, “Казахстан Республикасы фәнен үстергән өчен” дигән Мактау билгесенә һәм башка мәртәбәле исемнәргә лаек булды.
Остазы, мәшһүр галим, академик, төркият фәненең патриархы Ә. Р. Тенишев аның хезмәтләрен Идел-Урал кыпчак телләрен өйрәнүдә зур ачыш итеп бәяләде. Күренекле галим Җәлил Киекбаев салган гыйльми юнәлешне дәвам итеп, вузара фәнни-тикшеренү лабораториясе булдырып, озак еллар Идел – Урал – Чулман этнолингвистик регионындагы телләрне тикшерде, бай материал туплады (анда 1,5 миллион лексик берәмлек саклана) һәм үз фәнни мәктәбен булдырды. Аның Мәскәүдә кабат-кабат басылган татар һәм башкорт кеше исемнәре сүзлеге өстәл китабына әверелде.
Диалектологик экспедицияләрдә ул студентлар белән бу төбәк халыкларының телен, тарихын өйрәнде, шәкертләрен тарихи ватаныбызга – изге Болгарга алып барды. Киң планлы галим буларак, Алмас Галимҗан улы татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнде һәм пропагандалады, мондый хезмәтләре өчен ул Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.
Алмас Галимҗан улы, күпсанлы Халыкара, Бөтенрусия фәнни конгрессларында, симпозиум-конференцияләрендә секция җитәкчесе булып, университетның һәм республиканың дөнья фәнни җәмәгатьчелегендә абруен күтәрде. Төркиядә озайлы фәнни командировкада булып, ул төркият тел гыйлемендә халыкара статуска ия булган галим булып җитешеп, кафедраның андагы вәкаләтле илчесе һәм горурлыгы булды. Аның чагыштырма-типологик пландагы хезмәтләре, академик басма булып, Төркиядә һәм Казахстанда басылып чыкты.
Кафедраның, факультет, университетның халыкара багланышларының чишмә башында торды Алмас абый. Төрки дөньясы балаларының фольклор фестиваленә ул оештырган Башкортстан делегациясен Төркиягә алып бару вазыйфасы минем өлешкә төште. Шактый катлаулы оештыру мәсьәләләрен бик җиңел хәл итеп, ул фестивальдә катнашу бәхетенә ирештек.
Алмас Галимҗан улы, студентлар белән демократик мөнәсәбәттә булып, аларны китапны, белемне яратырга өйрәтте, күпләрне фән юлына җәлеп итте һәм аларның язмышын кайгыртты. Филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов, доцентлар, фән кандидатлары Нурия Хәлиуллина, Лилия Бикмәева, Ләйсән Габитова һәм башкалар фән юлына беренче адымнарын аның җитәкчелегендә атлады.
Күпьяклы шәхес иде Алмас абый: ул рәсем төшерү, нумизматика, филателия белән мавыкты, әдәбият-сәнгатьне якын итте. Мәскәүдә уку елларында ук халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакиров, мәшһүр композитор Рим Хәсәнов белән дустанә аралашты, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнәр даирәсен үз итте.
Алмас Галимҗан улының дуслыктагы тугрылыгы үзе үк символик мәгънәгә ия. Туймазыда мәктәптә ул Марат Садриев белән дуслашып китә һәм бу дуслык, аларның балаларының исемнәренә дә күчеп, буыннарда дәвам итә. Дусты хөрмәтенә ул улына – Марат, дип, ә Марат, үз чиратында, Алмас дип исем кушты.
Балалар – ата-ана көзгесе. Бу яктан Алмас Галимҗан улы хәләле Фәнүсә Салих кызы белән лаеклы ул-кызлары Марат белән Регинаны һәм оныкларын тәрбияләделәр. Алар да әтиләренең рухи-әхлакый миссиясен лаеклы дәвам итә.
Алмас Галимҗан улының нәселе легендар Коркут ата токымына барып тоташа. Ул Бөгелмә – Туймазы төбәгендәге рухани мөгаллимнәрнең, Нәкый Исәнбәтнең мәкальләр җыентыгына 200дән артык мәкаль-әйтем җыеп тапшырган зыялы әтисенең лаеклы варисы булды. Зыялылыкның төп билгесе – халыкка, мәгърифәткә, хакыйкатькә һәм гаделлеккә хезмәт итү. Андый фидакарь хезмәт халык күңелендә буыннан-буынга күчеп яши һәм кешенең исемен дә үлемсез итә.
Рәүф Идрисов,
Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Эшсөяр шундый була!
Атаклы тел галиме-төркиятче Алмас Шәйхулов үзенең бөтен гомерен Башкорт дәүләт университетында хезмәт итүгә багышлады. 1965 елда филология факультетының татар-урыс бүлегенә укырга керү белән ул кыю рәвештә фән юлыннан атлап китте.
Мин аны 1966 елдан бирле беләм. Ул вакытта укытучыларыбыз безгә, беренче курс студентларына, икенче курста укучы Алмас абыебызны, фән белән җитди шөгыльләнүче кеше буларак, үрнәк итеп куялар иде. Әлбәттә, ул безнең өчен авторитет булды – үзе чибәр, үзе инсафлы, һәрчак пөхтә киенеп йөрүче, бездән берничә яшькә генә өлкәнрәк бу абыебыз тышкы кыяфәте белән, талиплардан бигрәк, укытучыларга охшап тора иде.
Без аның белән университет китапханәсенең уку залында һәм “республиканка”да бүгенге (Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге китапханәне студентлар элек шулай дип кенә йөртте) бик еш очраша идек. Бүгенгедәй күз алдымда: әнә ул өстәл тутырып китапларын җәеп салган да, бөтен игътибарын туплап, укып-язып утыра. Андый чакта аның янына якын барасы да юк, күтәрелеп тә карамаячак сиңа! Ара-тирә тәнәфес ясап алганда гына сөйләшеп калсаң каласың абзыең белән. Иллә мәгәр Алмас Шәйхуловның гыйльми конференцияләрдә, тел түгәрәкләрендә сөйләгән тирән эчтәлекле докладларын сокланып тыңламый мөмкин түгел. Кызыклы да, файдалы да була иде аның чыгышлары.
Ә бит моның өчен яшь галимгә күпме тырышырга кирәк булган! Китапханә өстәле артында көне буена баш та күтәрмичә утырып, “энә белән кое казыган” бик тырыш бу эшсөярне ничек хөрмәт итмисең дә ничек якын күрмисең?! Әлбәттә, без, шәп укучы егетләр, бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә булдык. Чын мәгънәсендә эшсөяр, ягъни урысча әйтсәк, “трудоголик” Алмас абый минем күңелемдә мәңгелеккә үрнәкле Кеше булып калды.
Марсель СӘЛИМОВ,
Башкортстанның халык язучысы.