“Җир-ана”, “туган җир”, “кендек каны тамган җир”, “җирсү”... Бу сүзләрне ишетүгә күңелгә җан җылысы йөгерә, чөнки алар безнең булмышыбыз, кешеләр өчен иң газиз төяк – туган як белән бәйле. Туган телебездә дә “җир” сүзе зур мәгънәгә ия. Халкыбызда аңа багышланган мәкальләр, әйтемнәр дә бик күп. Гомерен туган җиренә багышлаган, фидакарь хезмәте белән аны данлаган, туган төягендә халкы өчен армый-талмый җир эшендә эшләгәннәр хакында “Җир улы” диләр. Күпләр өчен үрнәк итеп куярлык тормыш юлы узган, туган җирен кадерләп яшәүче Илгизәр Хәмидуллин да – нәкъ шундыйлардан.
Илгизәр Хәмидуллин Илеш районының Бишкурай авылында дөньяның ап-ак карга төренгән чагында туган.
– Мин шушы авылда гаиләдәге өч кыздан соң дүртенче бала булып дөньяга аваз салганмын, газиз туфрагымда беренче адымнарымны ясаганмын. Армия сафында хезмәт итү һәм берничә ел читтә уку вакытын санамасаң, гомерем туган авылым белән бәйле, дисәм дә ялгыш булмас. Югары Яркәйдә эшләгәндә дә Бишкурайдан аерылмадым. Ә инде соңгы биш елда мин туган авылымда хезмәт салам, – ди Илгизәр Кыягап улы.
Туган авылында урта мәктәп тәмамлаганнан соң Илгизәр, әти-әнисенең киңәшен тотып, киләчәген авыл белән бәйләргә була һәм Уфага юллана. Урманчы булу теләге белән авыл хуҗалыгы институтына документларын тапшыра. Тик имтиханнардан соң бер балл җитмәве ачыклана. Егет аптырап калмый, туган ягына кайта һәм Югары Яркәйдәге СПТУга водительләр курсына укырга керә.
– Тормыш юлымның һәр сукмагына рәхмәтлемен. СПТУда һөнәремнең барлык нечкәлекләренә кадәр аңлатып укыттылар, өйрәттеләр. Студентларны, ә без 50-60 кеше идек, Горький шәһәрендәге заводка ике айлык практикага җибәрүләре хәтердә калган. Без анда “ГАЗ-53” автомашинасына запчастьләр эшләдек. Үз күзләрең белән күреп, кулларың белән эшләү зур тәҗрибә бирә. Шул вакытта эшләп, тупланган осталыгым киләчәктә теләсә нинди двигательне сүтеп корырга ярдәм итә. Аннан соң Төрекмәнстанда чик сакчысы булып, армия сафларында хезмәт иттем, – ди Илгизәр Кыягап улы.
Армиядән кайткач, тормышны, яшәешне төрле яклап анализлый алган егет киләчәген авыл белән бәйләргә теләү хыялыннан баш тартмый, киресенчә, ул моны төгәл белә һәм тагын Уфага юллана. “Коммунар” колхозында зоотехник булып эшләгән әтисе Кыягап абый бу юлы: “Улым, син мал табибына укы. Бу һөнәр кешеләре колхозларга бик кирәк. Белемле белгечләр дә җитеп бетми”, – дип киңәшләрен бирә.
Илгизәр Авыл хуҗалыгы институтына имтиханнарны уңышлы тапшыра һәм студент булып китә. Гомерлек мәхәббәтен дә ул шушы уку йортында очрата. Никахлар күктә языла, диләр. Хәмидуллиннар гаиләсенең барлыкка килүе дә – моңа ачык мисал. Дүртенче курста укыганда Әлшәй районының Кырым авылы кызы Неляга өйләнеп, матур гаилә коралар. Озакламый мәхәббәтләренең беренче җимешләре – кызлары Эльвира туа. Кулларына диплом алгач, кечкенә кызлары белән яшь гаилә Илгизәрнең туган ягына юллана.
– Укуны тәмамлагач, “Коммунар” колхозына мал табибы булып кайттым. Яшь белгеч буларак, гаиләбезгә колхоз йорт та бирде. Хатыным Неля өйдә бала белән декрет ялында булса, мин баштанаяк тынгысыз эшкә чумдым. Ул чакта колхоз фермаларында да, шәхси хуҗалыкларда да сыер, сарык, дуңгызлар күп иде. Нинди дә булса мал чирләсә, фермага яисә шәхси хуҗалыкка төнлә дә килеп алып китәләр иде. Мин югары белемле белгеч булсам да, тәҗрибәле хезмәттәшләремнән дә һөнәремнең күп нечкәлекләренә өйрәндем. Мирһади абый Вәлиев, Зөлеф абый Маннанов, Фәнис абый Хәсәншин үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, бер команда булып, бергәләп эшләдек. Бераздан инде мине колхозның баш ветеринария табибы итеп куйдылар. Бу вазыйфада да сынатмыйча эшләргә тырыштым, – ди Илгизәр Кыягап улы.
Тырыш, эшсөяр яшь белгечне районда да тиз күреп алалар. Туган колхозында ике ел эшләгәч, аңа Илеш районының Ветеринария лабораториясе директоры вазыйфасын ышанып тапшыралар. Балачактан эшләп үскән Илгизәр Кыягап улы монда да сынатмый, тырышып хезмәт куя. Ул эшләгән чорда лаборатория республикада беренчеләр сафында була. Җитәкчеләр дә моны күрә һәм ул Ветеринария станциясе начальнигы итеп үрләтелә.
Егерме ел ветеринария өлкәсендә уңышлы хезмәт салганнан соң, Илгизәр Кыягап улы Илеш районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары итеп тәгаенләнә. Хезмәт юлының киләсе җаваплы баскычына күтәрелүенең сере – тырышлык, эшсөярлек, кешеләр белән уртак тел таба белүендә. Әлбәттә, бу вазыйфаны биләр өчен ул таләпчән һәм гадел җитәкче абруен яулаган була.
– Безнең буын балалары хезмәт тәрбиясе алып үсте. Йорт, колхоз эшләрендә катнашырга өлгердек. Кышын ферма эшчәннәренә ярдәмләшсәк, яз көннәрендә амбар биналарының түбәләрендәге карны көрәдек, җәен басудагы эшләрне башкардык, урып-җыю чорында 5-6 сыйныфташым белән ел саен салам эскертләүдә, мал азыгы хәзерләүдә катнаштык. Күптән түгел генә колхоз архивыннан эш сәгатьләрен санатып карадым. Мәктәптә укыган чорда минем шәхсән 600 эш көне булып чыкты. Болары – мәктәп укучылары белән бергә эшләгән көннәрдән тыш. “Хезмәт кешене бозмый” дигәннәре дөрес – ул кешене чыныктыра гына. Тагын шуны әйтер идем: нинди генә вазыйфа биләсәң дә, кайда гына эшләсәң дә, аны җиренә җиткереп, яратып башкарырга кирәк. Әлбәттә, һәр эшнең үз авырлыклары, кыенлыклары бар. Бары тик аларны җиңеп чыгарга өйрәнергә кирәк, – ди Илгизәр Хәмидуллин.
Үтә дә җитди, күп көч, белем таләп иткән җитәкче дилбегәсен кулларында ун ел буе уңышлы тоткач, Илгизәр Кыягап улы Муса Гәрәев исемендәге колхоз-кооператив рәисе вазыйфасын үз иңнәренә ала һәм тагын җиң сызганып эшкә тотына. Ул эшләгән соңгы биш ел эчендә хуҗалыкта яңа терлекчелек биналары төзелгән, элекке корылмалар яңартылган, заманча техника һәм җиһазлар сатып алынган. Болар барысы да эшчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү һәм заманчалаштыру, авылдашларының көнкүрешен яхшырту, яшьләрне авылга җәлеп итү максатыннан башкарыла.
– Бүген авылда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе шәһәрдә яшәүчеләрнекеннән ким түгел. Йортларга су, газ кертелгән, заманча җиһазландырылган. Әйе, авылда яшәүчеләр элек-электән эштән тәм-ләззәт табып, шуңа сөенеп-куанып яшәгән һәм яши. Бүген дә хуҗалыгыбызда эшләүчеләр эшкә теләп йөри. Алар арасында яшьләрнең дә булуы – сөенечле хәл. Шулай булса да, югары белемле яшьләребез авылларга эшкә күбрәк кайтсын иде. Безнең хуҗалыкта мал табибы, механизатор, шоферлар җитми. Әгәр дә эшкә урнашырга теләүчеләр булса, торак ягын хәстәрләргә әзербез. Авыл җиренә эшкә кайтучы яшьләребез өчен махсус дәүләт программалары да бар. Лаеклы эш хакы вакытында түләнә. Бары тик тырыш булырга һәм туган җирне яратырга кирәк. Ә инде минем иң зур хыялым һәм теләгем – киләчәктә дә авылның гөрләп яшәве, яшьләрнең күпләп туган җирләренә кайтып, гаилә корып, йортлар төзеп, матур киләчәкне үз куллары белән төзүе, – ди Илгизәр Кыягап улы.
Менә шулай киләчәк хакында борчылып һәм хәстәрлек күреп яши һәм эшли Муса Гәрәев исемендәге колхоз-кооператив рәисе Илгизәр Хәмидуллин. Гомерен туган җиренә хезмәт итүгә багышлаган кеше башкача була да алмыйдыр.
Әйе, монда әти-әни үрнәге дә мөһим урын алып тора. Әтисе Кыягап Сибәгатулла улы – Илеш районы “Коммунар” колхозының җитәкче вазыйфаларын биләгән алдынгы колхозчы, әнисе Фәнүзә Әхмәтшәрип кызы шул ук колхозда армый-талмый эшләүче була. Алар хезмәткә сөюне гаиләдәге алты балага үз үрнәкләрендә тәрбияләгән, һәркайсына югары белем алырга ярдәм иткән. Тырыш, уңган, үрнәкле гаиләдә туып-үскән дүрт кыз һәм ике ул, тормыш юлларында үз урыннарын табып, матур гомер кичерәләр. Әйткәндәй, алты бала арасында бишесе педагогия юнәлешен сайлап, хезмәт юлларын мәгариф системасында һәм башка өлкәләрдә үтә.
Илгизәр Кыягап улы, хатыны Неля Наил кызы белән кулга-кул тотынышып, тату, матур гомер кичерәләр. Неля ханым 30 елга якын Илеш ветлабораториясендә табиб-серолог булып эшли. Кызлары Эльвира, УДАТУны уңышлы тәмамлап, бүген Башкортстан Республикасы буенча Федераль казначейлык идарәсендә эшли. Уллары Динар “Транс-нефть” оешмасында һөнәре буенча эшли, хатыны Гүзәл белән кыз һәм ул үстерәләр.
Әйе, Илгизәр Хәмидуллин туган җирен фидакарь хезмәте белән данлаучы булса, гаиләсендә ул – сөекле ир, кызы Эльвира белән улы Динарга – газиз әти, килене Гүзәлгә – хөрмәтле биатай, оныклары Амалия белән Алимгә яраткан картәти булып бәхетле гомер кичерә. Ә яшәү көчен, дәртен кендек каны тамган җирдән ала, шуңа күрә дә ул – бүген аягында нык басып торучы ир узаманы, Җир улы.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы,
Бишкурай авылы.