+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Шәхес
10 гыйнвар 2023, 03:00

"Кайтачакмын. Сүз бирәм! Көтегез генә!"

Рөстәм Нәбиев үзенең янә тауларга китүен тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирә.

"Кайтачакмын. Сүз бирәм! Көтегез генә!""Кайтачакмын. Сүз бирәм! Көтегез генә!"
"Кайтачакмын. Сүз бирәм! Көтегез генә!"
Рөстәм Нәбиевны хатыны һәм кызлары аэропортта елый-елый озатып калуы турында видео куйгач, аның бу кылыгын ошатмаучылар да күп булды.

Балаларын кызганучылар да булды, үзен дә жәлләделәр. Инвалидлар проблемасы белән шөгыльләнсә, яхшырак булыр иде, диючеләр дә булды.

"Нигә кирәк инде ул таулар аңа!? Кемгә нәрсә доказывать итә икән? Исән-имин килеш, балалары янында торса, ни була инде?.." "Эх, дөп-дөрес, нигә кирәк? Курчак кебек сабыйларын елатып калдырып, хатынын утларга салып, хәерле юллар теләргә кала инде безгә, фәрештәсе - әнисе саклап йөртсен инде, Ходаем..." һәм башкалар.

Рөстәм Нәбиев тәнкыйтьләүчеләргә җавап та кайтарган.

«Ник сез мине кемгәдер нәрсәдер дәлилли дип уйлыйсызы? Нигә кирәк ул миңа? Минем эчке ихтыяҗларым күпкә зуррак... Юк-бар язмагыз. Нигә сез тауларга менүнең мине рухландыруын, эчке мөмкинлекләремне, холкымны ачуын аңлый алмыйсыз?

Тауларда мин үз-үземне җиңәм, мин шул юлны узарга телим, шул вакытта туган каршылыклар, авыр процесслар белән көрәшеп, өйгә «яңартылган система» белән кайтам...

Миңа үз фикерегезне, кеше кайгыларын такмагыз. Минем үз тормышым, ничек яшисен үзем хәл итәрмен…» – дип җавап язган.

Маладис, Рөстәм! Җавапны яза белгәнсең. Шулай да үзеңне нык сакла!

фото: социаль челтәрләрдән


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас