+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
15 гыйнвар 2023, 16:25

Вахтанг Кикабидзе вафат

Бүген танылган актер Вахтанг Кикабидзе вафат булган.

Вахтанг Кикабидзе вафат
Вахтанг Кикабидзе вафат

Бу хакта Грузия телевидениесенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Вахтанг Константинович Кикабидзе 1938 елның 19 июлендә Тбилисида туган. 1978 елда ул СССР Дәүләт премиясе лауреаты була. 1980 елда Кикабидзега Грузиянең халык артисты исеме бирелә.

2020 елдан - Грузия парламенты депутаты.

Карьерасында Кикабидзе совет һәм Грузия киноларында дистәләгән роль уйнады. Иң танылганнарның берсе -1977 елда экраннарга чыккан Георгий Данелиянең «Мимино» фильмында Валико Мизандари.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: