Ләлә Нурислам кызы Дүртөйле районында һәм республикабызда билгеле кеше. Ул “Хәзинә” хәйрия һәм милли программалар үзәге” республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. Нәкъ менә аның тәкъдиме, тырышлыгы белән республикада балалар һәм яшьләр өчен өч зур иҗади бәйгегә нигез салынды: “Мцыри”, “Тату илһам чишмәләре”, “Күңелем кылларын чыңлатып”. Бу иҗади чараларда катнашучыларның саны елдан-ел арта, хәзер инде алар “халыкара” дигән статуска ия. “Әлеге бәйгеләрне булдыру уе кайчан туды һәм Сез аны ничек чынбарлыкка әверелдердегез?” – дигән сорауга Ләлә ханым болай дип җавап бирде:
– Бу тормышта үз кыйбласын югалтмасын өчен яшьләребезгә үз халкының тарихын, каһарманнарын, язучыларын, шагыйрьләрен белергә, мәдәниятен, күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен ихтирам итәргә кирәк. Ә бүгенге гаджетлар заманында боларга игътибар күзгә күренеп кимеде. Әдәби, тирән эчтәлекле китаплар уку урынына балаларыбыз Интернет челтәрендә мәгънәсе сай, хәтта үсеп килүче аң өчен зыянлы видеолар карап утыра. Шул рәвешле буй җиткергән буыннан нинди бөек эшләр көтеп була?! Моңа минем йөрәгем бик әрни. Балалар һәм яшьләр өчен иҗади бәйгеләр булдыру уе да нәкъ менә чын ватанпәрвәрләр, җәмгыятебез өчен кирәкле шәхесләр тәрбияләүгә үз өлешемне кертү максатында туды. “Мцыри” — яшь шагыйрьләрнең Бөтенрусия бәйгесе ул. Аңа илебез башкаласы Мәскәүдә нигез салынган, ә менә Башкортстаныбызга бу иҗади көчләр бәйгесен алып кайту минем хезмәтем һәм тырышлыгым булу белән горурланып та куям.
Быел март аенда Дүртөйле районы үзәкләштерелгән китапханә челтәре мәдәни башлангычлар өлкәсендә Президент фонды конкурсы грантына ия булды. “Шигъри көч Z” дип аталучы грант проектын тормышка ашыру кысаларында безнең Дүртөйле шәһәр китапханәсендә “Яңа дулкын” дип исемләнгән шигъри мәктәп барлыкка китердек. Аңа шигърияткә гашыйк, иҗат белән мавыгучы яшьләр, үсмерләр тупланды. Биредә шуны да әйтик: безнең шигъри мәктәптә яшь каләм тибрәтүчеләр өчен билгеле язучылар, шагыйрьләр белән онытылмас очрашулар, осталык дәресләре, видеоконференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр еш оештырыла. Мәктәпнең төп максаты – үсмерләр һәм яшьләр күңелендә иҗатка кызыксыну уяту, яшь, сәләтле авторларга ярдәм күрсәтү, халкыбызның рухи мирасын саклау һәм баету. Мәктәбебезнең яшь иҗатчыларының иң-иң яхшы эшләре аерым җыентык булып дөнья күрде!
Ләлә Нурислам кызы авыр тормыш хәлендәге һәм сәламәтлеккә туймаучы балаларны, үсмерләрне иҗатка җәлеп итү өлкәсендә дә армый-талмый хезмәт сала. Бу минем җан таләбем, язмыш тарафыннан кыерсытылган балалар һәм үсмерләрнең тормышына ямь, гүзәллек кертергә омтылуымның һәм алар арасындагы сәләт ияләренә әдәбият, шигърият өлкәсенә юл ачарга ярдәм итәргә теләвемнең бер чагылышы, ди ул. Нәкъ менә шушы төркемгә караган балалар һәм үсмерләр өчен Ләлә Мөкминова башлангычы белән 2018 елда “Күңел кылларын чыңлатып” дигән иҗади бәйгегә нигез салынды. Аңарда респуб-ликабызның төрле төбәкләрендә яшәүче сәламәтлеккә туймаучы, социаль приютларда тәрбияләнүче балалар катнаша. Арытаба Ләлә ханым тагын бер күркәм иҗади бәйге авторы буларак чыгыш ясады: 2020 елда аның башлангычы белән “Тату илһам чишмәләре” дигән Халыкара әдәби нәфис сүз һәм фотосәнгать конкурсы старт алды. Ул инде 35 яшькә кадәр сәләт ияләренә тәгаенләнгән.
Бу кадәр киңкырлы эшчәнлек алып барыр өчен илһам, көч каян таба икән, дип ирексездән сокланып һәм гаҗәпләнеп тә куясың аңа карап.
Ләлә Нурислам кызы һөнәре буенча инженер-икътисадчы. Гомере буена “кара алтын” табу өлкәсендә хезмәт салган һәм беркайчан да шигърияттән, әдәбият-тан аерылмаган кеше.
– Мәктәптә укыган чагымнан ук шигырь язам. Иҗат җимешләрем әле дә район, республика басмаларында дөнья күреп тора. Үзем иҗат белән канатланып яшәгәнгә, шундый яшьләргә бик ярдәм итәсем килә. Ә эшчәнлегемә иң зур бәя – аларның ихлас рәхмәт сүзләре. Хезмәтемнең кемгәдер файдалы булуын белү күңелгә аңлата алмаслык канәгатьлек тойгысы бирә, арытаба эшләр өчен көч өсти, канат куя.
Балачак һәр кешенең киләчәген формалаштыруда зур роль уйный, ди психологлар. Язмам герое да бу гыйбарәне инкарь итми. Үз көченә ышанган, көчле рухлы, максатчан шәхес булып җитешүем белән әти-әниемә рәхмәтлемен, ди ул.
– Дүрт балалы гаиләдә мин өлкәне булдым. Әти-әнием өйләнешеп, мин дөньяга килгәндә, әти авыл хуҗалыгы институты студенты булган. Ырынбур өлкәсе, Мәләвез, Сибай, Бакалы районнары – төрле төбәкләрдә эшләргә туры килә яшь белгечкә. Без, гаилә әгъзалары, әлбәттә, аның белән күченеп йөрдек. “Утрак тормыш”ка күчүебез әтиемне Кушнаренконың ярма заводы җитәкчесе итеп билгеләгәч булды. Биредә мин мәктәп тәмамладым, арытаба нефть институтына укырга кердем.
Әтием үзенә һәм безгә карата бик таләпчән булды, кечкенәдән эшкә, үзаллылыкка өйрәтеп тәрбияләде. Әнием бик оста тегүче иде. Үскәндә өстебездә гел ул теккән матур, уңайлы кием булды. Безгә, дүрт баласына да, алар югары белем алырга ярдәм итте. Катлаулы тормыш юлларында кыйблабызны югалтмыйча, җәмгыятькә файдалы, кирәкле кешеләр булып җитешүебез, әлбәттә, әти-әниебезнең тырышлыгы, дөрес тәрбия нәтиҗәсе.
Һәр яклап сәләтле кыз, яхшы укуы белән беррәттән, институтның иҗтимагый тормышында кайный, халык биюләре ансамбленә йөри.
– Гүзәл Дүртөйле тарафлары белән язмышым дүртенче курс студенты булган чагымда бәйләнде, — ди әңгәмәдәшем. — Ул вакытта мин бирегә хезмәт практикасына кайттым. Булачак тормыш юлдашым Салаватны очраттым. Диплом алгач, гаилә кордык.
2017 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, Ләлә Нурислам кызы “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә намуслы хезмәт сала. Коллективта зур абруй казана. Гаиләсендә дә һәрчак үрнәкле була. Тормыш юлдашы белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр.
— Лаеклы ялга чыккач, тормышның яңа, тагын да кызыклырак, күркәмрәк чоры башлана икән, — ди ул. — Әйтүемчә, мин гомер буе әдәбиятка, шигърияткә тартылып яшәдем. Лаеклы ялда үземне иҗатка багышларга мөмкинлекләр киңәйде. Илебез башкаласында әдәби курсларда белем алдым, мәдрәсәдә укып чыктым. Әдәби курсларда күренекле язучылар, шагыйрьләр белән аралаштым һәм алар ярдәме белән туган республикамда яшь буын өчен иҗади бәйгеләр оештыра башладым.
Иҗади чараларның сценариен төзеп, иганәчеләрен дә, бүләкләү тантанасын бизәп чыгыш ясар артистларын да үзе таба Ләлә Нурислам кызы. Ә жюрига Башкортстан, Мәскәү язучыларын һәм шагыйрьләрен җәлеп итә. Аның тырышлыгы белән оештырылган чаралар һәрчак киң колачлылыгы, тирән эчтәлекле булуы белән аерылып тора. Моннан тыш, Ләлә Мөкминова күренекле педагог Фәүзия Казыйханова белән берлектә “Ютуб”та үз каналын булдырып, анда “Әхлак дәресләре” алып бара. Дүртөйле телевидениесендә дә бу актуаль темага тапшырулар төшерүдә актив катнаша.
– Яңа елны яңа багланышлар, өметләр белән каршылыйм, – ди әңгәмәдәшем. — Мин бит киләсе язда Русия Ислам институтының журналистика факультетын тәмамлыйм, киләчәктә үземне журналистика өлкәсендә дә сынап карыйсым килә.
“Йөрәк янар өчен кирәк” дип яшәүче, тормыш мәгънәсен изге гамәлләр кылуда күрүче Ләлә Нурислам кызына илһам канатлары талмавын, яңа башлангычларында уңышлар юлдаш булуын телибез!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Фото: М.Латыйпова