Фидус Әгъләм улы 1953 елның 4 гыйнварында Башкорт АССРының Дүртөйле районында туган. Әтисе – агроном, Бөек Ватан сугышы ветераны, әнисе – йорт хуҗабикәсе. Гаиләдә биш бала үсә. Яңа Солтанбәк авылында 1968 елда мәктәп тәмамлагач, 15 яшьлек егет Уфа авиация техникумына укырга керә.
Авиация техникумының Дуслык монументы янындагы тулай торагы. Ул чагында монда барысы да башкача була. Булачак инженер Фидус Ямалтдинов, мөгаен, берничә елдан үзе шәһәр башлыгы булыр да бу иске тегермән урынына аның башлангычы белән монда парк барлыкка килер дип башына да китермәгәндер...
– Дуслык монументына каршы тулай торакка урнаштырдылар. Анда аста иске тегермән калдыгы булып, шунда шәһәр малайлары безне “мөнәсәбәтләрне ачыкларга” чакыралар иде. Шуннан бирле башкаланың Посадский урамы минем өчен иң якыны булды. Узып киткәндә йөрәгемә җылы дулкын бәрелә, – дип хәтерли Фидус Әгъләм улы.
Техникум тәмамлаганнан соң 1974 елга кадәр Совет Армиясендә Ерак Көнчыгышта ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.
1974 елда Уфа моторлар төзү заводының торбаүткәргеч цехын көйләүче булып эшли. Югары белем алырга теләп, Уфа авиация институтына керә. 1980-81 елларда – Уфа агрегат җитештерү берләшмәсенең, ә 1981-83 елларда – эксперименталь цехның инженер-көйләүчесе, Уфа “Молния” агрегат конструкторлык бюросының өлкән мастеры булып хезмәт сала. Аннары өч ел КПССның Ленин район комитетының сәнәгать-транспорт бүлеген җитәкләүче инструктор булып эшли.
1986 елда Фидус Ямалтдинов Уфа шәһәре халык депутатларының Ленин район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1991-92 елларда Уфа шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы, 1992 елдан Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкара.
Фидус Ямалтдинов Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасында авыр кризис кичергән 90нчы елларда эшли. Дефолт, үзгәртеп кору, икътисади кризис һәркемгә кагылды. Башкала хакимиятенең төп бурычы – шәһәрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү, су һәм җылылык бирүне туктатмау иде. Бәхеткә, янәшәдә ышанычлы командасы була. Башка системаны төзү, яңача эшләү таләп ителә. Барысын да берьюлы эшләргә туры килә: социаль өлкә, төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү, шәһәр магистральләрен яңарту. Әлбәттә, төннәрен йокламыйча, теләсә кайсы вакытта оперативкалар җыярга, тәвәккәлләргә һәм эшләргә туры килә. Биш ел эчендә (1995-2000 елларда) миллионлы шәһәрнең барлык өлкәләрендә дә зур үзгәрешләр булды, бүгенге көндә дә нәтиҗәле эшләүче берничә эре проект гамәлгә ашырылды.
— Авыр чор иде. Икътисад таркала, предприятиеләр соңгы көченә тырмаша, киңкүләм кыскартулар бара, хезмәт хакы айлар буе түләнми. Шундый хәл-шартларда шәһәрнең эшчәнлеген тәэмин итү бик катлаулы иде. Кыш салкын, карлы, техника җитми иде. Җылылык һәм электр челтәрләрен, “Водоканал”ны, җәмәгать транспортын тергезү белән җитди шөгыльләндек, — дип искә ала Фидус Ямалтдинов. — Ясалма корылмаларны ремонтлау һәм карап-тоту буенча махсуслаштырылган идарә оештырдык, аның җитәкчесе Бохармәтов бер себерке һәм өч чиләктән эш башлады, ә хәзер бу җитди предприятие меңнәрчә километр асфальт өслекне, күперләр, юлүткәргечләр, аэропортны хезмәтләндерә.
Безнең шәһәр калкулыкларда утыра, шуның өчен юлларны карап-тоту проблемалары бар, ә ул вакытта яңгыр сулары ага торган җайланмалар тугыз гына иде. Һәм барыбер авыр икътисади хәл һәм дефицит шартларында без аның нормаль эшләвен тәэмин иттек. Моңа ничек ирешелүе хәзер үземә дә кызык. Бәлки, өстенлекне башкалада тәртип урнаштыруга бирүдәндер.
Шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасында эшли башлау белән үк ул матбугат конференциясе үткәрә, аннары “Мэр сәгатьләре” оештырыла.
— Шимбә көннәрендә Үзәк базарга “халык арасына” чыктык. Кешеләр эшләр торышына ачулана башлагач, Президент, миңа бармагы белән төртеп күрсәтеп: “Аңардан сорагыз!” – ди иде. Ленин районы башкарма комитеты рәисе булып эшләгәндә ай саен халык белән очрашу үткәрә идек. Шундый кискен сораулар бирәләр ки, ул очрашулардан хәтта тирләп-пешеп чыга идем. Һәр пәнҗешәмбе миңа “Мэр сәгате” тапшыруында сорау бирә алалар иде. Шулай да монда билгеле бер багаж булырга, аудиторияне тоярга кирәк. Элек кешеләр белән аралашу кыен, ләкин ниндидер мәгънәдә гадирәк иде, чөнки барысы да бертөрле шартларда иде. Ә хәзер җәмгыятьтә аерымлану барлыкка килде. Һәм еш кына кеше бөтен бәлаләрдә властьны гаепли, — ди Фидус Ямалтдинов.
Башкалада торак төзелеше бара, илдә беренче махсус ипотека агентлыгы оештырыла һәм шул ысул белән Уфаның Сипайлово бистәсендә ике яңа торак йорт рәсмиләштерелә. Сугыш ветераннарына, аз керемлеләргә фатирлар бүлү мөмкинлеге табыла.
Элекке Уфа шәһәре хакимияте башлыгының горурланырлык казанышлары күп.
— Үзәктәге Ленин урамы тирәсендә элекке заманнан бирле үк зур авыл җәелеп яткан. Кыйшайган йортлар, алар янында әбиләр кәҗә көтә иде. Минем бу урында шәһәр нинди булырга тиешлеген күрсәтү өчен үрнәк почмак булдыру теләге барлыкка килде. Соры йортлар сафка тезелгән Октябрь проспекты да бик матур түгел иде. Без аларны салават күперенең бөтен төсләренә буядык. Предприятиеләрне ниндидер мәйданнарны төзекләндерү өчен җаваплы итеп билгеләдек. Башкаланың 425 еллыгын бәйрәм итү идеясе барысын да берләштерде. Шәһәр ике ел эчендә танымаслык булып үзгәрде, — дип искә ала Фидус Әгъләм улы. – “Җиңү” кинотеатры, Октябрь проспектындагы биек йортлар, “Президент-отель”, “Башкортстан” кунакханәсе, Сипайлово бистәсендә актив төзелеш – боларның барысын да безнең команда хисабына язарга мөмкин. Бюджетны төзелеш өчен тулыландыру ысуллары төрле иде. Милекнең яңа формалары барлыкка килде, предприятиеләр акционерлашты. Бергә җыелдык һәм кем нәрсә белән ярдәм итә ала – бергәләп хәл иттек. Ә ул вакытта төзү генә түгел, булганны саклап калу да мөһим иде. Мин хәтерлим: инспекция белән “Дәүләт циркы”на килгәч һәм подвалга төшкәч, билдән тузанга баттым. Бинаны, түбәсен дә, эчке бүлмәләрен дә 27 ел ремонтламаганнар. Һәм ул вакытта гомум тырышлык белән капиталь ремонт ясалды.
Коммуналь хуҗалык идарәсе начальнигы булып эшләгәндә, бездә күпер төзүче белемле Суворов фамилияле уникаль белгеч бар иде. Аңардан берничә амбицияле проект эшләүне сорадык. Ул вакытта идарә аша барлык финанслар диярлек уза иде. Бу безгә берничә проектны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде, шул исәптән – Салават Юлаев проспектын. Без аны “Төньяктан көньякка таба тизйөрешле юл” дип атадык. Бүген кемдер, аны дөрес эшләмәделәр дип тәнкыйтьләргә тырыша, тик без юлның автотранспорт агымы йөкләнешен сизелерлек киметкәнен беләбез.
Урап уза торган Затон трассасы күпкә иртәрәк барлыкка килде. Ул вакытта “Юл фонды” төшенчәсе бар иде, әмма торак пунктлар эчендә ул кулланылмаган. Уфа өчен бик күп эшләгән төзелеш буенча вице-премьер Усмановка рәхмәт. Мин аны, Юл фондын башкалага юнәлтергә кирәк, дип ышандыра алдым. 1983 елда, партиянең Ленин райкомына килгәч, башта бу трассаны җәяү үттем. Юлны төзедек. Хәзер инде башкаланы аңардан башка күз алдына да китереп булмый. Менә шундый зур проектлар шәһәргә бер ел гына түгел, ә дистәләрчә ел хезмәт итә.
Катлаулы чорларга карамастан, 1999 елда Фидус Ямалтдинов Уфада беренче шәһәр телевидениесен төзү турында карар кабул иткән. “Вся Уфа” телекомпаниясе – бүген дә беренче шәһәр телеканалы.
Күп нәрсәләрне Фидус Әгъләм улы беренче булып эшләде – алыштырды, булдырды, яңа юллар төзеде. Хәзер дә ул шәһәр киләчәге өчен янып яши.
2000 елда Фидус Ямалтдинов Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары итеп тәгаенләнә. 2003 елдан – Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры. 2010-12 елларда – Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары. 2012 елның октябреннән Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары булып эшләде.
Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт һәркемгә ярдәмгә килергә әзер булган шәхесләр зур хөрмәткә лаек. Республиканың һәм Уфаның үсешенә зур өлеш керткән Башкортстанның атказанган төзүчесе, Русия Хезмәт министрлыгының мактаулы хезмәткәре Фидус Ямалтдинов Дуслык һәм Салават Юлаев орденнары, “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” һәм “Хезмәт батырлыгы өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Былтыр Республика белән идарә итү үзәге һәм БСТ телеканалының “Горурланырга сәбәп” уртак проекты элекке мэр, шәһәр Советы рәисе Фидус Ямалтдинов турында сөйләде.
...Уфа – аның хезмәт эшчәнлеге үткән шәһәр, балалары һәм оныкларының туган йорты. Фидус Әгъләм улы шәһәрнең беренче урамы Посадскаяда, Октябрь революциясе урамында, Кәрвансарай янында, Аксаков, Матросов исемендәге паркларда йөрергә ярата. Ул әле һаман да башкала буйлап тыныч кына йөрергә өйрәнмәгән, һәрвакыт эш мизгелләре искә төшә, чөнки Уфа – аның язмышы да, булмышы да.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.