Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
"Бу яхшы билге, ул хәзер аның организмының үзе эшли алуы турында сөйли", — дигән аңа чыганагы.
Исегезгә төшерәбез, Костомаровның хастаханәгә салынуы турында 10 гыйнвар көнне билгеле булды. Ул пневмония белән реанимациягә эләккән һәм үпкәләрне ясалма вентиляциядә булган, ә аның хәле бик авыр, дип бәяләнгән.
Костомаров - ике тапкыр дөнья чемпионы һәм Татьяна Навка белән дуэтта фигуралы шуу буенча өч тапкыр Европа чемпионы, Олимпия чемпионы. Ул шулай ук Гран-при финалында өч тапкыр җиңүче һәм өч тапкыр Русия чемпионы.
Карьерасын тәмамлаганнан соң, Костомаров популяр «Ледниковый период» телевизион тамашасында даими катнаша.
Фото: legion-media.ru