-16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Шәхес
25 гыйнвар , 07:50

Рөстәмнең чираттагы җиңүе

социаль челтәрләр
Фото:социаль челтәрләр

Рөстәм Нәбиев Аргентинада Аконкагуа (6961 м) биеклеген яулады!

"22 гыйнварда 20:36 сәгатьтә мин, Рөстәм Нәбиев, кулларда гына Көньяк Американың иң югары ноктасына күтәрелдем. 3нче лагерьдан биеклекне соңгы штурмлау һәм кире төшү 25 сәгать дәвам итте. 25 сәгать йокысыз, ашамыйча, үз максатыңа таба, артка борылып карамыйча да. Барыгызга да ярдәмегез өчен рәхмәт! Без моны эшләдек! Бу адымымның да җиңү белән тәмамлануына мин бик шат.

Калганын соңыннан сөйләрмен. Әле мин бөтенләй хәлсезмен, эчтә бушлык. Аңлашылмаган халәт, елыйсы, бөтен хис-тойгыларны чыгарасы килә. Сез моның никадәр авыр булганын белмисез. Авыр - бу сүз генә, сүз белән әйтеп аңлата алмаслык авыр", - дип язган Рөстәм социаль челтәрләрдә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в