+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
26 гыйнвар 2023, 07:15

Эльмира Сөләйманованың вафатына 40 көн

Аның якын дусты Нияз Җәләлов мәрхүмәнең каберендә булган, әнисе белән очрашкан.

Эльмира Сөләйманованың вафатына 40 көн
Эльмира Сөләйманованың вафатына 40 көн

"Эльмираның алып баручысы Наил белән бергә бардык. Эльмираның әнисе янына да кердек. Елый инде. “Сезне күргәч, Эльмирам кайткан кебек булды”, - диде. Кырыгын әнисенең өендә уздыралар”, - дигән ул.

Аннары хатирәләре белән уртаклашкан.   "Үләренә ике-өч атна кала ватсап аша языштык. “Синең җырлар дәртле, халыкны кыздыра”, – дип миннән биш җыр сатып алды. Берсен концертта җырлап өлгерде, калганнарын яздырып кына калды. Эльмираның киткәнен алып баручысы Наил шалтыратып әйтте. Ваннадан чыккан гына идем. Башта ышанмадым. Баскан килеш кенә чәй эчтем дә, Чаллыга кузгалдык. Наил юлда барганда: “Кичә кич белән видеоэлемтә аша сөйләштек, баласының бүлмәсенә обой ябыштыра иде”, – диде. Йөрәге туктаган.

Башта шул ук көнне җирлиләр диделәр, барып җитсәк ярар иде дип борчылдым. Юлда барганда, иртәгә җирлиләр, дигән хәбәр килде. Кире борылмадык инде, туры моргка кайттык. Хушлашуга аның яраткан чәчәкләре – ак розаларны алып бардык", - дигән Нияз Җәләлов.

Фото:  социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: