

Ул бу хакта язма урнаштырган. Улы Азамат белән үзенең фотоосын куйган.
Фидан Гафаров әлеге БАДның организмга ни дәрәҗәдә файдалы булуын әйткән һәм аны алу өчен Алинә Гафарованың контактларын язып калдырган. Соңгысы аның киленедер, дип фаразлаган күпләр. Фидан абый аның челтәрле бизнесын алга сөрергә ярдәм итә, янәсе.
Шундый дәрәҗәле артистның БАД рекламалап утыруы күпчелек тыңлаучыларны гаҗәпкә салган.
«Фидан агай, сезне сәхнәгә чыгарсалар, сез үзегез дару кебек халыкка. Без бит Фидан агайны матур тавышы, җырлары өчен хөрмәт итәбез, яратабыз. Рекламада күргәч, әллә ничек, сәер…» - дип язган берсе. «Әйе шул, дәрәҗәгезне төшермәгез, Фидан агай», - дип кушылганнар башкалар да.
Артистка кушылып китеп, әлеге товарны мактаучылар да, киресенчә бетереп ташлаучылар да бар.
«Фидан, сез - яраткан җырчыбыз. Халык җырчысы булып калырсыз да. Балаларыгызның провокацияләренә бирешмәгез, үзләренчә яшәсеннәр. Сөйгәнегез күкләрдә, моңа сөенмәс. Сәламәтлек сезгә һәм якыннарыгызга», - дигән комментарийлар да бар.
"Оят", дигән берсе "Нигә оят булырга тиеш, эчеп исереп төшмәгән бит", - дигән икенчесе. "Фидан абыйның дәрәҗәсен реклама гына төшерми", -дигән өченчесе. Ә сез ничек уйлыйсыз?