+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Шәхес
3 февраль 2023, 06:35

Хуш, аксакал журналист!

Элекке хезмәттәшебез, танылган журналист Ралиф Йосыповның мәрхүм булуы турында кайгылы хәбәр алдык. Ралиф Мәхмүт улы гомеренең 30 елдан артыгын матбугатка хезмәт итүгә багышлаган шәхес иде.

Хуш, аксакал журналист!Хуш, аксакал журналист!
Хуш, аксакал журналист!

Ралиф Йосыпов 1941 елда Татарстанның Әлмәт районы Елхово авылында туган. 1958 елда, урта мәктәпне тәмамла­ганнан соң, Азнакай, Әлмәт шә­һәрләрендә дүрт ел нефть яткылыкларын үзләштерүдә катнаша.Шушы елларда булачак каләм остасының вакытлы матбугатта хәбәрләре, хезмәт­тәшләре турында очерклары еш басыла.

1962-67 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый. Студент елларында яшь журналист ике тапкыр “Кызыл таң” гәзите редакциясендә практика үтә. Яшь каләм иясен “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Таһир Ахун­җанов эшкә чакыра. Һәм 1967 елдан башлап Ралиф Йосыповның тормышы — Башкортстан, ә иҗаты респуб­ликаның татар телендә нәшер ителүче төп бас­ма­сы белән бәйлә­нә.

Ралиф Мәхмүт улының ре­дакциядәге эшчәнлеге әдә­би хезмәткәр вазыйфасыннан башлана. Яңалыклар, авыл ху­җалыгы, партия тормышы, хатлар бүлекләрен җитәкли. Баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын зур җаваплылык белән башкара.

Ралиф Йосыпов журналистлык эшчәнлегендә авыл хуҗалыгы тормышын, аның икътисадын тирән анализлап яктыртучы, талантлы публицист буларак танылды.

Төрле елларда гәзиттә басылган язмалары өчен ул өч тапкыр “Кызыл таң”ның еллык бүләгенә лаек булды. Матбугат өлкәсендәге намуслы хез­мәте өчен аңа “Башкорт­стан­ның атказанган мәдәният хез­мәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Ралиф Йосыпов шулай ук, төрле елларда эшләп киткән “Өмет” республика яшьләр гә­зите һәм “Панорама Башкортостана” журналларында да үзен талантлы журналист итеп күрсәтте.
Ралиф Мәхмүт улы “Кызыл таң” гәзитендә эшләү чорында үзен гадел, төпле фикерле журналист итеп күр­сәтте. Аны ярдәм­челлеге һәм игътибарлы булганы өчен хез­мәттәш­ләре хөрмәт итте. Ул яшь журналистларга карата игътибарлы булды. Әлеге вакытта да республиканың төрле матбугат басмаларында хезмәт салучы каләм ияләренең байтагы Ралиф Мәхмүт улын үз­лә­ренең остазы дип кабул итә.

Әлеге кайгылы көннәрдә “Кызыл таң” гәзите коллективы мәрхүм хезмәттәшебезнең гаиләсенең, туганнарының кайгысын ихлас уртаклаша һәм сабырлык тели.

Хуш, өлкән каләмдәшебез, урының оҗмахның түрендә булсын! Синең турындагы якты истәлек күңелләребездә озак сакланыр.

“Кызыл таң” гәзите коллективы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас