

Гәзит-журнал редакцияләрендә секретариатны, хәрби телгә күчереп, “штаб” дип атау гадәте бар. Ә инде “штаб” эшендә төп звено булган гәзитне версткалау бүлеген “кайнар цех” дип атыйлар. Гасырларга сузылган тарихы булган матбугат даирәсендә редакцияләр эшендәге әлеге төп структураларга бу атамалар очраклы гына тагылмагандыр, шәт. Ни өчен дигәндә, беренчесендә басманың эш планы, ягъни аның эчтәлеге формалаштырылып, шул план буенча журналистлар әзерләгән материаллар тупланып, шулардан һәр яңа сан эшләнсә, версткалау бүлегендә исә әлеге материаллар, баш мөхәррир урынбасарлары тарафыннан мөхәррирләнеп, төзәтелгәннән соң, әзер продукция — типографиядә бастыруга җибәрелүче гәзит-журнал битләре рәвешен ала. Ә инде бу эшләрнең ни дәрәҗәдә “кызу” шартларда баруын матбугаттан ерак торган кешеләр дә аңлый торгандыр. Бер яклап көн кадагында булган хәл-вакыйгаларны яңа санга урнаштырып бетү таләп ителсә, икенче яктан, мотлак, җитәкчелек билгеләгән графикка да сыешырга кирәк, юкса, иртәгә таң белән абунәчеләр кулында булырга тиешле гәзит вакытында адресатка барып җитмәскә мөмкин. Ә бу инде дәүләт заказын вакытында үтәмәү, абунәчеләр алдындагы бурычны тиешле дәрәҗәдә башкармау дигән сүз.
Хәер, соңгы елларда почта гаебе, башка сәбәпләр белән, аерым очракларда һәм аерым район-авылларда гәзитләрнең бер атнага кадәр соңлап килү очраклары булса да, “Кызыл таң”ның 105 еллык тарихында редакция гаебе белән бер генә тапкыр да гәзитне соңлатуга юл куелмаган. Чөнки бездә, эш никадәр генә катлаулы һәм җаваплы булуга карамастан, йөкләтелгән бурычларны танктай сөреп баручы һәм мотлак ахыргы нәтиҗәгә җиткерүче үз һөнәренең осталары булган хезмәт батырлары эшли. Алар арасыннан компьютерда версткалау инженеры, бүген үзенең 55 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләүче Гөлчәчәк Ирек кызы Миңнебаеваның әлеге вазыйфада хезмәт стажы утыз елдан артып китә. Һәм шушы вакыт эчендә “Кызыл таң”ның “кызу” цехында төрле елларда, төрле дәверләрдә эшләп, бик күп ут-суларны кичеп чыныккан хезмәттәшебез, чын мәгънәсендә үзен эше белән дә, рухы белән дә, холык-фигыле белән дә гәзитебезнең алгы сафларында әйдәп баручы “танкы” итеп танытты. Алгы сафында диюем очраклы гына түгел. Әлеге вазыйфага эшкә килгәннән бирле, тәүге елларда чиратлашып, соңгы сигез елда исә берүзе, гәзитнең тәүге битләрен нәкъ ул версткалый. Ягъни бу очракта ул күпмедер дәрәҗәдә гәзитнең йөзен билгели дисәк тә арттыру булмастыр. Чөнки Гөлчәчәк Миңнебаева ничек версткалый — гәзитнең яңа саны шулай басылуга китә.
Монысы бер булса, һәр гәзитнең тәүге битләрендә төп рәсми материаллар урын алуын исәпкә алганда, Гөлчәчәк Ирек кызы иңнәренә никадәр җаваплылык салынуын да күзаллау авыр түгелдер. Һәрхәлдә гәзитебез тарихында бер хәрефтә, бер сүздә хата җибәрелеп, бик күп кешеләрнең башлары Себер киткән вакытлар да булган. Шөкер, әлегә кадәр үз эшен гаять зур җаваплылык, төгәллек белән башкаручы Гөлчәчәк Миңнебаева, рәхмәт, безнең башларны андый аянычлы язмыштан лаеклы рәвештә яклап һәм саклап килә. Алга таба да шулай булсын!
Ә җаваплылык һәм хата җибәрү ихтималлыгы чыннан да зур ул башкарган эштә. Әйтик, гәзитне төсле басмага күчергән елларда эш төнге уникеләргә кадәр сузылган вакытлар да бар иде. Яисә Башкортстанга илнең беренче җитәкчеләре килгән вакытта да алар катнашлыгында көн дәвамында булган барлык вакыйгаларны иртән дөнья күрәсе санга урнаштырып бетерү дә гадәти эш рәвеше. Иртә таңнан ярты төнгә кадәр компьютерга текәлеп утырган кеше бер генә өтер-ноктаны да, детальне дә күздән ычкындырмас өчен никадәр игътибарлы һәм җаваплы, барысын да вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгарлык чыдам булырга тиеш! Хөрмәтле хезмәттәшебез Гөлчәчәк Миңнебаева нәкъ әнә шундый кеше дә инде!
1968 елда Миякә районының Чытырбаш авылында дөньяга килгән Гөлчәчәк Ирек кызының, гомумән, бөтен гомере матбугат белән бәйле дисәк тә хата булмастыр. Миякәдәге 2нче урта мәктәпне, аннан соң Уфа полиграфия училищесын тәмамлау белән ул “Башкортостан” нәшриятының хәреф җыю цехына, “Советская Башкирия” гәзите материалларын җыюга тәгаенләнгән линотипка эшкә билгеләнә. 1993 елда гәзит бастыру эше компьютерлаштырылгач, “Кызыл таң” гәзитенә эшкә чакырыла. Тәүдә хәреф җыючы оператор була, 2001 елдан бүгенге көнгәчә гәзитне компьютерда версткалау инженеры булып эшли. Шушы вакыт эчендә һәрдаим һөнәри осталыгын арттыру өстендә эшләүче тынгысыз хезмәттәшебез читтән торып Самарадагы полиграфистлар техникумын тәмамларга да өлгерде.
Ә бит бу еллар көчле рухлы Гөлчәчәк Миңнебаеваның шәхси тормышында да гадәти, тыныч кына булмады. “Кызу” цехта эшнең никадәр генә кызу булуына карамастан, тәүдә авыр чиргә тарыган әниләре Вәсимә апага туганнары Минзәлә һәм Илдус белән бергә тиешле тәрбия кылып, карап, мөмкин булганча дәвалап, үзләренең йөрәгеннән өзеп диярлек гомерен озайтырга тырыштылар. Сәгать суккач, шулай ук тәрбияләп, хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Сөекле тормыш иптәше вафатыннан соң әтиләре Ирек ага да биреште һәм берничә елдан урын өстенә калды. Бу очракта да туганнар бердәм рәвештә аңа тиешле тәрбия кылдылар. Гөлчәчәк ханым газиз кешесен үз гаиләсе янына алып килеп, биш ел дәвамында урын өстендәге әтисен карады. Билгеле, аның ничек өзгәләнүләре дә, газиз кешесенең гомерен озайту хакына мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышуы да барыбызның күз алдында булды. Бу җәһәттән, әти-әни кадере турында сүз алып барганда менә кемнән үрнәк алырга, кемгә йөз тотарга кирәк безнең барыбызга да! Һәрхәлдә, иманым камил, Гөлчәчәк Миңнебаева кебек кешеләр күбрәк булганда иң авыр чиргә тарыган ата-аналар да соңгы йортына күңел тынычлыгында, бәхиллеген биреп күчәчәк, картлар йорты төшенчәсе исә бөтенләй онытылачак! Шушы урында, әлбәттә, гомеренең бик күп елларын хокук саклау органнарында эшкә багышлаган, әлеге вакытта торак-коммуналь хуҗалык системасында хезмәт салучы ире Фирдәвес Әхияр улының да гаять олы җанлы кеше, хәстәрлекле гаилә башлыгы булуын билгеләргә кирәк. Күптән түгел сатып алган яңа фатирларында аларга алдагы көннәрдә дә туганнар, дуслар, якыннар белән тыгыз аралашып, бәхетле гомер кичерергә, тигез картаерга язсын дип кенә телисе килә.
Гөлчәчәк Миңнебаеваның “Кызыл таң” гәзитендәге өч дистә еллык фидакарь эшчәнлеге дәүләт тарафыннан да югары бәяләнде. Төрле елларда ул Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының, Русиянең Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгының бүләкләре белән билгеләнде. Һәм, иманым камил, бүген дә гәзит эшен алга сөреп алып барган “Кызыл таң”ның верскалау остасының хезмәтләре, һичшиксез, тагы да югарырак бүләкләр белән дә билгеләнер дигән теләктә калыйк! Юбилеегыз мөбарәк булсын, Гөлчәчәк ханым!
Илдар Фазлетдинов.
“Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре.