

Үзенең сәламләү сүзендә Иван Чудов: “Бүген без гомеренең 10 елын университетыбыз ректоры вазыйфасын биләүгә багышлаган, фәнгә һәм гомумән, университет үсешенә зур өлеш керткән Назыйф Раян улын искә алабыз. Ул фәнни һәм педагогик эшчәнлекнең барлык этапларын – аспирант, ассистент, доцент, кафедра мөдире, фән буенча проректордан алып вуз ректорына кадәр юл үтте”, дип белдерде.
Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Уфа дәүләт фәнни техник университеты вице-президенты Рамил Бәхтизин әтисе турындагы якты хатирәләре белән бүлеште. Максатчан кеше буларак, авыр вакытларга карамастан, ул гаиләсенә зур игътибар юнәлткән, киңәшләре белән ярдәм иткән.
– Башкортстан авыл хуҗалыгы институты белән мин балачактан таныш. Ул минем туган йортыма әверелде, дисәм һич арттыру булмас, мин әле дә күп кенә хезмәттәшләрем белән дустанә мөнәсәбәттә. Әтинең вафатына 15 елдан артык вакыт үтүгә карамастан, аның турында истәлек яшәве мине шатландыра. Укучылары һәм хезмәттәшләре белән аны чыннан да җылы мөнәсәбәтләр бәйли иде, шуңа күрә алар аңа аеруча хөрмәт белән карады. Ата-бабалар турында хәтер – кирәкле әйбер, ул тормышта үз урыныңны аңларга һәм киләчәккә юнәлеш билгеләргә ярдәм итә, – диде Рамил Бәхтизин.
Ул студентларга кыю булырга, тырышлык күрсәтергә кушты, югары уку йорты җитәкчелегенә һәм коллективына әтисе турында истәлекле чаралар үткәрүдәге ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Агротехнологияләр һәм урман хуҗалыгы факультеты деканы, профессор Илгиз Асылбаев, хезмәттәшләре һәм укучылары белән Назыйф Раян улының 400дән артык фәнни хезмәт һәм аграр җитештерү белән бәйле 25 фәнни тәкъдим бастырып чыгаруын, 18 фән кандидаты әзерләвен әйтте. Аның “Көзге арыш” һәм “Көзге бодай” монографияләре бүген дә уңышлы файдаланыла. Чара, шулай ук, яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан да үткәрелде, чөнки олылар тәҗрибәсе хезмәткә өйрәтүдә һәм агроном һөнәренә мәхәббәт тәрбияләүдә үрнәк булып тора.
“Түгәрәк өстәл”дә Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенең Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әнвәр Шакирҗанов институт директоры Назыйф Бәхтизинның актив ярдәме белән республика кырларында гына түгел, илнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә киң таралу алган югары продуктив авыл хуҗалыгы культуралары сортларының барлыкка килүен искә төшерде. 1986 елда институт коллективы илнең фәнни учреждениеләре арасында социалистик ярышта җиңү яулый һәм КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә. “Ул талантлы җитәкче, фәнни хезмәткәр һәм киң күңелле кеше иде. Аның турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр”, – диде Әнвәр Хафиз улы.
Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры Рәзит Нурлыгаянов – аның укучысы гына түгел, якташы да. Бүгенге очрашуда ул аграр галимнең ашлык җитештерү технологиясен өйрәнүе турында сөйләде. Ул галимнең югары белемле һәм зыялы кеше булуын сызык өстенә алды. Рәзит Нурлыгаянов, студентларга мөрәҗәгать итеп: “Фән һәм практиканың бергә атлавы зарур. Фән үсәргә тиеш, безнең университетта белем һәм практик күнекмәләр алуда сезнең мөмкинлекләр зур. Сез, яшьләр – Русиянең таянычы, өлкән буын тәҗрибәсен онытмагыз”, – диде.
Озак еллар Илеш районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фаил Гаскәров Назыйф Раян улын балачактан белә, институт ректоры булганда, әти-әнисе йортына кайткач, ул авыл халкы белән очраша торган була. Назыйф Раян улы район басуларында авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруда үсемлекчелек тармагын өйрәнүче галим, Башкортстан авыл хуҗалыгы институты ректоры һәм Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры буларак зур роль уйнады. Хаклы ялда булганда да Назыйф Раян улы агрономия конференцияләрендә һәм семинарларда чыгыш ясады, басуларга чыгып, җитәкчеләргә һәм белгечләргә кыйммәтле киңәшләрен бирде.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучыларга университет ветераны, фән кандидаты, озак еллар факультет деканы булып эшләгән, үсемлекчелек кафедрасы профессоры Марат Уразлинның чыгышын тыңлау да бик кызыклы булды. Ул галимнең институтта фәнни, педагогик эшне һәм фәнни мәктәпне оештыруы турында сөйләде.
Назыйф Раян улының фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләре турында аспирантлар Роза Каюмова һәм Айгиз Яһүдин сөйләделәр.
Чыннан да, профессор Назыйф Бәхтизинның тормышы вакыйгаларга һәм иҗади эшләргә бай булды. Беренче тапкыр институт ректоры белән мин, агрономия факультетының беренче курсын тәмамлагач, 1969 елда очраштым. Икенче курста үсемлекчелек кафедрасының Назыйф Раян улы җитәкчелек иткән “Үсемлекчелек” фәнни түгәрәгенә язылдым. Ул студентларның фәнни түгәрәге утырышларына килергә вакыт таба иде һәм миңа уҗымны тикшерү темасын бирде. Ул, ректор һәм кафедра мөдире буларак, студентлар һәм аспирантларның фәнни эше үтәлешенә бик игътибарлы булды. Миңа студент өчен Назыйф Раян улы имзасы куелган “Уҗым” монографиясен алу зур бүләк булды. Медаль алган кебек булдым һәм чыннан да, монография илнең агроном галимнәре арасында зур казаныш яулады.
Ректор булып эшләгән чорда Назыйф Раян улы институтның укытучы кадрлар белән тулылануына күп көч салды. Моның өчен аспирантура ачылды, диссертацияләр яклау оештырылды, бу 60тан артык фән кандидатын әзерләргә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, фәнни тикшеренүләрне үстерүгә зур игътибар бирелде. Ул уҗым һәм туфрак уңдырышлылыгы проблемалары буенча фәнни-тикшеренү лабораторияләре оештырды. Аларда үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм аларны гамәлгә кертү республикада басу культураларының уңдырышлылыгын арттыруда зур этәргеч булды. Аның җитәкчелегендә фән һәм җитештерүнең үзара бәйләнеше ныгыды. Ул үзе институт хезмәткәрләре белән бергә консультация ярдәме күрсәтү өчен даими рәвештә хуҗалыкларга чыгып, белгечләр һәм җитәкчеләрнең белемен камилләштерүдә катнашты, республиканың вакытлы матбугат битләрендә даими рәвештә авыл хуҗалыгы белгечләренә киңәшләр бирде. Һичшиксез, ректор буларак, ул институтның матди базасын ныгытуга зур өлеш кертте, студентлар өчен тулай тораклар, ашханә төзелде, тәҗрибә басуы һәм укыту лабораторияләре өчен техника сатып алынды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, университет китапханәсе фондына Назыйф Раян улы илнең һәм дөньяның танылган галимнәренең кыйммәтле басмалары тупланган шәхси фәнни китапханәсен тапшырды.
Биш ел саен Башкорт дәүләт аграр университетында ун елдан артык институт белән җитәкчелек иткән һәм республикабызның авыл хуҗалыгы фәнен, югары белемен һәм үсемлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керткән ректор Назыйф Бәхтизин истәлегенә чаралар үткәрелә. Аның вакыйгаларга бай һәм иҗади тормышы яшь галимнәргә үрнәк булып тора.
Рафаэль Исмәгыйлов,
Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, үсемлекчелек, үсемлекләр селекциясе һәм биотехнологияләр кафедрасы профессоры.