Аның кайбер фикерләрен "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе Чулпан Гарифуллина җыйган.
“Иртән торып, күземне ача алганмын икән, димәк, хәлләр әйбәт. Шушы якты дөньяны күргән, аякка баса, үз кулым белән ризык каба алганмын икән, димәк, хәлләр әйбәт. Ашарыма – ризыгым, киенергә киемем бар икән, димәк, хәлләр әйбәт. Зарланырга да, зарланганнарны да яратмыйм. Нинди генә авыр вакыт булса да, нинди генә сынауларга дучар булсам да, шөкер, дим, елмаям”
“Балаларга хәзер мәхәббәт, ярату, аралашу җитми. Барыбыз да эш дип чаба! Сүз дә юк, анысы да кирәк. Тик бала бит моңа гаепле түгел”
“Күп кенә җырчыларның хатасы нәрсәдә? Иң элек алар үзләренең сәләтен үстерү юнәлешендә эшләми, камилләштерми. Шулай ук репертуар туплый белмиләр. Хәзер тиз генә җыр сатып алам да, башкарам да, мин – артист, дигән фикердә алар. Килделе-киттеле җыры белән таныла ул. Әмма концерт куя алмый, чөнки җыры – буш”
“Безнең әни белән хатын арасында беркайчан да бәхәс булмады. Мин өйләнгәч тә шундый шарт куйдым. Икәү дус булыгыз, мине кыстырмагыз, дидем. Акча мәсьәләсендә дә синеке-минеке дип бүлгәләү юк. Хатын, үзенә кирәксә, сорап ала. Кайчагында ачу да килә әле, ник сорыйсың, дим. «Бу бит син эшләп тапкан акча, матурым», – ди. Хөрмәте бар. Менә шундый гамәлләре өчен генә дә яраттыра ул мине! Резедага көн саен гашыйк булам”
“Башыма суккан һәр кешегә рәхмәтле. Шулар аркасында күтәреләм, шулар аркасында ир-ат, ватанпәрвәр булып калам! Бәлки, бу минем кирелек, горурлыктыр да. Әмма әтиебез шулай өйрәтте. «Кешегә беркайчан да үзең башлап сукма, сүз әйтмә. Сиңа суксалар, авызын ват», – ди иде”.
“Барыбыз да матур сөйләшик! Тәмле телгә бер нәрсә дә җитми”
"Дуслык урамга урам каршы сугышканда, бер-беребезне яклаганда сыналгандыр ул. Балачак дусларым белән бүген дә аралашам, бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Сыналган, әмма сынмаган дуслык бит ул!”
Фото: социаль челтәрләр