

13 февральдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә “Его величество бас” концертында булды. Чара Фёдор Шаляпинның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү елының рәсми ачылышына багышланган иде.
Башкортстан Башлыгы рәсми рәвештә республикада Фёдор Шаляпин елын ачты. Аның кысаларында җырчы истәлегенә багышланган чаралар узачак.
– Федор Иванович Шаляпин - уникаль язмышлы, талантлы башкаручы. Ул гади крестьян гаиләсеннән, Уфага бик яшь малай булып кайта. Без, Башкортстанда яшәүчеләр, урыс басының иҗади юлын нәкъ менә биредә, безнең искиткеч шәһәрдә башлавы белән горурланабыз. Без Уфада бөек җырчы турындагы истәлекне саклап калу өчен барысын да эшлибез. Театр каршында Федор Шаляпинга һәйкәл куелган, аның исемен сәнгать институтының концерт залы йөртә. Тиздән уникаль экспонатлар булган музыка музее ишекләрен ачачак, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru