

Мортаза Рәхимовның исеме белән Уфадагы 3нче республика башкорт гимназия-интернаты һәм Морак авылындагы башкорт гимназиясе аталачак.
Уфада шулай ук Башкортстанның беренче Президентына һәйкәл куелачак һәм ул яшәгән йортта мемориаль тактаташ пәйда булачак, ә аның туган авылы Күгәрчен районы Тәвәкән авылында - музей.
Моннан тыш, республика Хөкүмәте - мәгариф учреждениеләренең берсенә, ә Уфа шәһәре хакимияте - башкаланың үзәк урамнарының берсенә Мортаза Рәхимов исемен бирү буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш.
Республиканың Милли музеенда республиканың беренче Президенты эшчәнлеге турында материаллар фонды җыелачак. Шулай ук Мортаза Гобәйдулла улының тууына 90 ел тулуга аның турында биографик энциклопедия чыгарылачак.
Фото: glavarb.ru