Риза Шәехҗан улы Магазов гасырның шөһрәтле галимнәре арасында якты йолдыз кебек балкыган бәхетле вә бәхтияр шәхес, “Ватаным вә милләтем хакына җанымны фида итүдән тартынмам”, – дигән һәм шулай яшәгән бер мөхтәрәм зат иде.
Ул көннәрендә вә төннәрендә кабилияте, илһамы, көчле рухы белән фәнни эзләнүләр диңгезендә йөзеп, безләрне ак шәмнәр кебек яктыртып гомер кичерде. Фидакарь галимебез дөнья малына, шәхсән мәнфәгатьләргә алданып, акча кәфененә уранып әсир булмады.
Һәр шәхеснең була үзенә генә хас бер гәүһәре, була бер җәүһәре. Аның гәүһәре – халкыбызны хөрмәт һәм бөеклек иясе итүдер. Аның җәүһәре – бер телдә сөйләшкәннәр түгел, бәлки, бер нияттә булганнар максатларына ирешер, дип яшәгәнедер.
Бу дөньядагы кешеләр ике төрлегә бүленә. Берәүләре җаннарын сатып, аны һәлак итәләр, ә берәүләр җаннарны табып, аны азат итәләр.
Гомеренең җан җылысын биргән олуг халкыбызның аңа мәхәббәтен күрергә насыйп әйләде, чөнки ул үз гайрәт-сәләтен милләтебезнең бәхет-сәгадәте хакына кулланды.
Үз иҗатында дәверенең иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрен күтәреп чыккан шөһрәтле фикер иясе, остазыбыз, галим Шәехҗан бине Риза галиҗәнапләре халыклар бәхет-сәгадәте, милли азатлык вә хөрриятебез өчен гайрәтле көрәшче сыйфатында бөтен прогрессив инсаният дөньясына биниһая кадерледер.
Һәр заманга позитив куәт биргән, өлкәбезнең һәм гыйльми хәятебезнең шәрәфле затларыннан булган Азат Шәехҗан улы Магазовка йөз меңнәрчә ватандашлары аның салих инсан булуына шәһадәт итәләр.
Агачтан – яфрагын, учактан – җылысын, тәнебездән рухыбызны аеру мөмкин булмаган кебек, без дә Риза Магазов мирасыннан аерылмабыз.
Әбәди ятагыңда рәхәт йокла! Артыңда кадереңне белгән бер милләт, бер яшьлек калдырдың, алар синең эзеңнән китәчәк...
Уфа мәркәзебез “Ихлас” мәхәлләбезнең әсас-корылышына үзенең фатыйхасын биргән Риза Шәехҗан улы Магазов 2022 елның 29 декабрендә бакыйлыкка күчте.
Галимебезнең васыятен исәпкә алып, тән шәрифе туган ягы Миякә районы Чулпан авылы зиратында дәфенләнмештер.
Бер егет үлсә, меңнәрчә туар,
Аны хәтерләп, җырласын ташлар...
Рухың шат, җирең Җәннәт булсын!
Мөхәммәт Галләм Мостафа.