+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
14 февраль 2023, 05:29

“Бу дөньяда җырлап яшик, сачкәдәй гомерләрне!..”

Риза абый белән аралашканда аңардан ниндидер җылылык, якынлык эркелүе сизелә иде. Шуңа да аның белән мөмкин кадәр озаграк әңгәмәләшәсе килә. Шалтыраткан чакта сүзен “Ә-ә-ә, композитор? Сиңа бер җыр җырлап күрсәтим әле”, – дип, халкыбызның табын җырларыннан берәр куплет җырлап бирүдән башлар иде. Ул аларны бик күп белгәндер дип уйлыйм, чөнки ул җырларның кабатланганы булмады. Мин аларны язып алу теләгемне белдерсәм дә, Риза абый аны шаяру белән: “И-и-и, җыентыкларда алар барысы да бар, миңа килеп мәшәкатьләнәсең дә юк”, дип, кире какты. Минем ныкышмалылык җитмәгәндер инде, кызганыч, алар язылмыйча калды...

“Бу дөньяда җырлап яшик, сачкәдәй гомерләрне!..”“Бу дөньяда җырлап яшик, сачкәдәй гомерләрне!..”
“Бу дөньяда җырлап яшик, сачкәдәй гомерләрне!..”

Риза абый бик тә кешелекле, ярдәмчел булды. Аның татар өчен җанын бирергә дә әзер булганлыгы күпләребезгә билгеле. Уфа “Нур” театрының студия статусында аякка басып эшләп киткәндә Риза абыйга сыенуы үзе генә дә бер тарих. Әмма бу турыдагы хатирәләрне бәян итүне театр артистларына калдырыйк. Мин исә аңа еш кына милли, мәдәни сораулар буенча үтенечләремне хәл итәргә мөрәҗәгать иттем.
Шулай, 2007 елда Казанда татар рәссамнарының “ТатАрт-2007” күргәз­мәсендә Башкортстандагы татар иҗат­чыларын да катнаштырасы килде. Шул ниятне тормышка ашырыр өчен бүгенге көндә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхет­динов белән бу эшкә тотындык. Рәссамнар белән очрашып, аларның татар тормышына кагылышлы эшләрен сайлап алдык.
Экспонатларны туплавын тупладык, тик аларны Казанга алып барырга транспорт таба алмыйбыз. Ул вакытта андый хезмәт күрсәтә торган оешмалар юк иде әле. Аннан соң, машина өчен түләргә акчасы да юк бит әле аның. Безгә бушлай кирәк. Шулай ары-бире сугылганнан соң Риза абыйга мөрәҗә­гать итәргә булдык. Эшенә бардык. Ул безне туганнары кебек каршы алды. Сәркәтибен чакырып, чәй табыны әзерләргә кушты. Риза абый җитәкләгән бу “Иммунопрепарат” җәмгыятендә ул уйлап тапкан һәм исем дә биргән “Дәрт-Дәрман” дигән, башка китә торган бәлзәмен дә салып бирде. Менә шундый күңел күтәренкелегендә Вәкил белән без аңа үз “кайгыбызны” ачып салдык. ”Тәк-тәк-тәк! Сезгә җил-яңгыр үтмәгән ябык машина кирәк бит инде”, – дип сөйләнә-сөйләнә, транспортлы оешмаларга шалтырата да башлады. Озак та үтми, безгә кирәк машина Уфаның кабельләр җитештерүче заводында табылды. Шунда ук завод директоры белән очрашу вакытын да билгеләп, без китәргә җыендык.
Гадәттәгечә, телефоннан сөйләш­кәннән соң да, очрашып аерылышканда да Риза абый бер үк җыр белән хушлаша иде:

Бергә яшик,
Бергә үткәрик
Сачкәдәй яшь гомерне!

Тормышның барлык гамен татып, дөньяның барлык яменә сокланып яши торган шәхес иде Риза абый! Урыны оҗмахның түрендәдер. Без аңа рәхмәтле һәм догалы!

Алик Локманов,
композитор, Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас