+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
14 февраль 2023, 05:32

“Нур”да аның якты нуры саклана!

Күренекле галим Риза Магазовның вафатына 40 көн.

“Нур”да аның якты нуры саклана!“Нур”да аның якты нуры саклана!
“Нур”да аның якты нуры саклана!

Сулдан уңга: Риза Магазов, аның хәләл җефете Әнүзә ханым, актриса Резида Фәхруллина, театр­ның ул чактагы директоры Урал Рәхмәтуллин, профессор Рәиф Әмиров, бүлек мө­дире Гөлнур Заһидуллина, эшкуар Марат Сәетов, арткы планда тарихчы Мөдәрис Сафин.

Сәвия Сираева,
Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты:
– Мин Риза Шәехҗан улы белән бик күп еллар аралашып яшәдем. Үзе белән генә түгел, аның гаиләсе белән. Мин аңа, аның шәхесенә гашыйк кешемен. Аның турында бары матур фикерләр генә туа: искиткеч кешелекле, акыллы, тирән. Аның гадилегенә һушым китә иде. Югыйсә, ул бит академик кеше, дәрәҗәле! Ә безнең белән гади генә аралаша иде.
Галәмәт нәфис холыклы – кылана белми, нинди бар, шундый. Ихлас, гадел. Аның белән сөйләшеп утырулар үзе бер бәйрәмгә әверелә иде, күңел бәйрәменә. Бер көлеп җибәрүләре ни тора! Кайда гына барып кермәсен, нинди генә кешеләр арасында булмасын, ул аны кояш кебек балкыта...
Иде дип әйтә дә алмыйм. Ишеткәч, бик авыр кичердем. Ләкин без берни эшли алмыйбыз, урыны оҗмахта булсын. Ә аны искә алганда авыз тутырып “әйбәт кеше, искиткеч матур кеше иде”, дип әйтә алабыз!
Сәнгатьне бик ярата иде, артистларны хөрмәт итте. Минем һәрбер юбилеема открыткалар язып җибәрә иде, аларны укысаң, кешелек дәрәҗәң үсеп китә, үзеннән-үзе яшисе килә. Шулай зурлый белә иде ул сәнгать кешеләрен. Гомумән, кешеләрне яратып яшәде. Безнең өчен дә ул бик абруйлы, хөрмәтле шәхес булды. Театрда көтеп алган кунак.
­
Резида Фәхруллина,
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты:
– Риза Шәехҗан улын һәм Әнүзә апаны 30 елдан артык беләм. Башкорт дәүләт академия драма театрында эшләгән чордан ук. Ә инде “Нур” театрына күчкәннән соң Риза Шәехҗан улын “Нур” татар театрын оештыруга, эшләп китүенә бик күп көч салган шәхес, аның беренче меценаты буларак белдем.
ВЛКСМның 40 еллыгы исемендәге заводның мәдәният йортыннан безне чыгаргач, без типкендә йөрдек. Коллективыбыз зур түгел иде, шулай да бергә җыелышып утырыр урыныбыз булмады. Шул вакытларда Риза Шәехҗан улы безне үзе эшләгән “Иммунопрепарат” оешмасының бер бүлмәсенә урнаштырды. Ул елларда бу шәхесебез аның генеральный директоры булып эшли иде. Кулыннан килгән бөтен ярдәмне күрсәтте. Шунда барып, репетицияләр үткәреп йөрдек. Шулкадәр сәхнә кешеләрен, мәдәниятне ярата иде.
Үзе дә гаҗәеп талантлы, сәнгать җанлы иде. Моңлы итеп җырлар иде. Табыннарда очрашканым булды. Әнүзә апа белән парлашып җырлап җибәрәләр – ис-акылың китәр! “Иртә дә генә лә торсам” дигән татар халык җырын иң беренче тапкыр мин алар җырлавында ишеттем. Шултиклем моңлы җыр булып исемдә калган, гомерлеккә гашыйк булдым. Аннан башка җырчылар башкаруында да ишетергә туры килде, ләкин минем өчен ул җыр һәрвакыт Риза Шәехҗан улы белән бәйле булып калды.
Театрыбызның якын дусты булды. Аның дәүләт статусы алуына зур көч салган кешеләрнең берсе. Чын милләтпәрвәр. Җанын-тәнен биреп, үз татарын татар дип күтәргән шәхес. Без аларны Әнүзә апа белән икесен театрыбызның бер бәйрәменнән дә калдырмаска тырыштык. Алар гел залыбызның түрендә булды. Кунак булып утырсалар да, бер дә буш кул, я чәчәксез килмәделәр. Гашыйк иделәр театрыбызга, сәнгатькә, гомумән, тормышка. Дөньяга гашыйк кешеләр генә тормышта шундый якты эз калдырадыр.

Рәсимә Гайфуллина,
Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты:
Риза Шәехҗан улын 30 елдан артык белә идем. Театрның студия чорыннан ук эшләмәсәм дә, аның белән соңрак танышып, бик яхшы кеше булуын аңладым. Зур шәхес. “Нур” театрын башлап җибәрүчеләрнең берсе. Башкортстанда татар халкының үз театры булсын өчен бик зур көч салган фидакарь. Театрга ул бик теләп йөри иде, ярата иде аны. Бер премьераны, сезон ачылу, сезон ябылу көннәрен калдырмады.
Безне күрү белән кояш кебек балкып китә, килеп кочаклый, җылы сүзләр әйтә иде. Бик ачык кеше иде, мөлаем, башкаларга игътибарлы, мәһабәт гәүдәле, чибәр. Спектакльне карагач, гел кереп фикерен әйтә иде, күбрәк хуплау һәм мактау сүзләре.
Ул гел безне шатландырып яшәде. Рәхмәт аның булганына. Аның кебек кешеләр булган өчен татар халкы бүген театрлы. Без бар, коллективыбыз матур, бинабыз искиткеч! Үз телебездә сәхнә тутырып спектакльләр уйныйбыз, Аллаһка шөкер!

Мәхмүт Фатыйхов,
Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты:
– Риза Шәехҗан улы театрның һәрбер премьерасына чакырыла иде. Чакыру тотып килсә дә, башта туп-туры кассага барып билет ала, шуннан гына кереп утыра иде. Бу – факт, үз күзем белән күргәнем булды.
Гомере буе театрга нинди дә булса файда китерим, аз булса да ярдәм итим дип яшәде. Гомере буе театрның иганәчесе булып калды.

Лена Фатыйхова,
“Нур” театры студиясенең артисты, бүген “Роксана” радиосы журналисты:
– Риза Магазов театр студия булып эшләгән чагында безгә үзе эшләгән “Иммунопрепарат” оешмасының зур актлар залын, сәхнәсен бирде. Рәхәтләнеп шөгыльләндек без анда, репетицияләр үткәрдек. Ашханәсенә йөрдек, бушлай ашата иде безне.
Күпме ярдәм итсә дә, без бер тапкыр да аның артистлар янына чыгып йөргәнен күрмәдек. Ул җитәкчеләребез – беренче директор Мәҗит Тимерҗан улы Мөдәрисов һәм баш режиссер Әбелхәер Касыйм улы Сафиуллин белән генә аралаша иде. Бик эшлекле иде.
Театр үсеп аякка баскач, биналы булгач та ул үз “сабые” – “Нур” театры, аның репертуары белән кызыксынып яшәде. Театр өчен, телебез, милләтебез өчен җан атты.

Илшат Насипов,
филология фәннәре докторы, профессор:
– Риза абый Магазов белән мин үткән гасыр азакларыннан танышмын. Әйе, аның мәртәбәле җитәкче, танылган галим икәнлеген яхшы беләм. Ләкин күңелемә ул, никтер, иң беренче чиратта “Нур” театрына бәйле шәхес буларак кереп калган.
Гел милли җыеннарда очрашкангамы, аны милләтпәрвәр шәхес итеп искә алам. Очрашканда йөзендә гел ихлас елмаю булыр, гадәттә, гел кочаклап алыр иде: аның алыптай гәүдәсенең кочагында югалып каласың...

Максат Мамлиев,
Республика ветеринария идарәсенең элекке җитәкчесе, Морзалар шурасының шәрәфле рәисе:
– Риза Шәехҗан улы республикада танылган Магазовлар нәселеннән. Без күп еллар алар белән дус булып аралаштык. Ул акыллы, тырыш, тынгысыз, эшкә дә, тормышка да бик җаваплы карашлы иде. Тормышны яратуы көчле, безгә дә аны жәлләми бирде. Милли рухны саклауда да актив катнашты, актив илсөяр, милләтпәрвәр булды.
Без аның белән медицина, ветеринария өлкәсендәге мәсьәләләрдә сердәш булдык. Терлекләр, җәнлекләр, кошлар арасындагы йогышлы авыруларны барлап, тикшереп тора идек. Сорауларга җавапларны табабыз, чараларын гамәлгә ашыру юлларын күрсәтә идек. Урыны оҗмахта булсын.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас