+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
17 февраль 2023, 04:20

Рөстәм Нәбиевта тагын яңалык!

Шатлыклы хәбәре белән ул социаль челтәрләрдә уртаклаша.

Рөстәм Нәбиевта тагын яңалык!Рөстәм Нәбиевта тагын яңалык!
Рөстәм Нәбиевта тагын яңалык!
Рөстәм Нәбиев яңа машина алган. «Бу – минем тормышымда үзем сатып алган иң кыйммәтле әйбер. Яңа машина алып, мин үз алдыма куйган тагын бер максатымны чынга ашырдым. «Порше», гаиләбезгә рәхим ит!», – дип яза ул.

Рөстәм Нәбиев машинасын Казаннан алган. Руль артына дустын утырткан, чөнки «Порше»ны әле кул белән идарә итүгә көйлиселәре бар.

«2021 елда мин нәкъ шушы автосалонда, әлеге машинаның руле артына утырып карап, бу машина берәр кайчан минеке булачак, дип уйлаган идем. Хисләремне сөйләп аңлатырлык түгел», – дип сөйләгән сөенеченнән канатланган егет.

Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас