

Әйе, һәммә кешегә ачык йөзле, затлы, зыялы, ягымлы ханым ул. Курку белмәс, һәрвакыт яңалыкка омтылыр, аңа җиң сызганып тотыныр һәм җиңеп тә чыгар. 1992 елның июлендә Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары министрлыгына хосусыйлаштыру секторының баш белгече булып килә. Моңа кадәр комсомол өлкә комитетында идеология буенча секретарь вазыйфасын башкарган белгеч яңа урында күңел биреп эшли башлый, тырышлыгы, үҗәтлеге белән күп нәрсәләргә ирешә, тиз арада үзе өчен яңа булган полиграфия эшен үзләштерә. Башкаларга гына түгел, иң элек үз-үзенә таләпчән булды ул. Тагы да кешеләргә игелекле, акыллы, ышанычлы һәм кыю.
Тормыш бер урында гына тормый: учреждениеләрнең исемнәре үзгәрә, җитәкчелек алмашына, яңа эшчәнлек өлкәсенә күчәргә туры килә. Тик комсомолда алган чыныгу Венера Хәкимовага үзе өчен яңа полиграфия эшен үзләштерергә генә түгел, ә бу тармакта иң зур белгеч һәм оештыручы булып танылырга да ярдәм итә. “Республика Башкортостан” нәшрият йортын ул төгәл биш ел җитәкләде. Яңа оешмага нигез салды, иң авыр вакытта аны алга әйдәүче, канат куючы булды.
Венера Мидхәт кызының 65 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан тормыш юлына һәм һөнәри эшчәнлегенә кагылышлы үзебезне кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
— Венера Мидхәтовна, сүзне Кече Ватаныгыздан, кечкенә чакта укып үскән гәзит-журналлардан башлыйк әле...
— Минем Кече Ватаным — Иглин районының Рәсмәкәй авылы. Әти әнине Мәскәүдән алып кайткан. Әни Түбән Новгород ягыннан, нижгар татары. Әти Мәскәүдә Криминалистика мәктәбендә укыганда танышып кавышканнар. Тораклы булганчы әти, ул Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләде, әнине үзенең туган авылы Рәсмәкәй авылына илтеп куйган. Мин шунда туганмын. Анда үсмәсәм дә, мин бу авылны нык яратам. Ул гаҗәеп матур урында — Сим елгасы буенда урнашкан. Алда — Бәке тавы. Авыл үзе уйсу җирдә тамыр җәйгән. Бала чакта җәйләрне шунда үткәрдем. Рәсмәкәй минем өчен бик тә кадерле урын.
Бәләкәйрәк чакта — “Пионерская правда”, бераз исәйгәч “Комсомольская правда”, “Ленинсе” гәзитләрен укып үскән бала мин. Аннары “Правда”, “Известия”, “Советская Башкирия” һәм башкалар, шөкер, әти-әнием гәзит-журналларны күпләп алдыра иде. Ике энем һәм мин теләгән басмаларны да яздырдылар. Без шуларны йотлыгып укый идек. Матбугат чаралары тәүгеләрдән булып киңкүләм коммуникацияне ачучы, дияр идем. Башта алар реклама басмасы буларак пәйда булган, аннары мәгълүмат җиткерә башлаганнар. Матбугат безнең тормышта бик күп урын алып торды. Югыйсә, радио, телевидение дә бар иде. Ләкин аларда программалар чикле булды. Ә гәзит-журналлар җитәрлек. Аларда тормышка өйрәтүче, тәрбияви материаллар бик күп иде. Шуңа да мин гәзитләрне әлегә кадәр бер дулкынлану белән кулга алам, алар мәгълүмат чараларының нигезен тәшкил итә, дип исәплим.
— Бүген басма гәзит-журналлар укыйсызмы?
— Дөресен әйтәм, әле күбрәк Интернетта утырам, чөнки пенсионерларның эше бик күп бит. Тиз-тиз генә дөнья, ил, республика яңалыкларын карадың да йөгердең. Һәм, әлбәттә, китаплар укыйм. Соңгы бестселлерларны Мәскәүдән кызым җибәрә. Мәсәлән, Фредерик Бакманның “Вторая жизнь Уве”, Холед Хоссейниның “Бегущий за ветром”, Исабель Альенденың “Дом духов” һәм башка дөньякүләм билгеле әсәрләрне укучыларга да тәкъдим итәр идем. Өебездә дә зур китапханә бар. Кайчандыр йотлыгып укыган китапларны яңадан караштырырга вакыт җитте.
— Вакытым бик юк дисез. Хаклы ялда ниләр эшлисез?
— Пенсиягә чыккан чорда коронавирус белән чирләдем. Аны бик авыр кичердем. Организмны тергезүгә бик озак вакыт таләп ителде. Чыннан да, коронавирус бик мәкерле авыру булып чыкты, чөнки савыкканнан соң да аның бик күп органнарга тәэсир итүе ачыкланды. 2021 ел бөтенләе белән диярлек сәламәтлекне ныгытуга китте. Әле дә дәвам итә. Нинди яшьтә булуыңа карамастан, актив булып каласы килә, шуңа күп вакытны сәламәтлеккә багышлыйм. Атнага өч тапкыр Бубновский үзәгенә йөрим, анда хәрәкәт итү аппаратын, буыннарны, арка баганасын дәвалыйлар. Бу — аерым методика буенча шөгыльләнә торган фитнес-зал.
Гаилә архивын актара башладым. Гаилә фотолары, документлар бик күп җыелган. Эшләгәндә моңа вакыт юк, барысын да бер җиргә туплап кына барасың. Әти-әни үлгәннән соң, аларның кәгазьләре дә миңа күчте, компьютерда да, гаджетларда да барлар. Шуларны тәртипкә саласы иде, бу эш әле тәмамланмаган. Эшләрне бетергәч, аларны туплап, бер китап итеп чыгарасы да килә. Мин бик үзенчәлекле вакытта үстем, совет чоры да, аннан соңгы вакыт та үз тәэссоратларын калдырды. Борылыш еллары бик авыр кабул ителде. Үземнең хатирәләрне, хис-тойгыларны язып калдырасы иде.
Тагы да мин испан телен өйрәнә башладым. Беренчедән, баш миен тренировкалау өчен бик әйбәт. Икенчедән, гаиләбездә испан телле кешеләр пәйда булды. Шуңа күрә бу телне аңларга да, шул телдә сөйләшергә дә телим. Бу да башлангыч чорында гына әле, үзаллы өйрәнәм. Инде испан телендә үзем турында бәләкәй генә ике хикәя дә яздым. Акрынлап алга барабыз.
— Элекке хезмәттәшләрегез белән элемтәдә торасызмы?
— Мин өченче ел пенсиядә. Өйдә вакыт тагын да тизрәк үтә икән. Пенсиягә чыгарга әхлакый яктан әзер идем. Ул кадәр борчылулар булмады. Бу вакыт бер килеп җитә, аннан соң да ничектер яшәргә кирәк. Бергә эшләгән мөхәррирләрнең кайберләре бәйрәмнәрдә котлый. Күптән түгел гаиләбез зур кайгы кичерде: 52 яшендә генә энем кинәт үлеп китте. Шул авыр вакытларда Нәшрият йортыннан бик күпләр кайгымны уртаклашты, Агентлыктан байтак кешеләр килде. Аларга зур рәхмәт белдерәм. Гомумән алганда, кешеләрне бик бимазалыйсы килми, алар эш белән мәшгуль, гел генә вакытлары да булмый. Мин инде бәйрәм, туган көн белән котласалар, болай гына хәл белешеп язсалар да бик шат.
— Венера Мидхәтовна, Нәшрият йортында эшләгән елларыгызны ничек искә аласыз?
— Бу — минем һөнәри эшчәнлегемдәге иң бәхетле чор, чөнки андагы эш иҗат белән бәйле иде. Төрле карарлар кабул итәргә, аларны гамәлгә ашыру юлларын уйлап табарга, фикер алышырга туры килде. Бәхәсләр дә еш булды. Аннары ниндидер карарлар туа иде. Кайберләре тормышка аша алмый торды, аларны яңадан эшләдек. Бу даими иҗади процесс булды. Иң авыры — каршылыкларны җиңү иде. Чөнки Нәшрият йортын оештыргач, аның эчендә күп кенә структур үзгәрешләр үткәрергә туры килде. Безгә эшнең нәтиҗәлелеген тәэмин итәргә кирәк иде. Тиражлар төшү фонында керемнәр кимеде, шушы шартларда без яшәргә, һәр хезмәткәрне саклап калырга теләдек. Шуңа күрә журналистлар мохитендә популяр булмаган карарлар да кабул ителде.
Астан килгән каршылыкны җиңү бер. Аның өстән килгәне дә бар иде әле. Син ниндидер карар тәкъдим итәсең һәм моның кирәклеген астагыларга — журналистларга, мөхәррирләргә дә, бездән нәтиҗәлелек, сакчыллык, оперативлык таләп итүче өстәгеләргә дә дилилләргә туры килде. Соңгысы минем өчен бик сәер иде.
Хәтеремдә, бер юк кына мәсьәлә күтәрелде: ни өчен сез тапшырулар программасын бастырасыз, дип бола куптарды өстәге җитәкчелек. Моның ни өчен кирәк булганын аңлатуга ай ярым вакыт китте. Мәсьәләне хәл итүгә мин һәм урынбасарларым гына түгел, мөхәррирләр дә кушылды. Нәтиҗәдә, шушыңа кагылышлы бөтен мәгълүматны җыйдык. Инандырдык шикелле. Шушындый хәлләр эшне акрынайта иде. Чыннан да мөһим эшләр белән шөгыльләнәсе урынга, безгә ниндидер элекке мәсьәләләргә кире әйләнеп кайтырга кирәк булды. Тагын киңәшмә җыю, дискуссия үткәрү... Шулай да Нәшрият йортындагы эш үзе минем өчен бик кызыклы иде.
— Сез һөнәрегез буенча икътисадчы бит әле. Ә күңелегездә күбрәк икътисадчымы, иҗат кешесеме?
— Мин бу өлкәдә 1992 елдан эшлим. Башта Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат министрлыгына икътисад белгече булып килдем. Һөнәрем — инженер-икътисадчы. Әмма эшләгәндә социология буенча кандидатлык диссертациясе якладым. Монысы инде гуманитар өлкә. Мин үземне күбрәк сәясәтче дип исәплим, икътисадчы түгел, чөнки һәр кабул ителгән икътисади карарларның ахырында минем өчен социаль нәтиҗә мөһим иде. Икътисади нәтиҗә яхшы булып, социале начаррак булса, әйтик, без аудиторияне югалтсак, журналистлар начаррак шартларга эләксә, мин мондыйны кабул итә алмадым. Шуңа күрә журналистларның һәм редакцияләрнең хәлен яхшырту беренчел максат итеп билгеләнде. Куйган максатларның барысына да ирешеп булмады, биш ел бик аз булды, күп нәрсәгә өлгермәдек.
— Мәсәлән, нәрсәгә?
— Узган гасырның туксанынчы елларында безнең делегация Мюнхенда булган иде. Аннан кайтып, алар Германиядә мөхәррирләрнең подписканың күпме булуын, бастыру өчен кәгазьне каян алуларын, полиграфия хезмәте бәясен, гонорар күләмен белмәвен шаккатып сөйләде. Бездә мөхәррир бар нәрсә белән дә шөгыльләнде: хуҗалык эшләре белән дә, гәзит чыгару белән дә, финанслар белән дә. Минемчә, заманча холдинг мөхәррирне бу бурычлардан азат итәргә тиеш. Ул гәзит, аның сыйфаты, мәгълүмат бирү һәм үз укучылары белән бәйләнешне ныгыту белән шөгыльләнергә тиеш. Нәшрият йортында эшли башлагач, без аларны кайсыбер функцияләрдән азат итәргә тырыштык. Алар бик канәгать булды дип әйтәлмим. Бу — системаны җайлау мәсьәләсе. Ул җайлангач, эшләр алга китәчәк иде. Әлбәттә, барысы да шунда ук булмый. Шуңа күрә миңа боларның барысын да эшләргә насыйп булмады. Без мөхәррирләрне кайбер бурычлардан азат иттек анысы, аларның кәгазь бармы, буламы-юкмы, дип башлары авыртмый башлады. Моның белән Нәшрият йорты гына шөгыльләнде. Полиграфия хезмәтләрен оештырудан да бераз читләштеләр. Без закон кысаларында моны үзебез эшләдек. Тагын берничә мәсьәләне үзәкләштердек.
Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгының элекке җитәкчесе Борис Мелкоедов подписканы да үзебезгә алырга кушкач, мин катгый баш тарттым. Аңа вакыт җитмәгән иде әле. Һәр мөхәррирнең бу юнәлештә үз эш формалары, ысуллары бар. Без аларны белми идек. Бәлки киләчәктә бу мәсьәлә дә аерым кешеләргә йөкләтелер, ә мөхәррир гәзит чыгару белән генә мәшгуль булыр. Холдингта бу шулай булырга, функцияләр бүленергә тиеш, дип уйлыйм. Журналист журналист эшчәнлеге белән генә шөгыльләнсен иде. Ә без аларга нәрсәләр йөклибез? Подписка да, реклама да эшләсен, акча да кертсен, мәгълүмат та җыйсын, язсын да, социаль челтәрләрдә дә утырсын һ.б.
Әйткәндәй, социаль челтәрләрдә эш башлангач, Борис Николаевич мине аңлады. “Без акчаны басма матбугат чыгару өчен җыябыз. Бездә социаль челтәрләрдә даими эшләү өчен ресурс юк”, — дидем. Безнең язылучылар алдында бурычыбыз бар, чөнки алар акча түләгән. Журналистлар да гәзит-журналларда эшләү өчен тупланган. Интернетка алар өлгермәскә мөмкин. Аннары ул гонорар юллап алды. Ул вакытта конфликтлар булгалады инде.
Форсаттан файдаланып, үзем белән бергә эшләгән мөхәррирләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Без бер йодрык булып хезмәт иттек һәм уңышларга ирештек. Бу аңлашып эшләвебез нәтиҗәсендә мөмкин булды.
— Киләчәктә басма чаралар бетәчәк дигән фикер белән килешәсезме?
— Басма чаралар калачак. Аларның электрон төрләрдән өстенлекләре бар. Беренчедән, альтернативалары юк. Сайлауларны алыйк. Алар якынлашу белән ни эшли башлыйлар, гәзит чыгаралар. Интернетта мәгълүматны эзләп табарга кирәк әле, ә монда кәгазьдә барысы да язылган. Икенче өстенлек — дөреслек. Кәгазь гәзит белән син нишли аласың? Ул басылып чыккач, төзәтә аласыңмы? Юк. Бөтен тиражны юкка чыгарсаң гына инде. Шуңа күрә андагы фактлар мең тапкыр дөресләнгәч кенә басыла. Ә электрон чаралар? Алдың да ыргыттың һәм “берни дә юк иде”, дип тик торасың. Ниһаять, басма чараларын юлга алырга була. Самолетта телефон кабызырга ярамый. Интернет юк. Син гәзит кенә укый аласың. Интернет кереп җитмәгән урыннар да байтак әле.
— Бүген Русия бөтен дөньяга каршы тора, дисәк тә хата булмас. Илне яклау максатында махсус хәрби операция башланып китте. Бу шартларда матбугат чаралары ниләр эшли ала?
— Минемчә, мәгълүмат чаралары сугыш вакытында өч юнәлешне күздә тотарга тиеш: беренчедән, сугыш хәрәкәтләрен яктырту. Гәзитләр оператив мәгълүмат бирә алмаса да, безнең уңышлар турында җентеклерәк мәкаләләр эшли ала.
Икенчедән, геройларның батырлыгын тасвирлау. Ил тынычлыгы өчен кешеләрнең үзләрен ничек корбан итүен күрсәтү бик мөһим. Халык аларны белергә, хөрмәтләргә тиеш. Өченчедән, халыкны армиягә, гаиләләргә ярдәм итәргә мобилизацияләү. Менә шуларны үтәсәк, ил алдындагы бурычыбыз үтәлгән булыр.
— Әңгәмә өчен зур рәхмәт. Юбилеегез белән кайнар котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер телибез.