-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
26 февраль 2023, 17:50

Язучы Рәшит Сабит вафат

Озакка сузылган авырудан соң 86нчы яшендә язучы, журналист, СССРның матбугат отличнигы, Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Сабит (Рәшит Сабитов) вафат булды.

Язучы Рәшит Сабит вафат
Язучы Рәшит Сабит вафат
Сабитов Рәшит Мәхмүт улы 1937 елның 27 мартында Гафури районының Ялгызкаен авылында крестьян гаиләсендә туган. 1961 елда БДУның филология факультетына укырга керә. Университетны тәмамлаганнан соң берничә ел Кырмыскалы районы мәктәбендә әдәбият укытучысы булып эшли.

1968 елдан "Кызыл таң" республика гәзитенең әдәби хезмәткәре була. 1975 елдан «Пионер» журналы редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. 1979-88 елларда Сабитов Башкортстан китап нәшриятының өлкән мөхәррире була. Янә «Кызыл таң» гәзите редакциясендә эшли, аннары «Заман-Башкортстан» гәзитенең баш мөхәррире урынбасары булып эшли. 1997 елдан «Тамаша» журналының җаваплы секретаре итеп билгеләнә.

Озак еллар Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы татар язучылары секциясен җитәкли. 2011 елга кадәр язучылар оешмасының әдәби консультанты булып эшли.

Рәшит Сабитов зур әдәбиятка 1960 елларда килә, "Рәшит Сабит" псевдонимы астында басыла. Аның «Яшьлек йөзе» дигән беренче шигырьләр китабы 1980 елда дөнья күрә. Автор бик күп әсәрләр иҗат итә. Алар урыс, украин, казах телләренә тәрҗемә ителгән. Ул үзе Демьян Бедный, Константин Иванов, Михаил Львов һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә итә. Рәшит Сабитов шигырьләренә композиторлар Хөсәен Әхмәтов, Нариман Сабитов, Данил Хәсәншин җырлар язган.

"Кызыл таң" гәзите редакциясе хезмәттәшебезнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклаша.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: