-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
1 март 2023, 15:15

Режиссер Азат Нәдергулов вафат

Уфада 61нче яшендә актер, режиссер, педагог, Башкортстанның халык артисты Азат Нәдергулов кинәт вафат булды.

Режиссер Азат Нәдергулов вафат
Режиссер Азат Нәдергулов вафат
Азат Әхмәдулла улы Нәдергулов  1962 елның 19 июлендә Зилаер районының Юлдыбай авылында туган. 1982 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының актерлык бүлеген тәмамлый һәм Башкорт дәүләт академия драма театры актеры була. 1987 елда танылган режиссер-педагог Анатолий Васильев остаханәсенә ГИТИСның режиссерлык факультетына укырга керә.

1992 елда РАТИны тәмамлаганнан соң  - режиссер, 1997 елдан 2000 елга кадәр — Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе.

1993-97 елларда  - Яшь тамашачылар театрының сәнгать җитәкчесе. 1997 елда театр Милли яшьләр театры дип үзгәртелә һәм 2000-04 елларда шушы театрның сәнгать җитәкчесе булып эшли.
 

«Театр язы» республика фестивалендә А.П. Чеховның «Чайка» (1995) спектакле өчен «Иң яхшы режиссура» номинациясендә беренче премия лауреаты.

Шулай ук, киңкүләм чаралар һәм тамашалар режиссеры буларак та билгеле. Режиссер эшен Уфа сәнгать институтында педагог эше белән бергә алып бара, режиссура һәм актер осталыгы  кафедрасы доценты була.


Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: