+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
1 март 2023, 07:55

Сигез ел мәктәпне яптырмыйча тота!

Баймак районының Ярмөхәммәт авылында яшәүче Кадыйр Ишкуватов мәктәпне яптырмыйча саклап калу өчен бөтен көчен куя. Моның өчен ниләр эшли дип уйлыйсыз?

Сигез ел мәктәпне яптырмыйча тота!
Сигез ел мәктәпне яптырмыйча тота!

Менә сигез ел дәвамында ир үзе делянка рәсмиләштерә, агачларны кисә, алып килә һәм яра. Сезон дәвамында якынча 50 кубометр утын кирәк, бу - якынча 5-7 трактор арбасы.

Күптән инде мәгариф учреждениесендә кече блок кына эшли. 5нче сыйныфтан башлап балаларны күрше Ярат авылына йөртәләр. Әгәр дә мәктәп ябылса, иң кечкенә укучыларга да дәресләргә автобуста йөрергә туры килер иде.

"Кече сыйныф укучыларына дәресләргә өлгерер өчен иртәнге җидедән күрше авылга салкын автобуста бару ничек булыр иде, күз алдыгызга китерегез. Алар 14 километр араны узарга тиеш була. Юлда бәйләнеш юк, анда нәрсә генә булмас. Шуңа күрә кешеләрдән имза җыйдым да мәктәпне калдыру үтенече белән район хакимиятенә киттем», - дигән ул "Башинформ"га.

Урындагы хакимият халык белән җыелыш үткәргән, анда Кадыйр Айс улы, әгәр мәктәпне калдырсалар, аны үзем утын белән тәэмин итәчәкмен, дип вәгъдә итә. Сүзендә тора.

Ярмөхәммәт авылы зур түгел, барлыгы 40тан артык торак йорт бар. Шуңа бәйле рәвештә, балалар да күп түгел. Беренче һәм икенче сыйныфларда икешәр бала укый. Шул ук бинада урнашкан балалар бакчасына 8 бала йөри. Шунысы игътибарга лаек: Кадыйр Айс улының өч баласының берсе дә туган авылында укымый. Ягъни, үз өстенә шундый җаваплы йөкләмә алгач, ул үзе өчен түгел, ә авылдашлары мәнфәгатьләреннән чыгып эш иткән. Мәктәптә дәресләр генә түгел, барлык мәдәни чаралар, гражданнар җыеннары уза, чөнки авылда клуб юк.

"Вәгъдә иткәч, үз сүземне тотарга тырышам. Бөтен кеше миңа ышанды! Мәктәпне алга таба да утын белән тәэмин итәчәкмен. Әгәр моны мин эшләмәсәм, беркем дә эшләмәячәк. Мәктәпне ябачаклар. Ә әлегә мин аның минем ярдәмем белән эшләвенә һәм балаларның туган авылларында укуына бик шатмын», - дип белдерә ул.

Сүз уңаеннан, кече сыйныфларда, 1993 елдан башлап, аның хатыны Рафилә Рәфкать кызы укыта. Ә Кадыйр Айс улы үзе утын белән тәэмин итеп кенә калмый, мәктәптә мич ягучы булып та эшли. Белем бирү учреждениесенең ишекләре ачык булганда балалар җылы шартларда белем алсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, ди ул.

Чын герой бит бу! Килешәсезме?

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: