+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
3 март 2023, 10:00

“Яшәү мәгънәсе – халыкка хезмәт итүдә”

Партия ветераны һәм җәмәгать эшлеклесе, Кушнаренко районының шәрәфле шәхесе Фәйләс Муллагалиев моңа гомере буе инанып яши.

“Яшәү мәгънәсе – халыкка хезмәт итүдә”
“Яшәү мәгънәсе – халыкка хезмәт итүдә”



Кушнаренко – республиканың социаль-икътисади куәтен үстерүдә мөһим роль уйнаучы районнарның берсе. Узган гасырның сиксәненче еллары район тарихында зур төзелешләр, һәр тармакта үсеш юллары белән билгеләнде. Бу чорда Кушнаренко, чын мәгънәсендә республиканың икътисади яктан көчле, авыл яшәешендәге мөһим проблемалар уңышлы хәл ителүче районнарының берсе булды. 1986 елгы мәгълүматларга караганда, мәсәлән, районда һәр гектардан 26,9 центнер уңыш алынып, ашлыкның тулай җыемы 167 мең тоннага җитте, кушнаренколылар дәүләткә 91 мең центнер ашлык озатты. Статистикада шундый күрсәткечләр дә саклана: аграр хуҗалыклар 48 мең тонна чамасы шикәр чөгендере, 4,8 мең тоннага якын ит һәм 22 мең тонна сөт җитештереп саткан. Заманы өчен район хезмәт ияләренең фидакарь хезмәтен күрсәтүче саннар. Авыл хуҗалыгында җитештерү күрсәткечләре буенча районның күп тапкырлар республикада җиңүчеләр исәбендә булуы да биредә җитәкчелектә көчле һәм бердәм команда туплануы, дөрес аграр сәясәт алып барылуы турында сөйли.
Нәкъ шушы чорда, 1980-90 елларда, Кушнаренко районының җитәкчелек “дилбегәсе” Фәйләс Муллагалиев кулында булды. Зур оештыру сәләтенә ия, куелган бурычларны һәрвакыт олы җаваплылык белән башкарган, хезмәттәшләре арасында компетентлы һәм принципиаль карашлы Фәйләс Кәшби улы җитәкчелек иткән елларда район тормышы зур үзгәрешләр кичерде. Авыл хуҗалыгында гына түгел, сәнәгать тармагы предприятиеләренең дә матди-техник куәте үсүе Фәйләс Муллагалиевның шәхси тырышлыгы белән бәйле. Әлбәттә, аның хезмәтен кушнаренколылар башкарган гамәлләре белән бәяли. Ун ел дәвамында биредә йөздән артык төрле авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге биналар, утыздан артык мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йортлары, фельдшерлык пунктлары сафка баскан. Гомум озынлыгы 100 километрдан күбрәк электр линиясе, юллар салынган. Авылларда Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә утызлап һәйкәл һәм обелиск ачылган. Ә СССРның авиация сәнәгате министры, Югары Совет депутаты Иван Силаев белән дуслыгы Фәйләс Кәшби улына районга бүләккә “ТУ-124” самолеты һәм вертолет кайтарырга ярдәм итә. Самолет район үзәгенең Кызлар тавында урын ала.
Бүген 80 яшен каршы алучы Башкортстан Республикасының атказанган агрономы, Октябрь революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары иясе Фәйләс Муллагалиев һаман да җәмәгать эшләренең уртасында кайнап яши. Күркәм юбилее алдыннан без партия һәм хезмәт ветераны, актив җәмәгатьче, “Кызыл таң” гәзитенең якын дустына берничә сорау бирдек.

– Хөрмәтле Фәйләс Кәшбие­вич! Беренчедән, Сезне “Кызыл таң”чылар һәм күпсанлы гәзит укучылар исеменнән матур юбилеегыз белән ихлас тәбрик итәбез. Ходай биргән гомерне саулык-сәламәтлектә һәм һәрвакыт шатлык-куанычлар белән яшә­вегезне телибез.
Сезнең кыскача тормыш юлыгыз: яхшы укыгансыз, мәктәптә җәмәгать эшләрендә актив катнашкансыз. Урта мәктәптән соң шәһәргә китү турында түгел, ә югары белем алып, авылга эшкә кайтырга теләгәнсез. Җирне яратумы, язмышмы, әллә моңа башка нәрсә сәбәпче булдымы?
– Әңгәмә башында мин үзем дә “Кызыл таң” гәзитен 105 яше белән котлыйм. Һәрвакыт шулай яратып укыла торган басма булып калыгыз. Ышаныйк, дөньялар гел генә болай катлаулы тормас, гәзитне алдыручылар саны артыр. Гомумән, эшем буенча гына түгел, “Кызыл таң” белән гомер буе дус булдым. Ялан тәпи йөгереп, урамнан килүче хат ташучы ападан “Кызыл таң”ны алып, әтигә тапшырганым хәтердә.
Тагын бер юбилей: нәкъ 55 ел элек “Кызыл таң” гәзитендә иң беренче мәкаләм дөнья күргән иде. “Тәҗри­бәләр һәм нәтиҗәләр” дигән баш астындагы язмада мин, баш агроном буларак, Илеш районының “Урал” колхозы басуларындагы тәҗрибәм белән уртаклашкан идем. Ул язманы әле дә кадерле истәлек итеп саклыйм. “Кызыл таң” мөхәррире һәм журналистлары Ремель Дашкин, Радик Шәехов, Өлфәт Гәрәев, Рәлиф Йосыпов, Равил Карамов һәм Вафа Мостафин белән дуслар идек. Менә шулай яраткан гәзитем белән дуслыгым башлануга да 60 елдан артык гомер узган. Җылы котлауларыгызга һәм “Кызыл таң” гәзитенең игътибарына зур рәхмәтлемен.
Мин Илеш районының ул вакытта төпкел исәпләнгән Аккүз авылында дөньяга килгәнмен. Бәләкәйдән үк авыл тормышын, җир эшен яраттым. Үземнең дә югары белем алып, авылларны төзекләндерүгә, күбрәк уңыш алуга өлешемне кертәсем килде. Язмыш дип тә әйтеп булмыйдыр, җирдә хезмәт итү омтылышы көчлерәк иде.
– Бала чагыгызны ничек хәтер­лисез? Ишле гаиләдә тууыгыз да, бәлки, һөнәр сайлауга йогынты ясагандыр?
– Дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием Кәшбелгыйлем, өч баласын калдырып, сугышка киткән. 1942 елда инвалид булып кайткан. Әнием Гөлҗәннәт гомер буе колхозда эшләде. Без, сигез бала, 1935 елда салынган дүрткә биш метр зурлыгындагы өйдә үстек һәм 1957 елда гына 36 квадрат метр зурлыктагы яңа өйгә күчтек. Гаиләдә – 10 кеше. Безнең балачак мич артындагы сәндрәле өйдә үтте. Әти-әни малны бик күп асрады. Умарталар да байтак иде. Ишле гаиләне туендырырга да, безгә хезмәт сөеп үсәргә дә ярдәм итте ихатабыз.
Әти-әнием 65 ел бергә матур гомер кичереп, “тимер туй”ларын да үткәрде. Алар балалары һәм оныклары белән бәхетле булды.
Авыл тормышы заманына күрә начар түгел иде. Чагыл тавы, Хан тавы, Озын күл, Чурай күл буйларында уйнап үстек. Беренче тапкыр авыл сабан туенда 12 яшемдә бәләкәй велосипедчылар бәйгесендә катнашып, беренче бүләкне – кулъяулык алганым да хәтердә калган. Ә Тонык Чат, Урта Чат һәм Кызыл Чат дигән елгаларда су коену, балык кармаклау хатирәләре мәңге онытылмый.
Менә шундый матурлыкны, хозурлыкны ташлап, кая китим инде? Агроном белгечлегенә ия булып, районга кайттым. “Урал” колхозында баш агроном булып эшләдем. 1969 елда “Игенче” колхозы рәисе итеп тәгаен­ләделәр. Район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкардым. Аннары бер ел КПССның Башкортстан өлкә комитетында оештыру бүлеге инструкторы булып эшләгәч, Кушнаренко районына партиянең беренче секретаре итеп җибәрделәр.
– Истәлекләрегездә һөнәр сайлауда авыл көтүчесенең дә роле зур булды, дип язгансыз. Ничек булды бу хәл?
– Элек күп авылда урамнар язлы-көзле ерып чыккысыз пычрак була торган иде. Күтәртелгән юллар турында сөйлисе дә юк. Шулай, пычрак ерып, читәнгә тотына-тотына мәктәптән кайтып киләм. Каршыма авыл көтүчесе Рәис абый Дәүләтгәрәев очрады. Шаян, җор сүзле иде мәрхүм. Минем пычранган чалбар балакларымны күрде дә: “Син яхшы укы яме, Фәйләс. Әйбәт укысаң, зур кеше булырсың. Авылга председатель итеп куярлар үзеңне. Урамда болай җәфаланып йөрмәслек юл салды­рырсың”, – ди. Аның сүзләре һаман да колак төбендә яңгырый. Туган авылымда эшләү форсаты тимәде, әмма аның наказы кайда хезмәт салсам да хәтеремдә булды. Нинди вазыйфа башкарсам да, авылда яшәүчеләрнең тормыш хәле яхшырак булсын, дип тырыштым. Минемчә, Рәис абыйның хыялларын берникадәр тормышка да ашырганмындыр.
– Фәйләс Кәшбиевич, Сез Кушнаренко районына җитәкчелек иткән чор зур үзгәрешләр белән бәйле булды. Район хезмәт ияләре мәнфәгатьләрен яклавыгыз да эзсез калмады. Сезнең канат астында район, республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләр әзер­ләнде. Мондый уңышларга ире­шүдә үзегезнең тылыгыз ныклы булу да роль уйнагандыр?
– Заманы шундый иде: бәлки, мин үрнәкле гаилә башлыгы да була алмаганмындыр. Чөнки нәкъ балалар үскән вакытта миңа җаваплы вазыйфалар башкарырга, көчне күбрәк хезмәткә багышларга туры килде. Әмма гомер юлдашым Венера Лотфрахман кызы бик акыллы, сабыр һәм минем эшемдәге тынгысызлыкны аңлый торган хатын булды. РСФСР­ның халык мәгарифе отличнигы иде. Озак еллар укытучы-методист булып эшләде, лаеклы ялга чыкканчы математика фәнен укытты. Өч кызга гомер бирдек. Безнең гаилә үзара бердәм булды. Русия күләмендәге бүләккә – “За любовь и верность” медаленә һәм Грамотасына лаек булуыбыз да шуны дәлилли. “Алтын гаилә – гасыр гаиләсе” дигән мактаулы исемебез дә бар. Кызганычка каршы, Венера апагыз иртәрәк дөнья куйды.
– 1990 елда район җитәкчесе вазыйфасын калдырып, Урал сәяси институтында белем алып, “политолог” квалификациясенә ия булгансыз. Аннары лаеклы ялга чыкканчы республика әһә­миятендәге җаваплы вазыйфалар башкаргансыз. Алай гына да түгел, үзегез туып-үскән Аккүз авылы тарихы турында зур китап чыгаруыгыз да иҗтимагый эшчәнлегегездәге активлыкны көчәйтеп җибәргән.
– Әлбәттә, Ленин партиясенең роле бетте, дип, өйдә гәзит-журнал гына укып ятып булмый инде. Аккүз тарихын архив материаллары аша өйрәнү миңа 304 битле зур китап язарга этәргеч бирде. Аннары Илеш районының тагын бер авылы – Кужбахты турында мәгъ­лүмат туплый башладым. Шулай, тагын 420 битле авыл тарихы китабы дөнья күрәчәк. Анысы “Шәҗәрә-2017” республика конкурсында II дәрәҗә Дипломга һәм акчалата бүләккә лаек булды. Әлеге вакытта Кушнаренко районы энциклопедиясе өчен мәгълү­матлар җыям.
– Лаеклы ялга чыккач кешенең моңа кадәр “яшеренеп яткан” сәләтләре бөреләнә, диләр. Сез үзегезне шигырь язучы, җырлар авторы буларак та таныттыгыз. Хәтта “Көмеш волонтер” дигән исемегез дә бар.
– Сез белмәгәне дә бар икән: Коръән укырга өйрәндем. Венера 2017 елда дөнья куйгач, Ислам диненә якынайдым. Хәтсез аятьләрне яттан беләм. Элекке коммунистның Коръән укуы яисә ураза тотуы сәер тоеладыр, бәлки. Төптән уйлаганда, партиянең асылы халыкка хезмәт итү, якты киләчәккә өмет уяту, тәртипкә өйрәтү иде бит. КПСС беркайчан да ачыктан-ачык дингә каршы булмады. Безнең идеяләр халыкка хезмәт итү иде. Минем картәтинең картәтисе Әбделсалих Татарстанның Әгерҗе районының Исәнбай авылында туып үскән. Шунда мулла булган. Аның улы – 1786 елгы Сәйфелмөлек имам-мөхтәсиб вазыйфасын башкарган. Гомумән, безнең нәселдә муллалар бик күп. Шуңа күрә минем дин юлына басуым да гаҗәп тоелмасын.
Районда “Көмеш волонтер” хәрә­кәте уңышлы эшли. Ул 55 яшьтән 80 яшькә кадәрге 15 кешене берләш­терә. Тәфсилләп сөйләмим, кыскасы – без социаль ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләргә кулдан килгән барлык ярдәмне дә күрсәтәбез.
– Сезнең гармун уйнап төшкән фотогызны күргәч, бу сорауны бирмәсәм, әңгәмәбез тулы булмас иде...
– Аның тарихы бик кызыклы. Авыл малайлары арасында бик җитез идем мин. Футбол яисә хоккей яратканнан гына түгел, яз җитү белән төрле уеннар өчен иркен яланга йөгерә идек. Арада качып кына тәмәке тартучы малай-шалай да бар иде. Гөнаһтан куркып, мин андый яман гадәтләрдән ерак тора идем. Әти мәрхүм бу малай вакытын гел уйнап кына уздырмасын, дип, күрәсең, бер баруында Ижевск шәһәреннән гармун алып кайтты. Авылдан 5-6 кеше җигүле ат белән еш кына “ихата продукциясен” сатарга йөри иде. Миңа ул вакытта 9-10 яшьләр булгандыр. Гармун алгач, бертуган абыем Кәшбразый белән икебезне мунчага ябып куя иде дә, гармун теленә басарга өйрәнмичә, чыгармас иде. Гомергә күрмәгән уен коралында үзебез генә ничек өй­рәник?! Мазһар һәм Эдвард абыйлар ярдәмгә килде. Менә шулай абый белән гармунда уйнарга өйрәндем.
Колхозга агроном булып эшкә кайткач, “Хромка” кайгысы булмады. Уйнарга вакыт юк иде. Аннары, партия эшенә күчкәч, онытылды. Хатыным мәрхүмә булгач, зур югалту сагышларын басарга теләп, 2017 елда кулга “хромка” алып, элекке көйләрне искә төшердем. 60 елга якын уйналмаган. Ә бармаклар таныш төймә­ләрне тиз тапты. Шигырьләр язам. Дистәгә якын җырым бар.
– Фәйләс Кәшбиевич, Сез – олы тормыш юлы үткән, бай тәҗрибә туплаган шәхес. Бүген дә район тормышында барлык чараларда актив катнашуыгыз, һаман да сафта булуыгыз куандыра. Илдә, республикада барган үзгәрешләрне ничек кабул итәсез? Аграр сәясәткә мөнә­сәбәтегез ничегрәк?
– Сәясәткә, дөнья һәм ил күлә­мендәге зур вакыйгаларга кереп китәсем килми. Шуны гына әйтергә телим: русиялеләр ил башлыгы Владимир Путин янына ныграк тупланырга, аның карарларын шулай хуп­ларга тиеш. Безнең ил һәрвакыт корал белән генә түгел, бердәмлеге һәм төрле милләт халыкларының татулыгы белән көчле булды. Без бу көчне югалтмаска тиеш.
Әлбәттә, Башкортстандагы үзгә­решләрнең илдә үрнәк итеп куелуы куандыра. Чөнки аның икътисади нигезе ныклы. Безнең ата-бабалар, безнең буын аңа ышанычлы нигез салган. Иң зур теләгем – үз җиребезгә үзебез хуҗа булыйк. Нинди зур акча тәкъдим итсәләр дә алданмыйк, Җиребезне сатуга юл куймаска кирәк. Авылларда да халык элек-электән күмәк яшәргә, авырлыкларны бергә җиңәргә өйрәнгән. Мин бүгенге җитәкчеләрнең дә эш асылын халыкка хезмәт итүдә күрәм.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.
Фото Фәйләс Муллагалиевның шәхси архивыннан алынды.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: