+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
5 март 2023, 10:37

"Син әни түгел" димәгез!"

Әйтүче дә бармы әллә? Шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Лилия Тимергалиева-Сәләхетдинова Хатын-кызлар көне алдыннан виртуаль дусларына үзенең уйлануларын җиткерә.

"Син әни түгел" димәгез!"
"Син әни түгел" димәгез!"

Бу кечкенә, әмма көчле рухлы ханым кияүгә чыгып, әни булу бәхетенә дә иреште. Әмма улы Салават озак яшәмәде. Лилия улын югалткач та, гаиләсе таркалгач та сыгылмады, мохтаҗларга ярдәм оештыруын, иҗат итүен дәвам итте. Моннан тыш, ул Интернетта да бик актив.

«Кадерлеләрем, 8 март - әниләр көне, ә син әни түгел, дип язмагыз миңа. Өч ел элек нәкъ шушы көннәрдә мин хастаханәдә яттым, Ришат белән икебезнең улыбыз гомере өчен көрәштем. Беркем дә мине ана хокукыннан мәхрүм итә алмый. Килешәм, Салаватны үстерү насыйп булмады, әмма мин аның әнисе булудан туктамыйм. Төштә дә аны сирәк күрәм. Ул иң яхшысы, ул – фәрештә. Безне көтеп торучы фәрештә. Улымны югалтканнан соң, бик күп гамәлләр кылдым, күңелем кайтып еладым... Ә хәзер үземне өлешләп җыярга һәм яшәргә вакыт җитте. Мин булдырам! Ышанам! Иң яхшысы алда!» - дип язган Лилия анда.

Кемдер бу минутта карынындагы баласын үтертергә, яисә, инде туган баласын калдырырга уйлый икән, бу батыр хатынның күзләренә карасын иде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: