+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
7 март 2023, 12:20

“Бәхетле булыр өчен тормышны яратыгыз!”

Шаран районының Дүртөйле авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ләйсән Гыйбатова уңыш серен шунда күрә.

“Бәхетле булыр өчен тормышны яратыгыз!”
“Бәхетле булыр өчен тормышны яратыгыз!”

“Чабып барган атны туктатыр ул, янып торган өйгә керә алыр” – шагыйрьнең безнең илнең авыл хатын-кызлары турында әйткән сүзләре һәммәбезгә мәктәптән таныш. Республикабыз районнарындагы авылларда да бар андый гүзәл затлар. Күптән түгел Шаран районында шундый соклангыч ханым белән танышып кайттык.

Ул безне – Уфадан өч сәгатьлек юл үтеп килгән журналистларны, елмаеп каршылады, кочаклап ук алды. Гәрчә моңа кадәр таныш булмасак та. Шунда ук чәй өстәле янына чакырды. Йөзеннән елмаю китми, үзе бер арада хезмәткәрләренә эш кушарга да өлгерә, чәй дә ясый, безне авыл тормышы белән таныштырырга да җитешә. Тавышы матур, интонациясе – дикторларныкыдай. Лидер, җитәкче булуы беренче караштан ук күренеп тора, шул ук вакытта ягымлы, ачык, гади дә үзе.
Ләйсән Гыйбатова – Шаран районының Дүртөйле авыл биләмәсе хакимияте башлыгы. Әлеге вазыйфада ул 2009 елдан бирле хезмәт сала, бу вакыт эчендә бик күп уңышларга, казанышларга ирешергә, авыл халкы тормышын яхшы якка үзгәртергә өлгергән. Хәер, сүзне ерактанрак башлыйк әле.
Шаран районының Ярәмкә авылында туып-үскән кызның әтисе – авыл мәчетен булдыручы, имам-хатыйб, әнисе 40 елга якын фельдшер булып эшли, “СССРның сәламәтлек саклау отличнигы” исеменә лаек була.
– Бәләкәй чакта, күпчелек балалар кебек, укытучы булырга хыялландым. Татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән мөгаллимәбез – яшь, чибәр апабыз – Алсу Мортазина безне үзенә һәм дәресләренә, чын мәгънәсендә, гашыйк итте. Аңа охшыйсы, шундый тәрбияле, акыллы, матур, белемле буласы килде. Шуңамы, без бер сыйныфтан өч кыз филология факультетына, БДУның һәм БДПИның татар-урыс бүлекләренә укырга кердек, – дип елмаеп искә ала Ләйсән Нурмөхәммәт кызы.
Яшь мөгаллимә Уфаның 78нче мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлын башлый. 1993 ел була бу, мәктәптә татар теле укытучысы таләп ителми.
Чибәр авыл кызы Эчке эшләр министрлыгында эшләүче чая шәһәр егете Айрат белән гаилә кора, тупырдап торган малайга гомер бүләк итәләр. Ләйсән Нур­мөхәммәт кызы укытучылык эшенә 17 ел гомерен багышлый, “Баш­кортстанның мәгариф отличнигы” исеменә лаек була.
2009 елда ул гаиләсе белән туган якларына кайта. Бераз район хакимиятендә Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә эшләп алгач, Дүртөйле авыл советына җитәкче итеп сайлана һәм җиң сызганып, дәртләнеп эшкә тотына. Уңышлары да озак көттерми. 2010 елда ул “Бердәм Русия” партиясе проекты буенча “Халык бюджеты” конкурсында җиңеп чыга һәм Ярәмкә авылында 25 миллион сумлык Социаль-мәдәни үзәк төзетүгә ирешә. 2011 елда күп инстанция­ләргә мөрәҗәгатьләрдән соң Ярәмкәдә үзәк урамда асфальт салына. Янә ике елдан соң Ләйсән Гыйбатованың актив хезмәт эш­чәнлеге нәтиҗәсендә “Башкорт­станның иң яхшы муниципаль берәмлеге” конкурсында җиңү яулыйлар һәм 100 мең сум грант
оталар.
Ләйсән Нурмөхәммәт кызы кешеләрнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә дә зур игътибар бүлә. Халыкның уртак тырышлыгы белән 2013 елда Ярәмкә авылы үрнәгендә – Бурсыкта, 2016 елда Сарсаз авылларында мәчетләр салына. Ә 2018 елда “Атайсал” проекты буенча Дүртөйле авылында бюджеттан тыш чараларга Иннокентий Иркутский чиркәве төзелә башлый. Бүгенге көндә халыкның бу эшкә үзе теләп биргән акчалары 5 миллион сумга җиткән. Ләйсән Гыйбатованың оста җитәкчелеген­дә төзелеш эшләре өмә рәвешендә үткәрелә.
2015 елда Ярәмкә авылында 400 мең сумга һәм бюджеттан тыш чаралар исәбенә суүткәргеч челтәр тергезелә. 25 елдан соң “Эшлекле гамәлләр” партия проекты буенча Каракашлы һәм Ярәмкә авылларында су үткәрү челтәрләре тергезелү – мактауга лаек эш, әлбәттә.
Ләйсән Гыйбатова башлангычы белән шул ук 2015 елда Фәйзуллин крестьян-фермер хуҗалыгы ярдә­мендә “Мәңгелек хәтер – мәңгелек дан” мемориаль комплексы төзелә. Моңа 800 мең сум һәм бюджеттан тыш чаралар җәлеп ителә. Бу үрнәктә авыл хакимияте башлы­гының җитәкчелеге һәм халык көче белән Бурсык һәм Сарсаз авылларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәлләр булдырыла.
Соңгы елларда Ләйсән Гыйбатова башлангычы белән күп аллеялар утыртылган – “Салих Сабитовның 100 еллыгы”, “Озын гомерлелек”, “Сарсаз авылының 270 еллыгы”, “Әтиләр аллеясы”, “Өч буын аллеясы”, “Алмагач бакчасы” һәм башкалар.
2016 елдан башлап, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында Дүртөйле, Бурсык, Сарсаз авылларында юллар ремонтланган, мәктәптә тәрәзәләр алыштырылган.
2017 елда Ләйсән Гыйбатова күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Шаран районының ел кешесе” исеменә лаек була.
Гомумән, оста җитәкчесе булган авыл советында ел саен уңыш­ларга ирешеп торалар. 2019 елда Дүртөйле “Башкортстанның иң матур авылы” проектында өченче урынны ала һәм 200 мең сум күләмендә грант ота. 2020 елда Ләйсән Нурмөхәммәт кызы “Баш­кортстанның иң яхшы муниципаль хезмәткәре” конкурсында җиңү яулый.
Авыл хакимияте башлыгы үзләренең биләмәләренең җәмгы­ятьтәге статусын яхшырту теләге белән янып яши, бу теләк аны халыкны “Аек авыл” республика конкурсында катнашырга үгетләүгә этәрә. 3 миллион сумлык грант “Аек авыл-2021” проектында яулана. Шул ук елны Ләйсән Гыйбатова Ярәмкә авылындагы тарихи музейга нигез сала.
Язмабыз герое – чын волонтер. Ул өлкән яшьтәгеләргә зур игътибар бүлә – туган көннәре белән тәбрикли, өйләренә бара, катлаулы тормыш хәлендә калганнарга мөмкин булганча ярдәм күрсәтә – туклану продуктлары, утын ките­рүне, балаларга кием алуны оештыра. Үсеп килүче буын өчен дә күп чаралар оештыра тынгы белмәс ханым, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалый, ата-аналар җые­лышларында, барлык мәдәни чараларда катнаша.
2017 елдан Ләйсән Гыйбатова Шаран районының Хатын-кызлар советын җитәкли. “Яшь леди”, “Бәхетле гаилә территориясе”, “Яшь талантлар” һәм башка күп проектларның авторы да ул.
Әлбәттә, һәр эштә тәҗрибә уртаклашу – мөһим юнәлеш. Ләйсән Гыйбатова да моны белеп эшли. Ул бу максатта еш кына башка районнарга чыга. Үткән елны гына да Бакалы, Бөрҗән, Чакмагыш, Туймазы районнарында булырга өлгергән. Башкортстан Хатын-кызлар берлеге оештырган чараларга да еш бара.
Гомумән, бу уңган ханым игътибарын юнәлтмәгән бер генә тармак та юк. Ул авыл җирендәге хуҗалыкларның үсешенә аерым игътибар бүлә. Эшкуарлар белән берлектә бер ашъяулык җир мәйданына да буш калырга юл куймый.
Авылның депутатлар корпу­сының бюджет чараларын нәтиҗәле куллануы һәм бюджеттан тыш чаралар җәлеп итүгә ирешү аркасында авыл советына караган барлык торак пунктларда юллар салынган. Тат-Көчек авылында 5 миллион сумнан артык бәягә юл һәм күпер булдыруны аеруча әһәмият­ле төзелеш, дип билгеләргә була.
Җәмгыять тормышында, чын мәгънәсендә, кайнап яшәүче ханым даими рәвештә телетапшыруларда да катнашып тора. Соңгы елда “Тормыш” һәм “Бай” проектлары уңышлы гамәлгә ашырылган, авыл биләмәсенең эшчәнлеге БСТ һәм “Башкортостан” яңалыкларында күрсәтелә. Авыл хакимияте башлыгы басма матбугат чараларында да 20дән артык мәкалә бастырырга өлгергән. Аның социаль челтәрләр­дәге постларын да шактый күп кеше карап, уңай мөнәсәбәтен белдерә.
Төбәктәге һәм федераль дәрә­җә­дәге депутатлар белән дә тыгыз бәйләнештә тора Ләйсән Нурмө­хәммәт кызы, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре да.
Әлбәттә, көнүзәк, халык күңе­лендә беренче урында булган мәсьәләләр дә баскан җирендә ут уйнаткан ханымның төп игътибар үзәгендә. Үткән елның язында аның җитәкчелегендә Донецк һәм Луганск республикаларына гуманитар ярдәм оештырылган. Бу эштә авыл халкының 40 проценттан артыгы катнашкан. Үткән елның ноябрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга посылкалар һәм хатлар җибәрелгән. Декабрьдә Ләйсән Гыйбатова Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре балаларына 200 татлы бүләк җибәрүне оештырган. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре янына да барып тора ул, кулдан килгән барлык ярдәмне күрсәтә. Матур эшләре игътибарсыз да калмаган аның, үткән елда Украинадан күчеп килгәннәргә һәм Донецк, Луганск кешеләренә ярдәмгә зур өлеш керткәне өчен “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Рәхмәтен алган.
Гел эш дип янган, бер минут тик тормаган ханымның гаиләсенә игътибар бүләргә вакыты юктыр, дип уйласагаз, ялгышасыз. Ләйсән Гыйбатова якыннары өчен өзелеп тора, күңел җылысын бирүче әни дә ул, тормыш юлдашына ныклы таяныч та. Эчке эшләр министрлыгы системасында хезмәт итеп, ялга чыккан ире Айрат (шәһәрдә туып-үскән егет!) – бүген авылда ферма мөдире. Эчке эшләр һәм Авыл хуҗалыгы министрлык­ларының күп бүләк­ләренә лаек бул­ган ул. Уллары Айнур Гыйбатов – “МыВместе” халыкара премиясе лауреаты, Башкортстанның “Ел студенты”, “Супершкольник Поволжья” исемнәрен алучы да. Бүген ул Русия Федерациясенең Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе, авылларының чын патриоты, барлык спорт чараларына хәйрия ярдәме күрсәтә, Шаран районындагы Мичуринск авылы балалар приютына шефлык итә.
Ләйсән Гыйбатованың намуслы хезмәте өчен алган барлык Рәхмәт хатларын, Мактау грамоталарын, дипломнарын, бүләкләрен санап китсәң, гәзиттә бик күп урын кирәк булыр иде. Без язмабызны аның сүзләре белән генә тәмамлыйк.
– Язмышымнан бик канә­гать­мен. Кешеләргә ярдәм күрсәтә алуым мине бәхетле итә. Педагог була алуыма да шатмын. Тормышны яратсаң, барысы кулдан килә, барысы да барып чыга. Бәхетле булыр өчен тормышны яратыгыз! – ди гүзәл ханым.

Ләйсән Якупова.
Шаран районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: