+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
8 март 2023, 17:39

Бәхет – туган якта, намуслы хезмәттә

Дүртөйле районының “Горшков” токымчылык заводы генеральный директоры Тәнзилә Идрисова белән әңгәмә.Тәнзилә Рил кызы Идрисова Дүртөйле райо­нының “Горшков” токымчылык заводы генеральный директоры вазыйфасында унсигезенче язын каршылый. Максатчанлык, булдыклылык, заман сулышын тоеп эш итә белүе белән ул халык арасында да, җитәкчеләр даирәсендә дә күптән инде ихтирам яулаган шәхес. Тәнзилә Идрисова җитәкләгән хуҗалык үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә тотрыклы үсеш юлыннан атлый. Якынлашып килүче яңа игенчелек сезонына да якты уй-ниятләр белән керә горшковлылар.

Бәхет – туган якта, намуслы хезмәттә
Бәхет – туган якта, намуслы хезмәттә
– Тәнзилә Риловна, һәр кеше­нең язмышында балачагы зур роль уйный. Сезнең балачак нинди булды?
– Мин тамырларым белән Дүр­төй­ле районының Гөлек авылыннан. Әтием алдынгы механизатор, водитель иде, 23 ел комбайнда эшләде. Әнием дә һәрчак авылыбыз уңганнары исемлегендә булды. Чөгендерен дә утады, мал азыгы җитеш­терү цехында да җиң сызганып хезмәт салды. Гаиләдә дүрт бала: өч малай һәм мин үстек. Өл­кән бала буларак, әти-әни эштә чакта энекәшләрем өчен барлык җаваплылык миндә булды. Ашарга әзер­ләү, өй җыештыру минем өстә булса, энекәшләргә ихатадагы башка эшләрне бүлеп биреп, аннары ничек башкарып чыгуларын тикшерә идем. Әтием, зур куллары белән башымнан сыйпап: “Минем кызым үскәч җитәкче булырга охшап тора”, – дип ярымшаярту катыш әйтеп куя иде. Күрәсең, фаразы чынга ашты, менә 20 елга якын җитәкче камытын тартам (көлә).
– Сез һөнәрегез буенча агроном, шулай бит?
– Әйе. Мәктәпне тәмамлагач, бер ел авыл китапханәсендә эшлә­дем һәм Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. “Агроном-оештыручы” белгечлеге буенча белем алдым. Төркемебездә 32 студент булып, шуларның дүртесе генә кызлар иде. Әйткәндәй, мине Дүртөйле районының “Россия” хуҗалыгы юллама белән укырга җибәргән иде, шуңа күрә, студент стипендиясе белән беррәттән, хезмәт хакы да алып укыдым. Студент тормышының уртасында кайнап яшәдек. Мин биюгә оста идем, чөнки мәктәптә укыганда ук район фестивальләрендә чыгыш ясап үстек.
Булачак ирем Габит Идрисовны техникумда очраттым. Ул да агрономлыкка укыды. Диплом алгач, өйләнештек. Әлшәй районы БАССР­ның 50 еллыгы исе­мендәге совхозының Уразмәт бүлекчә­сендә берничә ел ирем – агроном, мин лаборант булып эшләдек. Аннары Дүрт­өй­ле районының “Россия” хуҗа­лыгында хезмәт салдык. Ә менә 2005 елдан башлап мин “Горшков” токымчылык заводын җитәклим.
– Бу җаваплы вазыйфага тәгаенлә­нүегез хакында район гәзитеннән укып белүегез хакында бер кызык итеп сөй­ләгән идегез.
– Әйе, шулай булды ул. “Горшков”та баш зоотехник вазыйфасында эшли идем. Чәчү алды якынлашкан чак. Авыл хуҗа-лыгы идарә­се җитәкчесе Ринат Хәй­руллин белән райсовет рәисе Рәфил Гомә­ров килделәр. Миңа хуҗалык дил­бегәсен тәкъ­дим иттеләр. Мин, әлбәттә, каршы идем. “Ярар, язгы чәчүне генә алып чык та, урып-җыюга рәислеккә кеше табарбыз”, – дип күндереп киттеләр. Өч көн үттеме-юкмы, район гәзитендә: “Горшков” хуҗалыгына җитәкче итеп Тәнзилә Идрисова тәгаен­ләнде”, – дигән хәбәр басылып чыкты. Чигенергә урын калмады.
– Шундый зур коллектив белән идарә итәргә өйрәнеп китү авыр булмадымы? Ни дисәң дә гүзәл затлар­ның ир-егет­ләргә караганда, күңелләре нечкәрәк тә, йомшаграк та.
– Юк, һич авыр булмады, чөнки бу коллективта күптән эшли, андагы һәр хезмәткәр белән яхшы таныш идем. Элекке җитәк­чебез ялга чыкканда, аның урынына калганым булды. Хуҗалыкка караган авылларда – Бәйгелде, Урыс Ялдәге, Татар Ялдәгендә татар, урыс, мари халкы тату, матур гомер кичерә. Яше-карты тырышып дөнья көтә, гүзәллек­кә омтылып яши. Һәр ихата алдында берәр түгел, икешәр җиңел машина тора, ел саен яңа, күркәм йортлар калкып чыга. Уңган кадрларга да кытлык кичермибез: механизатор, комбайнчылар – барысы да үз авылларыбызда туып-үсеп, хезмәт чыныгуы алган кешеләр. Терлекчелектә дә эшче куллар җитәрлек. Яшьләребез авылда төпләнә – менә шуңа сөенеп туя алмыйм. “Озын” акча эзләп, чит җирләргә чыгып китүдән үз туган якларында хезмәт салып гомер итүне өстен күрүчеләр елдан-ел арта. Губаевлар гаиләсе хакында әйтми булдыра алмыйм: хуҗалыгыбызда бу булдыклы гаи­ләдән алты (!) кеше эшли. Наталья алдынгы сыер савучы булса, ире Станислав – тәҗрибәле механизатор, уллары да кайсы – тракторда, кайсы фермада хезмәт сала. Һәр­кайсы бары тик мактау сүзлә­ренә генә лаек.
– Тәнзилә Риловна, яшерен-батырын түгел, халык белә: Сезгә хуҗалык дилбегәсе тапшырылганда, “Горшков” бурычларга баткан иде. Ничек итеп чагыш­тырмача кыска вакыт эчендә аны аякка бастырдыгыз, алай гына да түгел, район маяклары сафына чыгардыгыз?
– Минем генә хезмәт түгел бу, бөтен коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе. Әй­тәм бит, халык бездә искиткеч уңган. Җи-тәкче буларак, мин, үз чиратымда, һәр хез­­­мәткәргә лаеклы эш шартлары булдыруны, яхшы хезмәт хакы түләүне максат итеп куйдым. Коллектив әгъзалары да эшкә ихлас күңел белән, барлык сәләтемне салып тотынуымны аң­лады, күрәсең, һәр башлангычымны хуплап каршы алды. Хәзер инде хуҗалык икътисади яктан тотрыклы предприятие, салымнар һәм башка төр түләүләр буенча да бурыч юк, эшләгән кешегә хезмәт хакы вакытында күчерелеп бара. Өй төзергә ниятләүчеләргә техника, акча белән ярдәм итәбез.
Машина-трактор паркын яңарту өс­тендә күп эшлибез, шуңа ул заман­ча техника белән тулыланып тора. Был­тыр, мисал өчен, 30 миллион сум­лык яңа техника, шул исәптән 15 миллион 750 мең сумлык “Кировец-742” тракторы, “Кузбасс” чәчү комплексы, “МТЗ-82” тракторы, пресс-җыйгыч сатып алдык. Бүген инде чәчүдә катнашачак бөтен төр авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләдек. Ягулык-май­лау материалларын, запас часть­ләр­не дә кирәгенчә кайтардык, ашла­малар җитәрлек күләмдә тупланды.
Хуҗалык табышның күп өлешен терлекчелек тармагыннан ала. Көндә­лек сөт җитештерү быел, былтыргыга караганда, 1,5 тоннага артык. Әлеге продукция югары сыйфат күрсәткеченә ия. Горшковлылар үстергән голштейн нәсел­ле таналарга да республикабызда ихтыяҗ зур.
– Тәнзилә Риловна, киләчәккә нинди планнар корасыз?
– Планнар зурдан. Тиздән хуҗалыкта 1200 баш мөгезле эре терлеккә исәп­ләнгән ферма төзи башлаячакбыз. Яңа ферма төзү яңа эш урыннары барлыкка килү дигән сүз ул. Димәк, авылларыбыз тагын да үсәчәк, ныгыячак. Әйткәндәй, әлеге вакытта бездә барлыгы 1100 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән, 340 савым сыеры.
– Шәхси пландагы сорау да бирим әле: үзегезне бәхетле кеше дип исәплисезме?
– Әлбәттә! Күңелгә якын эшең булу – үзе зур бәхет ул. Ә авырлыклар безне сындырмый, ныгыта гына. Тормыш чәчәк­ләре – балалар ди­ләр. Ике кызыбыз үсеп буй җиткер­де, хәзер инде оныклар сөю бәхе­тен дә кичерәм. Өлкән кызыбыз Лиана гаиләсе белән авылда төпләнде, мәдәният өлкә­сендә хезмәт сала, авылдашларыбыз өчен берсеннән-берсе фәһемлерәк мәдәни чаралар үткәреп кенә тора. Аның тырышлыгы белән клубыбыз гөрләп эшли. Лилиябез гаиләсе белән Дүртөйле шәһәрендә яши. Ике кызым – ике канатым димен.
– Тәнзилә Риловна, шушы көннәрдә Сезгә “Русия Федерация­сенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Абруйлы бүләк белән ихлас күңелдән тәбрик­либез! Сезгә киләчәктә дә уңыш­лар гына юлдаш булсын. Фәһем­ле әңгәмә өчен рәхмәт!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Миләүшә Латыйпова әңгәмәләште.

Фото: Т.Идрисова архивыннан
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: