-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
8 март 2023, 13:56

Җиһан нурын җыйган Гөлҗиһан

Күренекле җәмәгать эшлеклесе Гөлҗиһан Яһүдинаның тууына 85 ел тулу мөнәсәбәтле.

Җиһан нурын җыйган Гөлҗиһан
Җиһан нурын җыйган Гөлҗиһан

Сәяси золым чордашы

Түбәләрендәге аксыл ташлары ерактан күренеп торган, битләүләрен алкалы ак каеннар, тәңкә яфраклы усаклар, хуш исле юкәләр бизәгән, итәкләре тирәкле-өянкеле, баланлы-шомыртлы, камышлы-күрәнле үзәннәргә тоташкан үркәч-үркәч уба-калкулыклар манзарасы әсир итә Миякә тарафларында. Убалар арасындагы тыныч, җил-давылдан ышыкланган аулаграк урыннарга, гадәттә, авыллар утыра. Шундый авылларның берсе – заманында гөрләп торган, хәзер инде бик тә кечерәйгән Зәйпекүл авылы. Тарихи язма мәгълүмат­ларда тәүге тапкыр 1781 елда искә алына ул. Әмма аңа күпкә элгәрерәк нигез салына, анда йомышлы татарлар, мишәрләр яши, дип билгеләнә. Атамасы бу төбәкләргә хас урын-җир торышына бәйле: зәйпе – җәйпәк, җәенке һәм күл сүзләреннән тора. “Миякә районы – Акмулла төяге” китабында авылда бер гасыр элек, 1920 елда, 995 татар яшәгәне әйтелә. Шулар арасында, тәгаен, Гөлҗиһан Җәләлетдин кызы Яһүдинаның картәти-картәниләре, әти-әнисе дә була.
Газиямал белән Җәләлетдин Яһүдиннар Зәйпекүлдә үз күкрәк көче, тернәкчеллек белән хәлле генә көн күрә. Ләкин дәррәү колхозлаштыру, теләү-теләмәүгә карамастан, күмәк хуҗалыкка кыстау, җитеш тормышлылар арасыннан да кулакларны эзләү, эзәрлекләү, бетерү башлана. Җәләлетдин кулга алына, улларын – алты гына яшьлек игезәкләр – Мәрвәр белән Сәрвәрне базга ябалар. Шунда өшегәннән соң, Мәрвәр үлеп киткәч, Газиямал хакимияттән ирен җирләү җеназасына җибәрүне үтенә. Җәләлетдин кайткач, гаилә төнлә җәннәт бакчасыдай туган авылларыннан качып, билгесезлеккә – Казахстан якларына чыгып китә. Ул арада аларның ныклы йортларын Кыргыз-Миякәгә күчереп тә алалар.
Чит җирләрдә җәфалы көнкүрештә кагылып-сугылып бераз йөргәч, качаклар анда озакка калмый, золым касәфате ажгырып торса да, кире Башкортстанга кайтырга тәвәккәлли. Гаиләне Раевка касабасында Газиямалның ахирәте вакытлыча үзенә сыендыра. Шунда 1938 елның 11 мартында Гөлҗиһан – Җиһан гөле дип исемләнеп, соңрак милләтебез горурлыгына әйләнәчәк кыз бала дөньяга аваз сала. Тормыш көйләнә төшкәндәй тоела. Дөньяны мәрхәмәт яшәтә, дигәнне раслагандай, Җә­ләлетдинне элекке дусты, Раевка консерва заводы директоры мал көтүчесе итеп эшкә ала. Яһүдиннар җәйләрен – куышта, кышларын җир өйдә – землянкада яши. Гөлҗиһаннан соң Аллаһ Тәгалә янә бер кыз белән бер малай бүләк итсә дә, алар гомерле булмый.
Совет илендәге барлык халыкның яшәешен тамырыннан үзгәрткән Бөек Ватан сугышы башлангач, Җәләлетдин дә, башка бик күп ир-егетләрдәй, фронтка китә. 1942 елда сугыш яланнарыннан аның турында бары “хәбәрсез югалды” дигән язма килеп, яугир язмышы азаккача ачыкланмый кала.

Мәгърифәт юлында

Гөлҗиһанның әнисе Газиямал кулында ике бала – улы Сәрвәр һәм кечкенә кызы белән ялгызы кала, кыенлыкларга ничек тә каршы торырга тырыша. Өйдә – кытлык, кайсыбердә ашарга һичнинди ризык, икмәк тә булмый. Бернигә карамый, ике сабый да тырышып укый. 1956 елда Гөлҗиһан урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, ике ел укытучы булып эшләп ала. Гыйлем эстәргә омтылышы аны илнең башкаласына ук дәртләндерә. 1958 елда Мәскәү китапханә институтына (хәзер Мәскәү дәүләт мәдәният институты) китапханә-библиография белгечлеге буенча укырга керә. Язмышның әчесен күп уртлаган кыз күңелен ныклап укуга сала, спорт белән шөгыльләнә, студентларның җәмәгать эшендә катнаша. Мәскәүдә дүрт ел белем алып, институтны тәмамлап, Уфага кайткач, кызны Республика китапханәсенә (хәзер Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсе) өлкән библиограф итеп кушкуллап эшкә алалар. Биредә әдәби әсәрләр һәм аларга карата язылган тәнкыйть мәкаләләре картотекасын тулыландыра, баета, укучылар белән бәйләнешне ныгыта, Башкортстан радиосы һәм телевидениесе аша яңа әсәрләргә кызыклы, мавыктыргыч күзәтүләр белән тапшырулар әзерли.
1968 елда Уфада сәнгать институты (хәзер Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты) ачылгач, Мәскәүдә белем алган сирәк һөнәр иясен бирегә китапханә мөдире итеп чакыралар. Китапханә фондын туплау-җыю буенча җиң сызганып эшкә чума Гөлҗиһан Җәләлетдин кызы. Мәскәү, Ленинград, Киев, Казан һәм башка шәһәрләргә барып, кайда да уртак тел табып, махсус басмаларны, әсбап-китапларны Уфага алып кайта. Ачылганнан алып, ике дистә ел дәвамында институтның ректоры вазыйфасын башкарган шөһрәтле композитор Заһир Исмәгыйлевның ныклы терәге, үз өлкәсендә ышанычлы ярдәмчесе була.
Гөлҗиһан Яһүдина 28 ел бер урында үрнәкле хезмәт салып, 1996 елда хаклы ялга киткәндә институт китапханәсендә 60 меңнән артык китап һәм махсус әсбап, 10 меңнән артык вакытлы матбугат басмасы исәпләнә. Китапханә мөдире үзе, студентлар арасында кайнап, тәрбия эшен җайга салып, олы хөрмәт казана.
Мәгърифәтчелек шөгылен дәвам итеп, Гөлҗиһан Җәләлетдин кызы алты ел “Кристалл” коммерция телевизион студиясендә мәдәният, сәнгать әһелләренә, республиканың билгеле шәхесләренең иҗатына һәм тормышына багышланган тапшырулар алып бара.
Балачакта золым михнәтләрен бергә кичкән, кыенлыкта, мохтаҗлыкта үскән абыйсы Сәрвәр дә югары белем алып, гыйльми хезмәтләр язып, техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешә, билгеле галим булып таныла.

Халкына нур өләшүче

Кешелек тарихында борыннан кабул ителгәнчә дә, милли аң һәм шәригать кануннары буенча да, гүзәл затлар нәзакәтле табигате белән юлбашчылыкка дәгъва итми. Әмма сынау чорларында, вакыйгалар кискен­ләшкәндә еш кына халык үзенең чая кызларын үзе үк алгы сафларга чыгара. Гөлҗиһан апа белән дә шулай булгандыр, мөгаен.
Үткән гасыр азагында, үзгәреш җилләре күтәрелеп, төрле иҗтимагый агымнар өермәсе дулаганда, Гөлҗиһан Яһүдина күңелендә, ялкынлы шагыйрь Шәехзадә Бабичның: “Ал да нур чәч халкыңа” дигән юлларына аваздаш булып, замандашларга мәгърифәт нуры җиткерерлек оешма төзү нияте бөреләнә. Әйтергә кирәк, ул вакытта ук Гөлҗиһан апа Рәшидә Солтанова җитәкләгән Башкортстан Хатын-кызлар берлегенең идарә әгъзасы сыйфатында җәмәгать эшендә абруй казанган иде.
Яңа оешмага сирәк яңгыраган “Сәхиб­җамал” исемен бирергә ниятли ул. Берчак хәтта: “Бу исемнән нафталин исе килә”, – дип көлде бер күренекле шәхесебез”, – дип әрнегәне дә истә. Әмма ул максатыннан тайпылырдайлардан түгел иде. “Сәхибҗамал исемен халыкка яңартып кайтарырбыз, оешмабыз куәтләнә барган саен, тәүге актрисабыз, кайчандыр Уфа сәхнәләрендә балкыган, “Нур” труппасын төзегән туташыбызның якты хатирәләре дә халкыбызга кайта барыр”, – дип юрады ул.
Зыялы шәхесләребез, быел 90 яшьләрен тутырган галимә, укытучы, филология фәннәре кандидаты Бәйнә Салих кызы Сәлимгәрәева белән танылган журналист Фәрит Назар улы Вахитов аның тугры иңдәшләре булды. Шагыйрә, журналист Фәндидә Харрасова, матбугат хезмәткәрләре Резида Вәлитова, Фәнидә Гыймадиева, Фәридә Маннанова, Вәсилә Камалетдинова һәм башкалар яңа башлангычны күтәреп алды. Гөлҗиһан апа аңа хас төгәллек, пөхтәлек, эзмә-эзлеклелек белән оештыру мәшәкатьләрен башкарып, күмәк тырышлыкта яңа гасыр башында Башкортстанда яңа милли оешма барлыкка килеп, 2001 елның 24 маенда республиканың Юстиция министрлыгында теркәлде.
Ышанычлы тарафдарларның берсе, ул чакта Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәре Рауиза Тимерханова болай хәтерли: “Бүгенгедәй күз алдымда Гөлҗиһан апаның иҗтимагый оешма ачу нияте белән Дуслык йортына килеп кергәне. Ул вакытта Татар милли үзәге, “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге, Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасының республика бүлекчәсе кебек татар берлекләре эшли иде. Шулай да Гөлҗиһан апа карарында нык торды, оешма эшен башлады. Ул бик күркәм, акыллы, зур белемле, бай күңелле ханым иде. Мәктәп балалары, яшьләр алдында тирән эчтәлекле чыгышлар ясады. Китапханәләр белән гел элемтәдә торды”.
Шунысы да бар, һәрдаим кешеләр чолганышында булса да, Гөлҗиһан апа күңел капкаларын һәркемгә шәрран ачып бармады. Бу золымлы эзәрлекләү чорыннан аңга сеңеп калган, уяу булу кирәклеген сиземләүдән бул­гандыр, бәлки. Ә менә Рауиза ханым исә: “Бик тә якын күрдек бер-беребезне Гөлҗиһан апа белән, кунакларга йөрештек, серләрне бүлештек”, – дип хәтерли.
“Сәхибҗамал” оешмасының мөкатдәс максаты итеп халкыбызның әхлакый кыйммәт­ләрен, гаилә кадриятләрен саклау куелды. Берләшмә милләттәшләребезнең рухи һәм мәдәни ихтыяҗларын кайгыртуы, онытылуга дучар була башлаган бөекләребезнең исемнәрен ядь итүе белән тиз арада ихтирам яулады. Гөлҗиһан Җәләлетдин кызының тырышлыгында Уфаның зур залларында, республикабыз шәһәрләре һәм район үзәкләренең мәдәният йортларында бихисап чаралар үткәрелде.
Талантлы якташларыбыз – язучылар, җырчылар, мәдәният, сәнгать әһелләренең юбилей һәм иҗат кичәләре; республикабызда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм башка шәһәрләрдә яшәүче күренекле хатын-кызлар белән истәлекле очрашулар; Борынгы Болгарга, Казанга мавыктыргыч сәяхәт-сәфәрләр җәмәгатьчелекне “Сәхиб­җамал”га җәлеп итте, туплады, берләштерде. Оешманың эшенә игътибар артты, “Сәхибҗамал”­чыларның авазы республикада ачык ишетелеп, бер­ләшмәнең, аның рәисенең фикерләренә колак сала, аңа таяна башладылар.
Гөлҗиһан апа һәр юнәлештә үз зиһененә, тәҗрибәсенә нигезләнеп юл ярды, һәр мәсьәләдә төпле карашта булды, вак-төяк тоелырдай нәрсәләргә дә әһәмият бирә белде. Шулай, “Тулпар” журналы башлангычында Фәндидә Харрасова оештырган, тәрбия мәсьәләсенә багышланган бер “түгәрәк өстәл”дә болай ярып салды:
– Тәрбия җитешми яшьләргә. Урамга чыксаң, адым саен ярым ялангач, кендекләрен күрсәтеп кыска футболка кигән кызларга очрыйсың. “Балам, кендегеңне күрсәтеп йөрергә ярамый, күз тияр”, – дип атасы-анасы кисәтми микәнни? Ә бит борынгылар моны белгәннәр. “Күз тияр”нең мәгънәсе дә – яман күздән, яман ниятле кешедән саклан, дип әйтү бит ул. Хәзер фән дә, әнә, ата-бабаларның фикерен куәтли. Кыз баланың кендек күрсәтеп йөрүе түлсезлеккә китерә, диләр.
Гөлҗиһан апа ул чакта 42 илнең вәкилләрен бер­ләштергән Төрки хатын-кызлары ассоциациясе эшендә катнашты, милли үзенчәлекләрне тотрыклы саклап, үз милләтең мәнфәгатьләрендә хезмәт салып, кирәк очракларда башка милләтләр белән ярашлы эш итүне хуп­лады ул. Ана телебезне яклауда да ул мәгърур кыядай торды.

Оҗмахка юл кайдан?

Унбер гасырлы озайлы дәвер эчендә ата-бабаларыбыз тоткан дин – Ислам. Ислам милләттәшләребезнең яшәешенең барча өлкәсен биләп, милли мәдәният, гореф-гадәт, йолалар, хәтта хуҗалык эшчәнлеге, кәсеп итү даирәләрен иңләп, тормыш итү рәвеше булып әверелгән, күп йөзьеллыклар дәвамында сабырлык биреп, юкка чыгудан саклап калган.
Без танышканда Гөлҗиһан апа мөмкин булганча мөселман дини кануннарын тотып, нәкъ аныңча – төгәл һәм тайпылышсыз, хәтта тырнак кисү әдәпләрендә дә Пәйгамбәребез өйрәткәннәргә иярергә тырышучылардан иде. Шуңа да ул җитәкләгән оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе мөселманлык җирлегендә булуы гаҗәп түгел. Нәсел-буынының, әткәй-әнкәсенең төяге – Миякә районыннан чыккан, озак еллар Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы булган күренекле дин эшлеклесе, әдип Мөхәммәт хәзрәт Галләм аның изге башлангычларын әйдүкләп алды.
Мәгърифәтче-язучы, Ислам галиме, Эчке Русия һәм Себер мөселманнары Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең хәтер кичәсе; мөселман дөньясы тарихында беренче, милләтебездә бердәнбер казыя Мөхлисә Бубиның, Русиядә беренче хатын-кызлар оешмасына нигез салучы, Уфа мөслимә ханымнар җәмгыяте рәисе Мәрьям Солтанованың тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган фәнни конференцияләр; Герой шагыйребез Муса Җәлилнең һәм җәлилчеләрнең истәлегенә багышланган, алар рухына Коръән аятьләре укып үткәрелгән кадер кичәсе; Коръән Кәримне урысчага тәрҗемә кылучы галимә Валерия Порохова белән очрашу һәм башка бик саллы чаралар җәмәгатьчелек, матбугат вәкилләре катнашлыгында “Ихлас” мәчетенең иркен зал­ларында уздырылды.
Гөлҗиһан апа холкы белән булганны санлау һәм саклауда чикләнеп калмый, гел генә иҗтиһат итүгә, яхшыны ишәйтүгә, җәелдерүгә омтылучан булды.
“Ихлас” мәчетендә үткән “Исламияттә хатын-кыз” дип аталган конференциядә төп чыгышны ясап, иң яхшы, бозыклардан азат тәрбия – мөселман кануннары буенча тәрбия икәнен, Исламның әхлакый кагыйдәләре яшен дә, картын да курчалавын, тәрбия эшен иң беренче милләт аналары булган хатын-кызлардан башлау кирәклеген кат-кат ассызыклап үткән иде. Һәм, һәрвакыттагыча, сүзе гамәленнән аерылмый, Башкортстан Халыклар дуслыгы йортында Ислам нигезләрен һәм гарәп имлясын өйрәнү курсларын оештырып та җибәрде. Узган йөзьеллык азагында ук исемнәре риясыз фидакарьлек, пакь диндарлык, ихлас милләтпәрвәрлек, иманга дәгъватлау символы булып яңгыраган ике көчле мөгаллимә – Фатыйма абыстай Фаткуллина белән Розалия Халикова дин сабаклары бирә башлады. Пәйгам­бәребезнең “Гыйлем эзләп чыгучы кешенең Аллаһ җәннәткә юлын җиңеләйтер”; “Гыйлем – хәзинә. Ачкычы – сорап өйрәнүдер”; “Гыйлем гыйбадәттән хәерледер” кебек хәдисләрен маяк итеп, хаклы ялдагы ханымнар, хезмәттә булган яшьләр дә абыстайлар өйрәтүендә догалар ятлады, гарәп әлифбасын үзләштерде.
Алга күчеп, әйтергә мөмкин: шәкертләрнең күбесе соңгарак дини гыйлем алуны мәдрәсәләрдә, Ислам университетларында дәвам итте, Мәккә-Мәдинәгә хаҗ сәфәре кылучылар да булды. Фатыйма Фаткуллина 2011 елда “Ихлас” мәчете карамагындагы Вил Казыйханов исе­мендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбен җитәкләде. Иҗтимагый эшчәнлектә тәҗрибәне “Сәхибҗамал”да туп­лаган Розалия Халикова 2014 елда Башкортстан мөслимәләр берлеген оештырды.
Гөлҗиһан Яһүдина рәислек иткән чорда “Сәхибҗамал” оешмасының эшчәнлеге төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, дипломнар белән билгеләнде, җитәкче үзе күпьеллык игелекле хезмәте өчен Башкортстан Республикасының, Русия Хатын-кызлар берлегенең дәрәҗәле бүләкләренә лаек булды.
Әрвахларның, бакыйлыкка күчкәннәрнең җәсады җирләнсә дә, истәлекләре безнең бәгырь төпләрендә яши, исемнәре догаларда кабатлана. Быел 31 гыйнварда, Гөлҗиһан Җәләлетдин кызының якты дөньядан китүенә ун ел тулган көннәрдә, “Сәхибҗамал” оешмасында аның юлын дәвам итүчеләр һәм Мөслимәләр берләшмәсе әгъзалары мәрхүмә рухына Коръән хәтем кылды. Растыр ки: “Без – Аллаһудан һәм Аңа кайтарылачакбыз”. Урының оҗмах түрләрендә, рухың шат булсын, халкыбызның сөекле кызы!

Эше дәвам итә!

Каты авыруына карамастан, Гөлҗиһан Яһүдина актыккы сулышынача халыкка хезмәт итте, җәмәгать эшен ташламады. “Сәхиб­җамал” яшәсен, яшәтегез аны!” – булды аның соңгы васыяте. Икебезнең дә һөнәри эшчәнлек китапка бәйле һәм сөюебез китап булгангадырмы, дәвамда миңа өмет баглавын да ачык җиткереп өлгерде.
2013 елның башында оешманың яңа идарәсе сайланды. Төрле сәбәпләр белән ничәдер еллар элек рәсми статусын югалткан берләшмәне яңадан теркәү бурычы үзәккә чыкты. Дилә апа Булгакова, Зәлия Ахунова, мин оештыручылар (учредительләр) булып, оешманың исемен бераз үзгәртеп (элеккечә теркәүдән баш тарттылар), “Сәхибҗамал” төбәк иҗтимагый оешмасы яңадан теркәлү үтте, яңа низамнамә расланды. Рәссам Искәндәр Нигъмәтҗанов ярдәмендә эмблемасы булдырылды. Апрель аенда “Ихлас” мәчетендә бөек Тукайга багышланган кичәбездә Дилә Булгакова сүзләренә Резида Сабитова язган гимн тәүге тапкыр яңгырады. Халкыбызның барча катламнары арасында эшләү зарурлыгын исәпкә алып, даирәбезгә төрле буын һәм мәшгулияттәге хатын-кызларыбызны җәлеп итәргә тырыштык. Бер-бер артлы шәһәр һәм районнарда берлекнең бүлекчәләре ачыла башлады, аларга милләтебезнең йөзек кашлары – талантлы, булдыклы ханымнар җитәкчелеккә алынды.
2013 елның декабрендә маһир каләм ияләрен сәхнәгә чыгарган “Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” проекты гамәлгә куелып, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында тамашачылар җиде шагыйрәнең иҗат балкышына сокланды. Эшнең дәвамлысы хәерле, шөкер, мондый шигъри сүз бәйрәмнәре һәр елны диярлек үткәрелә. Уфада да, Казанда да нәфис сүзгә гашыйклар аларны көтеп ала.
Әлеге көндә оешманы мәгариф ветераны, Русия мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнгән Флүсә Назаргулова җитәкли.
Беркемне дә кабатламый, беркемгә дә аркылы төшми, рухташ оешмалар белән дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне саклап, үзенең “Бар булмышың нурдан торсын тоташ!” шигаренә тугры калып, “Сәхибҗамал” оешмасы замандашларыбызга армый-талмый хезмәттә.
Бүгенге яшәешнең гамен көчәйтеп, ямь-бизәкләрен арттырып, киләчәккә өмет нурлары сузып, республикабызда һәркөнне диярлек зурмы, кечкенәме чаралар үтә. Барысын да, Гөлҗиһан апача, җиренә җиткереп булдырырга тырышыла. Әле тегендә, әле монда гөрләгән иҗат һәм юбилей тантаналарын, очрашуларны, халык йолалары бәйрәмнәрен, көнүзәк темаларга фикер алышуларны, кул эшләре түгәрәкләрен, гөлләр утырту яки чишмәләр тазарту өмәләрен оештырган тырыш затларның, әлбәттә, исемнәрен санап бирү мөмкин түгелдер. Гәрчә замандашларыбыз белә аларны, ярата, аларга иярә. Алда телгә алынганнарга өстәп, Халисә Мөдәрисова, Рафига Усманова, Лилия Сәгыйдуллина, Фәүзия Гайзаман, Тәслимә Вәлиева, Римма Әминева, Роза Якупова, Луиза Ишморатова, Ризидә Мөхәммәтҗанова, Флера Шәрипова, Әлфия Булат, Галия Арсланова, Фиюза Бурангулова, Тәнзилә Назарова, Зөһрә Исламова, Фирдинә Зиннә­туллина кебек асыл затларыбызның, башка актив аркадашларыбызның гүзәл гамәлләрен, мәкальдә әйтелгәнчә, халык белә, халык күрә.
Җәмәгать эшчәнлегендә катнашып, илгә, милләткә файдалы булу – аларга кайдандыр йөкләтелгән бурыч түгел, ә күңел таләбе, йөрәк ихтыяҗы. Һәр уңышлы башкарылган, күңелләргә хушлык китереп, “Сәхибҗамал”ның күркәм хисап тезмәсен баеткан эшләр Җиһан нурын булмышына җыеп, туган халкына өләшкән, фидакарьлегендә Кояштай балкыган Гөлҗиһан Яһүдинага мәдхия булып, гимн сүзләрен аңа төбәп кабатлый кебек:
Исемеңне саклап гасырларда,
Илең, халкың һаман зурлый сине.

Динә МОРЗАКАЕВА.

* * *
Гөлҗиһан апа истәлегенә.
Гөлҗиһан – җиһан гөле, дип,
Ярата идек сине.
Барыбызга күңелеңнең
Җылысы җитә иде.
Мәгърифәтле, уңган, булган,
Кыю да идең үзең.
Рухи әйдаман булдың син
“Сәхибҗамал”га безнең.
Ышанып сиңа тапшырдык
Тәрбия дилбегәсен:
Кызлары – горурланырлык,
Милләтебез кинәнсен!
Татарым, дип, янып көйгән
Алгы сафларда йөрдең.
Әйдәр өчен кирәк чакта
Сүзне дә таба белдең.
Җитәкләдең бәйрәмнәрне,
Күтәрдең кичәләрне,
Халкыбыз сусынын басты
Рухият чишмәләре.
“Кеше китә, эзе кала...” –
Бу синең хакта түгел.
Син исән! Күңел түрендә
Елмаеп торасың гел!

Фәндидә ХАРРАСОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: