Альбина Хәйдәр кызы - Балтач районыннан. Ире Винер белән бергә алар 13 бала тәрбияли. Бу күркәм гаилә турында узган елның июнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә язган иде.
Хәйдәршиннар өчен «Герой-ана» мактаулы бүләгесе ил Президенты кулыннан алган беренче генә бүләк түгел. 2014 елда Владимир Путин күпбалалы гаиләгә «Ата-ана даны» орденын тапшырды.
Горурланабыз! Альбина Хәйдәршинаны һәм барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Барыгызга да сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез!
Фото: социаль челтәрләрдән