+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
10 март 2023, 11:04

Күңелләргә күпер сала

Нефтьче-шагыйрь Таһир Якуповның иҗаты тормышка һәм кешеләргә тирән сөю белән сугарылган.Дүртөйле шәһәре китапханәсендә әдәбият, шигърият сөюче җаннар өчен күп еллар “Дулкын” иҗат берләшмәсе уңыш­лы эшләп килә. Аның әгъзалары районның иҗтимагый тор­мышында актив катнаша, бер-бер артлы китапларын басты­ра, шигырьләре, чәчмә әсәрләре, җырлары белән туган Дүртөйлесенең рухи хәзинәсен баета. Күптән түгел “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсендә күңелле вакыйга булды: нефтьче-шагыйрь Таһир Якуповның “ Ачам күңелем серләрен” дип аталган китабының исем туе оештырылды.

Күңелләргә күпер сала
Күңелләргә күпер сала
Китапның исем туе зур, чагу, җыр-моңлы бәйрәм кебек узды. Чара сценарие, әлбәттә, көн герое – җыентык авторының иҗат җимеш­ләреннән үрелеп төзелгән иде. Таһир Якуповның шигырь­ләренә языл­ган җырлар да яңгы­равы кичәгә үзен­чәлекле, кабатланмас бер ямь өстәде. Аның бил­геле композиторлар Вәсил Галим­ов, Рәис Ханнанов, Мөдәрис Морзаханов белән берлектә туган “Иртәнге серенада”, “Сагынып киләм”, “Киткәннәр кайтмый урап” җырларын Дүртөйле таланты, бихисап мәртәбәле җыр бәйгеләре җиңүчесе, Башкортстанның атказанган җырчысы Илшат Сибә­гатуллин башкарды.
­- Таһир Әнгам улының иҗа­тын мин саф сулы чишмә белән чагыштырыр идем, ­- диде Русия­нең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Рафаил Хафизов. ­- Аның шигырьләре эчкерсезлеге, ихласлыгы белән җәлеп итә. Темаларны да автор әллә каян эзләми, әсәрләрендә – үзенең һәм замандаш­лары­ның хис-кичерешләре, борчу-уйланулары. Җанында иҗат ялкыны дөрләп янган мәле әле аның, киләчәктә яңа китапларының ташка басылганына шаһит булачагыбызга иманым камил.
Русиянең һәм Башкорт­стан­ның Язучылар берлек­ләре әгъза­лары Мөдәрис Мөси­фуллин һәм Светлана Васикова да талантлы каләмдәшләренә иҗади уңышлар теләде. Билгеле журналист, балалар язучысы Илдус Тимерханов исә Таһир Якуповның шигърияттә генә түгел, журналистика өлкә­сендә дә каләменең үткер булуын билгеләде.
- “Ачам күңелем серләрен” китабы, нигездә, шигырьләрдән тора, әмма анда “Икмәк кадере”, “Авылым буалары”, “Исеме үлем­сез”, “Юксынам сине, әтием”, “Йөрәк­ләрдә яши аның моңы” дип аталган нәсер­ләр һәм истәлекләр, мәкаләләр дә бар. Аларда автор­ның сюжет кору осталыгы, укучыны беренче җөмләдән үк бәян ителүче вакыйгалар эченә бөте­реп алып кереп китә белүе сокландыра, ­- диде ул.
Кичәдә “Дулкын” әдәби иҗат, “Раушан” хатын-кызлар клублары әгъзалары исем туе героеның шигырьләрен сәнгатьле итеп укып ишеттерде.
“Төн уртасы. Шигырь язам.
Шигырь туа.
Фани дөнья селкенми дә,
тып-тын тора.
Күк йөзен Ай нурга күмгән
бер минутта
Хисләремә сүзләр бәйлим –
шигырь туа!
Бу шигырьдә атам-анам,
балам моңы,
Бердәнберем – сөйгәнемнең
җылы тыны;
Бу шигырьдә киләчәккә
бетмәс өмет,
Үткәнемнең кабатланмас
көне, төне”,
­- дип яза автор “Шигырь туган минутта” әсәрендә.
“Кара алтын” табу өлкәсендә хезмәт салса да, Таһир Якупов гоме­ре буе шигърияттән аерылмый. Аның иҗат җимешләрендә туган якны, табигатьне өзелеп ярату да, яшәү мәгънәсе хакында фәлсәфи уйланулар да, мәхәббәт лирикасы да. Автор яңа, кабатлан­маган эпитетлар, тетрәндергеч образлар таба белә, фикерен уратып-чуратмыйча ачык итеп ярып сала.
“Без авылда, әтиле, әниле бәхет­ле балалар булып, яхшы гаиләдә үстек. Әти-әни, мәктәп бир­гән тәрбия миңа тормышта дөрес юл сайларга, авырлыкларга бирешмәскә, сынауларны җиңәр­гә, халыклар арасында, ил алдында һәрвакыт намуслы, чын кеше булып яшәргә ярдәм итте. Чиксез рәхмәтле мин аларга һәм мәңгелек бурычлы. Бигрәк тә әти алдында”, ­- дип уртаклаша автор “Юксынам сине, әтием” истә­легендә. Ә менә “Күпер салам” шигырендә автор үз тормышында иҗатның никадәр мөһим урын биләвен күрсәтә:
“Бу дөньяда бөтен нәрсә
Миңа кадәр уйланылган.
Кемнең кайчан кем буласын
Тәңрем күптән язып куйган...
Кемдер олы юллар сала,
Кием тегә, җырлар яза.
Үлгәч тә бер искә алып
Сөйләр өчен эзе кала ...
Әкрен генә бу дөньяда
Урынымны мин дә алам.
Күңелләрдән күңелләргә
Шигырь белән күпер салам”
2005 елдан бүгенге көнгә кадәр Таһир Әнгам улы “Чакмагышнефть” идарәсенең профсоюз оешмасын җитәкли. Фидакарь хезмәте өчен ул “Башкортстан Республикасы нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәт­кәре”, “Русия Феде­рациясенең шәрәф­ле нефтьчесе” дигән мактаулы исемнәргә, “Дүртөйле районы алдындагы хезмәтләре өчен” дигән күкрәк билгесенә лаек булды. Иҗаты белән күңелләрдән күңел­ләргә күпер салучы нефтьче-шагыйрьнең илһам канатлары талмавын телик!


Фото: М.Латыйпова


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: