Уфадагы Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Хәсән Сәгыйтьҗан улы хезмәт юлын Илеш районының "Правда" колхозында баш агроном булып башлый. Аннан соң Чишмә районының "Рассвет", "Большевик" колхозларында, шулай ук, баш агроном булып эшли. Аннан соң Олы-Теләк совхозы директоры, 1991 елдан Олы-Теләк авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы булды.
Хәсән Идиятуллин авыл хуҗалыгы ветераны, актив җәмәгатьче, сәясәт эшлеклесе дә иде. Иглин районы 210нчы Олы-Теләк сайлау округы буенча Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советының депутаты булып сайланды. Законнар чыгару, законлылык һәм хокук тәртибе мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы булды.
Ул - халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуга да зур өлеш кертүчеләрнең берсе. 2007 елдан алып Олы-Теләктә Сабантуй бәйрәме, Муса Гәрәев исеменә ат чабышы ярышлары, парашюттан сикерү буенча Башкортстан чемпионатын үткәрде. Узган елда Олы-Теләктә Русиядә ачылган бердәнбер "Дан аллея"се дә аның тырышлыгы, көче белән булдырылды.
Хәсән Сәгыйтьҗан улы безнең "Кызыл таң" гәзитенең дә якын дусты, ярдәмчесе булды.
Олы йөрәкле, тырыш, уңган милләттәшебезнең арабыздан китүе сәбәпле, якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Фото: bashgazet.ru