+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
12 март 2023, 09:54

Ләйсән Атнабаева: «Картәтәйнең шигырьләре - минем өчен фал китабы»

Бу көннәрдә халык шагыйре Әнгам Атнабаевның ул Азамат вафат булу турындагы кайгылы хәбәр килде. Яңа гына сөекле шагыйребезнең тууына 95 еллыкны билгеләп үткән идек бит... Әйдәгез, бүген сүзне аның оныгына бирик.

Ләйсән Атнабаева: «Картәтәйнең шигырьләре - минем өчен фал китабы»
Ләйсән Атнабаева: «Картәтәйнең шигырьләре - минем өчен фал китабы»

Казанда яшәүче Ләйсән Атнабаева кияүгә чыккач та фамилиясен үзгәртмәгән. Әтисе белән картәтисенең шигырьләр җыентыгын да чыгарырга уйлап йөргәннәр. Баксаң, аның соңгы китабы 2002 елда ук басылган икән. Атнабай варисы картәтисе турында "Сөембикә" журналы хәбәрчесенә болай сөйләгән:

– Әйе, ул таләпчән кеше иде. Әмма миңа карата бөтенләй башка булды. Ике улы, өч оныгы арасында мин бердәнбер кыз бала идем. «Сине күргәч эри», – диләр иде. Башкаларга ярамаган күп нәрсәләрне миңа рөхсәт итә иде. Башта без әти-әнием белән картәтәйләрдә яшәдек, аннан соң Әлмәткә күчендек, әмма атна саен Уфага барып йөрдек.

Балалар бакчасына киткәч, русча сөйләшә башладым. Аларга баргач, русча сүз әйтсәм: «Нинди рус кызы килгән монда? Безгә рус кызлары кирәкми», – ди иде картәтәй. Шундук татарча сөйләшә башлый идем. Анда кунакка баруыбыз, нәнәйнең тәмле итеп ризыклар пешереп, бергәләп өстәл артында утыруыбыз матур истәлек булып күңелемдә саклана. Картәтәй иҗади кеше иде. Нәнәй аның тылы булып яшәде.

Аларның фатирлары зур иде. Картәтәйнең үз кабинеты бар. Аның кабинетына бер кешегә дә керергә ярамый иде. Ә ул иҗат иткән вакытта берничә көн чыкмый, шунда йоклый да иде. Илһамы килә икән, кереп бикләнә. Безне җыеп утыртып, шигырьләрен укый иде. Ә аның тавышы! Аның шигырьләрен башка беркем дә үзе кебек укый алмый. Гомумән, картәтәй кунаклар җыеп, шигырь кичәләре оештырырга яратты. Шигырьләрен бары үзе генә укый иде.

Социаль челтәрләрдә картәтәйнең иҗатына багышланган төркем бар. Анда төрле кешеләр аның шигырьләрен укый. Шуларны бик еш тыңлыйм. Ә китапларына килгәндә... Алар минем өчен фал китабы кебек. Тормышымда җавап табарга авыр булган сорау туа икән, эчемнән генә бит санын, юл санын әйтеп, китапны ачам. Җавап шул юлларда була. Һәрвакыт шулай эшлим.

Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/cennosti/ngam-atnabaev-onygy-karttyne-shigyrlre-minem-chen-fal-kitaby

Ләйсән Атнабаева: «Картәтәйнең шигырьләре - минем өчен фал китабы»
Ләйсән Атнабаева: «Картәтәйнең шигырьләре - минем өчен фал китабы»
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: