+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
16 март 2023, 21:15

Шундый ук нурлы һәм сөйкемле

Юрий Гагаринның бердәнбер оныгы үзенең атаклы картәтисе хөрмәтенә аталган һәм язмышын күк белән бәйләгән.

Шундый ук нурлы һәм сөйкемле
Шундый ук нурлы һәм сөйкемле

Космоска очучы беренче кешенең исемен гасырлар дәвамында истә тотачаклар. Әмма аның аз билгеле нәсел дәвамчылары да игътибарга лаек.

Гагаринның оныгы Дәүләт идарәсе факультетында укыган, әмма чиновник була алмаган. Аның урынына яшь кешегә Хабаровск аэропорты җитәкчесе булырга тәкъдим итәләр, мондый мөмкинлектән баш тарту авыр була.

Хәзер ул гражданнар авиациясе очучыларына ярдәм итә, очу өчен яхшырак шартлар тудыра.

Юрий үзенең тамырлары турында сөйләргә яратмый. Ул хәтта үзенең атаклы бабасының фамилиясен дә алмаган. Гагаринның оныгы аны зур исеме аша түгел, ә эш-гамәлләре буенча бәяләүләрен тели.

Әмма Юрийның тышкы кыяфәте дә танылган космонавтны хәтерләтә. Кара чәчле чибәрнең карашы һәм елмаюы шундый ук нурлы.

Әйткәндәй, 7 мартта Юрий Гагаринга 89 яшь тулган булыр иде.

Фото: postila.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: