+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
24 март 2023, 10:39

Михалков. Тукай. Кушнаренко

Аларны нәрсә берләштерә һәм болар ни белән кызыклы?

Михалков. Тукай. Кушнаренко
Михалков. Тукай. Кушнаренко

Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе, өч тапкыр СССРның Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның Язучылар берлеге идарәсе рәисе, СССР Язучылар берлеге секретаре һәм рәисе, СССР һәм Русия гимн­нары авторы Сергей Михалковның тууына 110 ел.

 

Беренче адымнар

Булачак танылган совет һәм Русия шагыйре 1913 елның 13 мартында дөньяга килә. Аның әнисе шәфкать туташы һәм педагог Ольга Михайловна, ә әтисе – дворян нәселеннән булган зыялы Владимир Александрович. Малай гаиләдә өлкән була һәм энеләре (Александр һәм Михаил) белән бергә Мәскәү өлкәсендә бәхетле гаиләдә үсә.
Авыл мәктәбе Михалковлардан шактый ерак урнашкан була, шуның аркасында малайларга шәхси тәрбияче – немец милләтеннән булган гувернантка Эмма Розенбергны эшкә алалар. Эмма үз шәкертләре белән төгәл һәм катгый шөгыльләнә, алар исә остазларыннан шөрләп торган. Сергейга барлык фәннәрдән дә немец теле аеруча ошый. Михалковларның өлкән улы бала чагында ук бу телдә бик яхшы сөйләшә һәм Шиллер һәм Гетеның текстларын иркен укый.
Берникадәр вакыттан соң гаилә Мәскәүгә күченә, һәм малайлар, ниһаять, мәктәпкә китә. Сергей шунда ук дүртенче сыйныфка керә.
Тиздән Михалковлар гаиләсе Ставрополь краена күченә. Шунысы игътибарга лаек: шагыйрьнең беренче әсәре нәкъ шунда басылып чыга, аның таланты бала чагында ук күренә башлый.

Иҗат

Сергей Михалков өчен бу тарихи вакыйга 1928 елда була: яшь авторның “Дорога” шигырен “На подъеме” дигән журнал бастырып чыгара.
Мәктәппне тәмамлагач, Сергей Михалков Ставропольдән башкалага кайтырга карар кыла. Башта аңа бик авыр була: әдәби талант белән акча эшләү мөмкин түгел, Сергей туку фабрикасында да, геологик экспедицияләрдә дә, башка бик күп урыннарда да эшли.
1933 елда “Известия” гәзите аңа яшь шагыйрь өчен мактаулы статус бирә: штаттан тыш хәбәрче. 30нчы елларның тәүге яртысында булачак танылган балалар язучысының беренче җыентыгы нәшер ителә һәм алар совет кешеләре күңеленә хуш килә. Аның шигырьләрен клубларда, театрларда, радиодан укыганнар.
1936 елда шул ук “Известия” гәзитендә шагыйрьнең “Светлана” дигән шигыре басыла. Шунысы игътибарга лаек: башта Сергей шигырен “Бишек” дип атый, ләкин соңыннан, үзенә ошаган кызга ярар өчен, аның исемен үзгәртергә була. Кыз моны, кызганычка каршы, бәяләми. Ә менә Иосиф Сталин кызының исеме белән аталган шигырьне бик җылы кабул итә.
Шул елларда шагыйрьгә конкурста катнашырга тәкъдим итәләр, аның кысаларында пионер җырын язарга кирәк була. Сергей Михалков моңа бик җаваплы карый һәм хәтта пионер лагерена вожатый булып эшкә урнаша. Шулай итеп, аның шигырьләре “Пионер” журналында да бастырыла башлый. Нәкъ шул чорда бүген дә йотлыгып укыла торган “Дядя Степа” поэмасы туа.
В доме восемь дробь один
У заставы Ильича
Жил высокий гражданин,
По прозванью “Каланча”,
По фамилии Степанов
И по имени Степан,
Из районных великанов
Самый главный великан...

Сугыш еллары

Бөек Ватан сугышы башлангач та, сәләтле шагыйрь Кызыл Армия сафларына алына. Берничә ел дәвамында ул хәрби хәбәрче булып эшли. Бу елларда үзен аямыйча фронттан фронтка йөреп язган хәбәрче ике фильм өчен сценарий да иҗат итә: “Бой с Соколом” һәм “Фронтовые подруги”. Соңгысын иҗат иткән өчен шагыйрь соңрак Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.
1943 елда Сергей Михалков һәм аның якын дусты Габо Советлар Союзы өчен гимн язу конкурсында катнашырга карар итәләр. Шагыйрь тәкъдим иткән вариант Иосиф Сталинга ошый. Кечкенә генә төзәтмәләр кертелгәннән соң бу гимн раслана һәм 1944 елны каршылаганда бөтен илгә яңгырый. 1977 елда автор үз әсәренең икенче редакциясен яза.
ХХнче гасыр ахырында Сергей Владимирович янә Русия Федерациясе өчен яңа гимн язуда катнаша. Дистә еллар элек булган кебек, аның варианты иң кулай дип табыла һәм 2000 елны каршылаганда курантлар сукканда без нәкъ менә Михалковның шигыре музыкага салынган гимнны тыңладык.

Сугыштан соң

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Сергей Михалков яраткан балалар тематикасына әйләнеп кайта, нигездә балалар өчен әсәрләр яза. Александр Толстой киңәше буенча ул үзен мәсәл жанрында сынап карый. Тәҗрибә бик уңышлы була. Иҗади эшчәнлек елларында Сергей Владимирович 250дән артык мәсәл бастыра.
Шулай ук шагыйрь мультипликацион фильмнар өчен сценарийлар язуда актив катнаша. Аның күп кенә сценарийларына киң билгеле фильмнар да төшерелә. Әйтик, “Три плюс два” һәм башкалар.

Сәяси эшчәнлек

Сталинның яраткан шагыйрьләре-нең берсе буларак, Сергей Владимирович сәяси карьерасын уңышлы төзи. Ул Язучылар берлеге секретаре, ә соңрак әлеге оешма рәисе вазыйфасын башкара.
Сергей Михалков Югары Совет депутаты булып эшләргә дә өлгерә. Сәяси уңышлары өчен шагыйрь еш кына замандашлары тарафыннан тәнкыйтьләнә, алар аның иҗатын хакимияткә ярамсакланып язылган, дип саный.
Моннан тыш, Михалков үз вакытында диссидентларны эзәрлекләүдә катнашкан. Мөгаен, язучының бу хәлгә карашы өлкәнәю белән үзгәргәндер, ләкин ул вакытта дөрес эш эшләгәненә ышанган.
ХХ гасыр ахырында автор әдәби эштәге зур казанышлары өчен Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнде.

Шәхси тормыш

Эрудицияле һәм харизматик Сергей Михалков яшь чактан ук гүзәл затлар арасында бик зур популярлык казана. Аның беренче хатыны Наталья Кончаловская була (аның әтисе – танылган рәссам Петр Кончаловский). Ул иреннән 10 яшькә өлкән булып, ялгызы бала үстерә, шуңа да кияүгә чыгарга ашыкмый. Аны ирнең хатын-кызлар арасында артык танылган булуы да шомландыра, билгеле. Әмма ул бу хәлгә күз йомарга өйрәнә.
Гаҗәп, бу сәер союз искиткеч ныклы була. Сергей белән Наталья 53 ел бергә яшиләр һәм 1988 елда гына аларны хатынның үлеме аера.
Бу ныклы никахта туган ике уллары иҗади юл сайлаган һәм тиздән әти-әниләренә караганда да танылганрак кешеләр булып китә. Андрей Кончаловский режиссер, халык артисты һәм сценарист буларак билгеле. Никита Михалков – шулай ук халык артисты, режиссер, сценарист һәм актер.
Наталья Кончаловская дөньядан киткәннән соң тугыз ел узгач, Сергей Михалков яңа сайлаган хатыны белән ЗАГСка бара. Шагыйрьнең икенче һәм соңгы хатыны – танылган академик Валерий Субботинның кызы Юлия Субботина. Аларның яшь аермасы 48 ел була. Ләкин алар Сергей Владимирович вафатына кадәр мәхәббәттә яшиләр.
Язучы 2009 елның 27 августында мәңгелек сәфәренә китә, ул вакытта аңа 96 яшь була Соңгы сәгатьләрендә ул якыннарын янына җыярга куша. Барысы белән хушлаша һәм күзләрен йома. Шунда аларны тагын бер ачып, “Миңа җитте инде. Хушыгыз,” – ди. Үлгәндә дә аның зиһене төгәл була.

Тукай турында

Сергей Михалков: “Кызыклы факттан башлыйм. Әле 1809 елда бөек инглиз шагыйре Байрон “Альбомга” шигырен язган. 1836 елда Михаил Лермонтов аны урыс теленә тәрҗемә иткән. Шул тәрҗемәдән файдаланып, Габдулла Тукай 1907 елда, ягъни бөек инглиз шагыйре язганнан соң йөз елга якын вакыт үткәч, бу шигырьне татар теленә тәрҗемә итә.
Төрле халык һәм буын шагыйрьләре арасындагы тирән бәйләнеш әнә шундый. Әмма тагын бер нәрсә гаҗәпләндерә: Байронга, бу шигырьне язганда, 21 яшь була. Лермонтовка, аны тәрҗемә иткәндә, – 22, ә Тукайга – 21 яшь. Шулай итеп, дөньяның өч бөек егете бер гасыр эчендә, бер төрле яшьтә булганда бертуганнар кебек фикерләгән, яраткан, өзгәләнгән, шигъри утта янган.
Ләкин әлеге мисалны мин өч шагыйрьнең яшьләре һәм фикер агышы туры килүе белән шаккатыру өчен китер-мәдем. Эш шунда ки, мондый тәңгәллек очраклы түгел. Бу, Габдулла Тукай, беренче чиратта татар халкының милли шагыйре булып, шул ук вакытта Русия шигъриятенең күренекле вәкиле булуы һәм, үз чиратында, дөнья әдәбияты вәкиле булуы турында да сөйли.
Габдулла Тукай – ялкынлы публицист һәм лирик, журналист һәм галим, ул татар профессиональ балалар әдәбиятына нигез салучы, яңа бөтенхалык әдәби телен тудыручы. Шуның белән берлектә Тукай – аяусыз һәм ялкынлы сатирик та. Тукай сатирасына мин аерым игътибар бирәсем килә. Аның шушы жанрда иҗат ителгән әсәрләрендә нечкә юмор да, кинаяләп әйтү дә, һәм барлык изүчеләрнең башбаштаклыгын фаш итүче аяусыз эпиграммалар да яхшы тәкъдим ителгән.
Тукай үзе турында чын шагыйрь генә түгел, ә дипломат, җәмәгать эшлеклесе дип тә әйткән, шулай итеп шагыйрь халык тормышындагы, Ватан һәм барлык дөнья тарихындагы урынын төгәл билгеләгән.”
(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р. Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)

Кушнаренкода

Әлеге мәшһүр шәхес 1984 елда Уфага килә. Аны башкала белән таныштырганда моннан ерак түгел, Кушнаренко авылында, Бөек Ватан сугышы елларында Коминтерның разведчиклар мәктәбе урнашуын, анда дөньяның әлеге өлкәдә иң нәтиҗәле эшләүчеләре осталык арттыруы турында әйтәләр. Сергей Владимирович бу урынны барып күрү теләген белдерә.
Бу хакта әлеге вакыйгаларның шаһиты, фотохәбәрче Илир Муллагулов болай искә ала:
– Сергей Михалков килгән көн – 8 декабрь, бик суык булды, – ди ул. – Әмма без аны җылы каршы алдык. Партиянең район комитетына ул өлкә комитеты вәкилләре, Башкортстан Язучылар берлегенең ул вакыттагы рәисе Әсгать Мирзаһитов белән килде. Мәскәүдән озатып килүче ханым да бар иде.
Сергей Владимирович кайчандыр Коминтерн мәктәбе урнашкан урыннарны карады, Авыл хуҗалыгы техникумында чыгыш ясады, аны алдынгы “Салават” кохозына да алып бардык. Бик ачык, ихлас, шул ук вакытта үз дәрәҗәсен белүче кеше буларак истә калган. Чын ир-егет икәне дә беленеп калды, Мәскәүдән кадәр килгән юлдашын ул бик курчалады. Бу көннәрдә без аны аеруча җылылык белән искә алабыз.

Резида ВӘЛИТОВА.

Илир МУЛЛАГУЛОВ фотолары.

Михалков. Тукай. Кушнаренко
Михалков. Тукай. Кушнаренко
Михалков. Тукай. Кушнаренко
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: