-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
26 март 2023, 14:46

Рида апа, Алина - кем алар?

Рөстәм Нәбиев ике гүзәл затка Төркиягә юллама бүләк иткән. 30 мартта юлга чыгачак бу бәхетлеләр кем булыр?

Рида апа, Алина - кем алар?
Рида апа, Алина - кем алар?

Бөтен дөньяга билгеле, курку белмәс, батыр йөрәкле якташыбыз, "чакматаш" Рөстәм Нәбиев алар турында болай язган иде.

Рида апа - әни

"Апа гомере буе мәктәптә идән юучы булып эшләде. Эш бик авыр булса да, хезмәт хакы түбән. Ул 25 ел эшләү дәверендә иң күбе 6 мең сум акча алды. Ә без гаиләдә 4 бала. Безне киендерергә, ашатырга, мәктәпкә әзерләргә кирәк. Мин бу акчага ничек яшәвебезне күз алдына да китерә алмыйм, әмма безгә һәрвакыт җитте.

Безнең хуҗалык зур иде. Нигездә, авылда терлексез яшәү авыр. Сөт һәм каймактан тыш, терлек акча да китерде, чөнки төп табыш нәкъ менә ит сатудан килде. Сыерлар көтүлектән кайткач, апа аларны утырып сава, бу бик озак вакытны ала иде. Чөнки безнең 4 сыерыбыз булды. Ә без кечкенә песи балалары кебек эскәмиядә утырып, йоклар алдыннан сөт эчәргә үз өлешебезне көттек.

Ни өченлеген белмим, әмма мунчаны якшәмбе генә яктык. Апабыз безне һәрчак кулларына күтәреп алып барды, өстәвенә, беребезне генә түгел, берьюлы ике баласын күтәрде. Беркайчан да миңа авыр димәде.

Ул - батыр ана, чөнки ялгызы гына 4 баланы үстереп, аякка бастырды. Күпме төн йокламады, күпме эшләде, безгә кирәкле бөтен нәрсә булсын өчен тырышты.

Бүгенге көндә күпләр безнең авылда “Аңа яшәгәндә үк һәйкәл куярга кирәк”,
ди. Һәм мин моның белән килешәм. Рәхмәт сиңа, ӘНИ! Мин сине яратам!”.


Алина - әтинең хатыны

"Ике аякны да кискәч, минем реабилитация 11 ай дәвам итте. Бу вакыт дәвамында минем янымда, чит шәһәрдә, берүзе Алина булды. Күз алдына китерәсезме, ул мине тәрбияләү һәм аякка бастыру өчен барысын да калдырып торды. Хәтта үз кызын да. Мин бит аның иренең улы гына...

Алина янымда булмаса, миңа бик авыр булыр иде. Ул мине күтәреп йөртте. Тәрбияләде, юындырды, кашыктан ашатты. Аның белән мин бу дөньяны яңа туган бала кебек яңадан өйрәнә башладым: кашык тотарга, утырырга, инвалид коляскасында, протезларда йөрергә өйрәндем. Дәваханәдә барысы да: «Бу синең әниеңме? Бигрәк яшь!" - диләр иде. Ул вакытта аңа 35, ә миңа 23 яшь иде".

Изгеле җирдә ятмый. Рәхмәт бар ул! Хәерле юллар, кызлар!

Рида апа, Алина - кем алар?
Рида апа, Алина - кем алар?
Рида апа, Алина - кем алар?
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: