

Бу уңайдан "Ватаным Татарстан" аның кызы Зәринә белән сөйләшкән. Берничә көн элек абыйсы һәм аның кызы белән бергәләп әтиләренең каберен зиярат кылуын әйткән. Илфак Шиһапов Лениногорск районының Иске Иштирәк авылына җирләнгән.
– Абыйның кызы – әтинең туган көн бүләге ул. Ул да 5 апрельдә туган иде бит. Бу юлы ул үзе, бабасына бүләк итеп, уенчыгын алып барды. Әтинең төшләремә бер дә кергәне юк. Бу көнне мин еш кына аның соңгы туган көнен искә алам. Ул вакытта без икәү генә “Старый амбар” кафесына барып, әтинең туган көнен билгеләп узган идек. Торт урынына коймак алган идек. Аның бәйрәмен менә шулай икәү генә уздырганлыктан хәзер күңелсез дә булып китә, – дигән Зәринә.
Язучының кызы әйтүенчә, вакыт яраларны дәваламый.
– Әтинең безнең арадан киткәненә быел майда 6 ел була. Тик вакыт узса да, минем аның үлемен кабул итәсем килми. Әти һәрвакыт безнең хәтердә. Ара-тирә сәхифәсенә кергәлим, язулар да калдыргалыйм. Соңгы елларда аның дуслары белән аралашканым юк. Туганнар, әтинең әнисе – әби белән генә аралашып торабыз, - дигән Зәринә.
Фото: социаль челтәрләрдән.