+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
7 апрель 2023, 08:00

Илназ Дәүләтов велосипедта йөри

Ток сугып ике кулсыз калган малай яңадан-яңа һөнәрләре белән сөендерә.

Илназ Дәүләтов велосипедта йөриИлназ Дәүләтов велосипедта йөри
Илназ Дәүләтов велосипедта йөри

2021 елның җәендә Туймазы районының Балтай авылында футбол уйнаганда трансформатор будкасына тотынып ике кулсыз калган Илназ Дәүләтов протезлар белән велосипедта йөргәнен күрсәтте.

Илназ Дәүләтовны социаль челтәрдә 18 меңнән артык кеше карап бара. Малай үзенең язылучыларына яңача тормышка ничек җайлашуын сөйли. Ул кулларсыз килеш ничек алма ашавын, ничек рәсем ясавын, интернетта дуслары белән аралашуын күрсәтә. Бик танылган блогер булырга хыяллана.

Видео астына йөзләгән фикер калдырганнар. Барысы да аның белән сокланган, уңышлар теләгән.

Илназ гаиләдә җиденче – төпчек бала. Аның әтисе Карамалы Гобәй авылында мәктәптә тормыш иминлеге дәресләре укыта, әнисе хуҗабикә. Гаиләгә кунакка татар эстрадасы артисты Ришат төхвәтуллин да килгән иде. Ул вакытта җырчы: «Дуслар, мин Илназ янына баргач, шуны аңладым: без сезнең белән юкка борчылабыз! Илназ шундый шаян, спорт сөючән, оптимист, актив бала. Туганнарына, якыннарына туземлек телибез! Барысы да яхшы булыр, агым су юлын табар!» – дип язып куйган иде.

 Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/tok-sugudan-ike-kulsyz-kalgan-ilnaz-daulatov-transport-iorterga-oirangan-5858555

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас