+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
20 апрель 2023, 06:05

Джефф Монсон Корылтай депутаты булачак

Элекке америкалы, актер һәм спортчы Джефф Монсон Башкортстан Корылтае депутаты булырга тели.

Джефф Монсон Корылтай депутаты булачакДжефф Монсон Корылтай депутаты булачак
Джефф Монсон Корылтай депутаты булачак

Ул "Бердәм Русия"нең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырган.

Джефф Монсон 2018 елдан Русия гражданы. Радий Хәбиров аны Башкортстанга чакырды һәм балалар спортын үстерүен сорады.  Башкортстан башкаласына Джефф джиу-джитсу һәм грэпплинг мәктәбе ачты. Күптән түгел ул республикада мөмкин кадәр күбрәк бушлай спорт мәктәпләре булдырырга ниятләвен белдерде.

Халык аның депутат булырга теләген төрлечә кабул иткән. Чит ил кешесенә каршы булучылар да, бәлки яхшы булыр, дип өметләнүчеләр дә бар.

Джефф тотынса, бөтен проблемаларны бер селтәнүдә юк итәрлек законнар чыгарыр дигән берсе. Кайберәүләр бу көчле кешегә СВОга барырга киңәш иткән. Ә сез ничек уйлыйсыз?

 

фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас