+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
22 апрель 2023, 12:30

Рөстәм Нәбиевны кинода күрсәткәннәр

"Россия" телеканалында "Дорога к счастью" фильмы бара.

Рөстәм Нәбиевны кинода күрсәткәннәрРөстәм Нәбиевны кинода күрсәткәннәр
Рөстәм Нәбиевны кинода күрсәткәннәр
Шуның бер сериясендә имгәнеп тормыштан ваз кичкән егетне яшәүгә илһамландыру өчен бер кыз Рөстәмнең тормыш юлын үрнәк итеп куя. Планшеттан аның тауларны яулавын күрсәтә, аннан соң әйткән мәгънәле сүзләрен тыңлата. Егеткә, чыннан да, Рөстәмнең үрнәге тәэсир итә.

Комментарийларда Рөстәмнең дуслары Украинада госпитальләрдәге егетләр дә аның турында тапшырулар каравын язган. Аңа бик күп рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр.
 
Үз батырлыгың белән кешеләрне алга өндәгәнең, яшәү көче биргәнең өчен рәхмәт сиңа, Рөстәм!

Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас