Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының легендар актрисасы Сәвия Гыймадлислам кызы Сираева Дуслык ордены белән бүләкләнде.
Сәвия Сираева сәхнәгә чыгу белән, рәссам кебек, чагу төсләр һәм төгәл линияләрне кулланып, образ тудыра башлый. Шул ук вакытта, оста композитор кебек, кабатланмас көй дә иҗат итә. Матур образлары, рольләре белән тамашачыларны куандыра. Ул катнашкан спектакльләр аншлаг белән уза.
Сәвия Гыймадлислам кызы - Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе.
Фото: социаль челтәрләрдән